Нәсыйхәт
Бәйләнчекләр тагын «Дидактика!» дияр.
Дисә дияр, бәлки, бер файдасы тияр.
Ачулансаң ачулан, тик явызланма,
Хөрмәт күрсәт, яраклашма, сагызланма.
Бул булалсаң эре, ләкин эреләнмә,
Сүзең якла, җаһилләрчә киреләнмә.
Гайрәт белән усаллыкны бутый күрмә.
Горурлансаң горурлан, мактанып йөрмә.
Түбәнчелекле бул, ләкин түбәнләнмә.
Ирешсәң данга, бер дә әллә кемләнмә.
Каныкма көнләшеп, иҗат сөеп көнләш.
Мәйдан тотар булсаң, аяк чалмый көрәш.
Тыйнак булу әле йомшак булу түгел,
Һөҗү-калҗыңлы булсаң бул, чамаңны бел.
Тагын кирәк булыр кое төкермә син.
Көчек булсаң була бир айга өрмә син.
Узганнар белән сөйләшкәндә
Карыйм кояш баюларын
Арча кырыннан:
Кирмән арты кызыл янгын,
Якут төсле кан,
Борынгылар каны анда,
Күкләргә ашкан,
Дәрья булып офыкларга
Барып тоташкан.
Күрәм гаҗәп манзарада
Мин үткәнемне.
Кинәт тирән сагыш ала
Шат күкрәгемне.
Юк! Дан өчен кыелмаган
Батырлар җаны!
Явызлыктан коелмаган
Бабайлар каны;
Ят җирләрдә баскынлыктан
Кырылмаган ил,
Үз йортында мәйдан тоткан
Кол булмаган ил!
Менә күз алдына баса
Колшәриф палван20,
Сөйли күз яшьләре аша,
Өсте-башы кан:
«Уйнамагыз сез ут белән,
Дидем аларга,
Таҗ-тәхетләр эзләп килгән
Тинтәк ханнарга.
Булмады сүземә рәтләп
Бер колак салган,
Бүленде-ярылды дәүләт
Үзара даудан.
Аннан яу басты, тетрәтте
Таралган илне,
Тешләп булмый шул терсәкне!
Эш узган иде
Биш атна дәһшәт уйнады,
Кырылды халык:
Үлем йә җиңү! Булмады
Уйда урталык.
Хәнҗәрем кермәде кынга,
Бирелсә дә хан,
Мәдрәсәм бусагасында
Булдым мин корбан.
Белмәгәннәр белсен, белгән
Илгә сөйләсен:
Колшәрифләр юкка үлгән
Икән димәсен».
Туздырган сине язмышның
Аяусыз җиле.
Язгы тамчы булып сагышым
Җылытсын иде
Синең изге, тик каберсез
Сөякләреңне;
Тарих, ник иттең кадерсез
Сирәкләреңне?!
Колонияләр аңга килеп
Мәйдан тотканда,
Бер-бер артлы ирләр ирек
Даулап чыкканда,
Оран саласыз күк сез дә
Гасырлар аша,
Бөек дауга сезнең эз дә
Килеп тоташа.
Сез шәфәгы идегез илнең
Ә бездә таңнар!
Әкиятләрдә генә инде
Патшалар, ханнар.
Карыйм Арча кырларыннан
Кояш батуын.
Күрәм шәфәкъ нурларында
Сынын батырның,
Соңгы үлем ярасыннан
Ауган җирендә
Басып карап тора сыман
Туган иленә.
Көләч йөзле булып
Ямьсез җанга ямьсездер лә дөнья,
Тар күңелгә ул бер тар кабер.
Миңа аяз көндә таң каршылап,
Бер сулау да җәннәт белән бер!
Шул җәннәттә, әҗәл җиткәнчегә,
Мин ашыгам яшәп калырга!
Мәдәт бирсен фанилыктан өстен,
Авырлыкны җиңгән сабырга.
Кайсы бозыла, кайсы дөнья куя
Сирәкләнә инде дуслар да.
Хөрмәтлиләр яшьләр,
аларның да
Күпчелеге әхлак кушканга.
Мин хөрмәтлим хөрмәт итәрлекне,
Олымы ул, әллә кечеме,
Бик күңелсез булыр иде дөнья,
Яратмасаң әгәр кешене.
Шулай да бар каһәр сукканнары,
Явызлыктан белми нишләргә,
Төкерек чәчеп йөри, усал эттәй,
Кем юлыкса шуны тешләргә
Хикмәтеннән кайчак замананың
Хәйран калып, акыл туктала:
Егерменче гасыр кешесе син
Тешләтмә дә аңа, сукма да!
Ни әйтсәң дә, яшәү шундый әйбәт!
Җир җир инде, җәннәт дисәң дә:
Туфраклары җиңел булсын гүрдә,
Түзем-сабыр бирсен исәнгә
Күргән төсле җирдә исән чакта
Киләчәкне йөз ел алдагын,
Мин үлгәч тә күреп ятармын күк
Җир өстендә ниләр барганын.
Ямьсезләргә ямьсез фани дөнья,
Тар күңелле мескен өчен тар
Көләч йөзле кояш булып, җирдә
Яшәүдән дә матур нәрсә бар?!
Болытлар да җилләр
Баеп барган кояшына борган
Ак болытлар алтын яңагын.
Мин аларның гаҗәп кәрванына
Сокланып һәм сыкрап карадым.
Тетелгән йон төсле шул болытлар
Күләгәләр ташлый тауларга.
Иләс-миләс җилгә юлдаш булып
Ашыгалар әллә кайларга
Бөтен тирә-ягым хәрәкәттә,
Җаным тетрәп китә куркудан:
Әллә җилләр инде мине куа,
Әллә инде үзем җил куам?..
Гомер уза, болыт куган җилдәй,
Риза түгел күңел талпына:
Күпме яшәп җирдә, бер җылы сүз
Әйтә алдың микән халкыңа?!
Телең ачкан, күзең ачкан илең,
Юаткан ул сине баласын;
Син үзеңнең күз яшьләрең белән
Юалдыңмы аның ярасын?!
Болытлар бит алар ваемсызлар
Биек күктә йөзгән чакларда
Дүрт ягы да кыйбла, барыр юлы
Җилләр куган ерак якларга
Болытларга охшамаган шул без,
Безнең кыйбла фәкать бер генә!
Җил җаена карап, газиз халкым,
Юлларыңны борма төрлегә.
Язмыш сине һаман элеккечә
Җил-давылга каршы йөрергә
Җитәкләсен диеп олы юлдан,
Теләк телим туган телемдә.
Баеп барган кояшка бер ачып,
Бер яңадан каплап тауларны,
Кая ага икән болай гамьсез,
Болытларның моңсу кәрваны?..