Нури Газизович Арсланов - Сайланма әсәрләр / Избранные произведения стр 13.

Шрифт
Фон

Алиһә

Ак мендәргә башын куеп яткан,
Ә гәүдәсе ярым ялангач
Матурлыгын кая яшерсен ул,
Чын алиһә булып яралгач?!

Әйтерсең лә Мелос Венерасын
Кемдер куйган шулай яткырып,
Тәрәзәдән төшкән ай нурында
Үзе балкый айдай яктырып.

Җан өргәннәр кемнәр бу һәйкәлгә,
Ак мәрмәрдән коеп тәннәрен?!
Мөмкин түгел мондый гали затка
Әверелүе гади бәндәнең!

Бу алиһә ята минем алда!
Бу чын сәнгать, иҗат тудырган.
Мин хыялый рәссам, үз бәхтенә
Гарык булып, алҗып утырган

Шулай гына карап утыру да
Нинди бәхет, нинди тантана!
Сөям генәме соң мин бу җанны?
Юк! Гыйбадәт кылам мин аңа!

Ай нурында айдай балкып ята
Ак алиһә ап-ак мендәрдә
Юк, уятмыйм әле, аның урыны
Гаршемдәге изге мөнбәрдә.

1972

Кайтмый калмый

Чәчелгән, сибелгән татар,
Яфраклар очкан сыман
Таралган, туган якларын
Калдырган кошлар сыман.
Кошлар кайта, язлар җиткәч
Күңелле безнең яклар!
Кошлар кебек сайрашырга
Кайта безгә кунаклар.

Кайчагында сагышлардан
Нечкәрсә күңелләре,
Өздереп җырлап җибәрә
Моңлы татар көйләрен.
Шунда ул туган якларын
Төшерә уйларына:
Йөргәндәй була Камада,
Агыйдел буйларында

Телләргә, яңа җирләргә
Күнегә сабыр гына:
Ямьле булса да торган җир,
Туган җир сагындыра!
Кайта ул, кайтмый калалмый
Ризыгын бер татырга,
Гөрләшеп туган телендә
Эчләрен бушатырга.

1972

Көзге диңгез буенда

Давыл бәла китерсә дә наратларга,
Әйләнделәр алар көчле корабларга

Ян Райнис. «Сынган наратлар»

Шаулый, шаулый
Әллә диңгез,
Әллә наратлар?
Болытларның иңнәрендә
Кургаш канатлар.

Әллә яңгыр, әллә томан?!
И көзге чаклар
Ник бер үрли, бер ташлана
Бу акчарлаклар?

Монда Райнис наратлары,
Теге кораблар
Диңгез
Диңгез түгелдала:
Канатлы атлар.

Ярсып чаба ак күбектә,
Меңнәрчә алар!
Чал ялларын җәеп, кинәт
Ярга яталар,

Югалалар комга сеңеп,
Эзсез пораклар
Соры дала серле диңгез!..
Әкият бу яклар.

Сагышлы да, ямансу да
Көзге бу чаклар,
Искә төшә Иделдәге
Моңсу учаклар

1972

Гомер турында

Шагыйрь гомере кыска була, диләр,
Әйбәт кеше, диләр, гомерсез.
Әйтсәм әйтим, моны минем яшьтә
Ишетүе шактый күңелсез.

Хәер, әгәр чынлап шулай булса
Үлгән булыр идем мин күптән.
Кургаш тәнем җиргә тарта мине,
Ә шигърият төшерми күктән!

Бөек Сәгъди йөздән артык торган,
Мең ел инде яши һаман да:
Тел тидереп кара, күп яши дип,
Замандаш ул һәрбер заманга!

Яхшылыкка түгел озаклады
Дип әйткәннәр әйтер, ни чара?!
Тик Сәгъдиләр яшен яшәтмичә
Ясамый тор, үлем, ишарә.

1972

Бөртек булып

Гүзәл яшьлекне бизи дәрт,
Картлыкны хикмәт.
Исәпләшми моның белән
Бу дөнья нишләп?
Дәртсезләр дә, мәнсезләр дә
Яшиләр бик шәп.

Аларны да хатын-кызлар
Сөя-ярата,
Эшләреннән дә уңалар,
Абруй да арта,
Фани дөнья тегермәне
Барын да тарта.

Тегермән ташына бодай
Коелган төштән,
Бер бөртек булып, буага
Тәгәрәп төшсәм,
Агып чыгып, язлар саен
Кырларда үссәм,

Шул булыр иде хыялның
Бөек җиңүе:
Хикмәт белән дәртнең бергә
Туры килүе,
Язмышыңа үлемсезлек
Алып бирүе.

1972

Кош буласым килә

Кошлар теле кебек тибрәп тора
Ягымлы телегез.
Латышлар! Мин сезне үз иткәнне
Телсез дә белегез.

Кошлар әнә төрле булсалар да,
Телләре бер, диләр.
Ә кешеләр, кеше була торып,
Уртак тел белмиләр!..

Телләр төрле икән бер зыян юк,
Кер булмасын анда,
Телне басып, тынны кысып торган
Гер булмасын җанда!

Җиһан гизеп сайрашырга телим,
Кош буласым килә:
Бар телләрдән торган гаҗәп хорга
Кушыласым килә!

Барыбызга изге туфрак бит бу,
Без җир балалары.
Кешеләргә бәхет тик дуслыкта,
Туганлыкта бары!

1972

Ике диңгез

Хыялларым кара сакал янымда:
Басып торам ике диңгез ярында,
Берсе Кара, берсе Балтыйк диңгезе,
Чагыштырмак булам ике тиңсезне.

Икесе дә алар горур, мәһабәт,
Икесендә дә яшеренгән һәлакәт
Икесе дә куәтле хәттин ашкан,
Икесе дә офыкларга тоташкан.

Баксаң, алар охшаш сыман үзара.
Ә төскә: берсе соры, берсе кара,
Авазлары да бертөсле туалмый:
Пышылдый берсе, берсе сыкрый, аглый

Шаулый Балтыйк, шаулый тынгы табалмый.
Кара диңгез шаулап кына калалмый:
Ул яралы арысландай үкерә,
Ярсуыннан кыяларга сикерә!

Бер карасаң, болар охшаш шикелле,
Бер карасаң, охшашлыгы икеле,
Бер карасаң, бу ике диңгез игез;
Дөньяда игезләр дә булмый тигез

1972

Тантанадан соң

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3