Нури Газизович Арсланов - Сайланма әсәрләр / Избранные произведения стр 15.

Шрифт
Фон

Рәхимсез таяк

Таяк була, диләр, ике башлы,
Хәят та шул таяк сыман нәкъ:
Бер башы без туган чак дөньяга,
Икенчесе дөнья куйган чак.
Тотын! диеп суза безгә элек
Ул бер башын, тәпи басарга.
Аннан суга икенчесе белән:
Вакыт, диеп, йомгак ясарга!..

1972

Сиңа карап

Син салкында җылы кояш төсле,
Эссе көндә җилдәй җиләс син.
Көзге урманымны бизәп торган
Зифа буйлы янар миләш син.

Венерадай коеп җуйган сының
Бер каравы сиңа бер гомер
Аһ, бу күзләр, синең гүзәллеккә
Сокланудан туяр микән бер!

Тирә-якта җимеш агачлары,
Урман, болын, Идел сулары
Күзләремә матур күрсәтәсең
Тик син генә бизәп шуларны.

Чибәрләр азмыни бу дөньяда:
Тирә-юньдә, күрше-күләндә
Юк булалар ләкин алар кинәт,
Синең сының алга килгәндә.

Димәк, синдә мин эзләгән җәүһәр,
Миңа кирәк җырның кыллары
Сиңа карап җанның яшәргәне,
Флейтадай уйнап торганы!

1972

Талпыну

Инде син дә, Нури, калдыңмыни
Үз бусагаң төбен таптарга:
Үз хәләлең кабул иткәнне дә
Бәхет санап йөрер чакларга?!

И, кайда ул каш астыннан карап
Өзгәләнеп торган сылулар?!
Мин тыйнак та, тәкәббер дә идем,
Шуңа җәза микән соң болар?..

Картлык мине тәкъва бер абзыйга
Әйләндермәк була
Качарга!
Тузып беткән гадәт читлегендә
Мөмкинмени сайрап яшәргә!

Әйткән әйтсен әйдә «Аякларың
Берсе җирдә, берсе гүрдә»не.
Миңа кыйммәт хисләр азатлыгы,
Сандугачның сайрап үлгәне!

1972

Әйдә әле, дустым

Әйдә әле, дустым, элеккедәй
Утырыйк бер икәү бергәләп,
Икәү генә калган чакларда да
Мәҗлес була иде түгәрәк

Күтәрелә иде тулы җамнар,
Алар белән бергә күңел дә,
Нинди генә йолдыз кабынмады
Без кавышкан төннәр күгендә!..

Айный алмый юмарт бәхтебездән,
Каршы ала идек таңнарны.
Мәхәббәтнең кайнар кочагында
Белми идек йөрәк талганны

Олыгайган инде дияләрдер,
Ә миңа син әле дә яшь сыман:
Хатирәләр чөнки искермәгән,
Сызылып киткән кашлар астыннан.

Син карыйсың һаман элеккечә,
Тик күзләрең бераз сагышлы
Язмыш ятлар белән табыштырды,
Җаным синең белән кавышты!

Мөлдерәмә тулы күз яшедәй,
Җамнарыбыз тора мөлдерәп
Барлык тойгы, кичереш уртак безнең,
Икебездә гүя бер йөрәк.

Әйдә әле, дустым, элеккечә
Бер күтәрик әле җамнарны,
Бер бушатыйк әле сагышларны,
Бер иркәлик әле җаннарны!..

1972

Сәйф Сараины укыгач

Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,
Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.

Сәйф Сараи

Гөлдерсеннең Сөһәйл тирәсендә
Әйләнүен тиңләп Җиргә, ул
«Җир әйләнә Кояш тирәсендә!»
Дигән серне әйтеп биргән ул
Коперниктан йөз илле ел элек.

Шәрыкта бу, димәк, күптәннән
Ачык булган. Сараи тик аны
Шигъри чара итеп үткәргән.

Мөмкинме шик тоту Коперникка,
Тел тидерү аның кебеккә!
Тик гыйбрәтле шунысы: кайчак серләр
Соң ачыла, элек белеп тә

1973

Бер селкенеп

Берәм-берәм йөзе ачыла бара
Тирә-юньдә йөргән затларның,
Һәркайсысы тотына күрсәтергә
«Һөнәр»енең төрле якларын:

Берәүләре, син тау өйгән чакта,
Бер уч туфрак ташлый өлешен,
Күз дә йоммый соңра әйтер өчен:
Бу тауны, дип, мин дә өештем!

Авыр юлны ансат үтәр өчен,
Берәүләре утыра арбаңа
Ул гынамы әле!.. Үз арбаңда
Аның җырын җырлап бар аңа!..

Үрмәлиләр шулай төрле яклап,
Сырышалар синең өстеңә,
Кызык иткән сыман бер җүләрне,
Тап булгандай дәрвиш-мескенгә.

Бер селкенеп ташлыйм андый чакта
Өстән төшә тегеләр шыбырдап:
Җан җиңеләеп китә арынганга,
Тик тән генә кала чымырдап

1972

Нигә, нигә?

Элекке Саласпилс концлагеренда
Саласпилста җир каралган каннан
Метрономда йөз мең йөрәк тибә22:
«Нигә генә тудык без анадан?
Үтерделәр безне нигә, нигә?..»

Түшен япкан ялангач кыз бала,
Оятыннан батар иде җиргә!..
Дерелдиләр аның иреннәре:
«Кимсеттеләр болай нигә, нигә?..»

Өзгәләнеп елый бер нарасый,
Башкалары кушыла шул бәбигә:
«Әнкәй, әнкәй, җылы кочагыңнан
Аердылар безне нигә, нигә?..»

Сөякләрдән үскән таш һәйкәлләр
Басып тора сыкрап яткан җирдә,
Эндәшәләр алар исәннәргә:
«Үтерделәр безне нигә, нигә?..»

«Онытмагыз моны!» ди манзара,
Туфрак җанлы, баскан саен иңә
Һәр тарафтан пышылдыйлар өннәр:
«Үтерделәр безне нигә, нигә?..»

1973

Тузмый икән

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3