Сажида Гадельшевна Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное стр 11.

Шрифт
Фон

«Күзләр белән күзләр очрашканда»

Күзләр белән күзләр очрашканда,
калам төсле упкын читендә.
Сагына да төсле, чакыра да
Соңгы адымны ясау читен дә.
Тиңсез сагыш кара тирәнлектән
якты өмет булып бөркелә.
Әллә көтә, әллә икеләнә,
кулын сузмый, куя иркемә,
Ә мин һаман сихерләнгән сыман
басып торам упкын читендә.
Күзне йомсам, бәлки, атлар идем,
күрәләтә керү читен лә

«Иртәрәк килмәдең»

Иртәрәк килмәдең,
и ләйсән яңгыры.
Бөредә йомылган
яфраклар арыды.

Саргаеп көттеләр
үләннәр, уҗымнар.
Сарылган тузанны
тамчылар юсыннар.

И яңгыр, ю әле
берәүнең тәрәзен.
Күтәреп карасын
күңеле пәрдәсен.

Тамчылар, тамчылар,
белегез бер серне:
мин бердәнбереме,
күпләрнең берсеме?

Нигә соң тәрәзә
томанлы, тузанлы
И ләйсән яңгыры,
юдырып уз әле.

«Кайдан синдә бу кадәр»

Кайдан синдә бу кадәр
сөенеч, шатлык?
Шатлыгың миңа күчә,
үзеңнән артып.

Очраштык. Әйтер сүз юк.
Үтәргә юл юк.
Сиңа ни сөйли икән
тынычсыз тынлык?

Кара коңгырт күзләрнең
төрлесен беләм.
Яз сыман яктыларын
беренче күрәм.

Үзем нигә елмаям,
сәбәпсез көләм?
Нигә сөенүеңнең
сәбәбен беләм

«Яңгыр ява»

Яңгыр ява,
     яңгыр ява,
         гөрләп сулар ага.
Җыелмаган бөртекләрем
         кала инде,
             яна.
Урылганы,
     егылганы,
         сугылганы бергә
Нигә килү кирәк инде
         чакырылмаган җиргә?
Җыяр идем,
     куяр идем
         келәтләрне биккә.
Йозак-келә табалмадым
         йөрәккә һәм күккә.
Яшьнәп, күкрәп калыйм диме
         җәйнең соңгы ае?
Күктәгеләр күкрәр инде,
         җирдәгегә авыр.
Яңгыр ява, яңгыр ява
         Гөрләп сулар ага.
Галәм суы сүндералмый,
         яна йөрәк, яна.

«Табышмакның җаваплары кызык, »

Табышмакның җаваплары кызык,
я бик ерак, я бик якыннар.
Син эзлисең мичтән пәрәмәчләр
алар йолдыз булып балкыйлар.

Йөрәгенә ут салучы бала
Кайда йөри?
     Табу, һай, авыр.
Ә ул синең каршыңда ук икән:
кайнап торган сары самавыр.

Ак самавыр җырлый, гөрли генә,
Дус-ишләрне җыя табынга.
Тик йөрәге кеше кулы белән
утлы күмер салып кабына.

Янар йолдыз төннәр карасына
үз яктысын биреп яктыра.
Синең күзләр йолдызларга тиңме,
хыял илләренә чакыра.

Эзләгәнне бик якыннан тапсаң,
табу сөенече ник сүрән?
Ерактагы учак якты сыман,
якын килсәң инде ул сүнгән.

Табышмаклар дөньясына кереп,
әллә инде үзем югалам.
Минем өчен әле табылмаган
табышмак син. Эзлим, уйланам.

«Яланаяк юлга чыгам»

Яланаяк юлга чыгам,
әле янам, әле туңам,
һаман барам бер ялсыз.
Әллә җәй бу, әллә кыш.

Берәү аңлый, берәү каргый,
аяк тала, йөрәк армый.
Һәр борылыш сөенеч,
әллә бәйрәм, әллә эш.

Бер югала, бер табыла,
бер еракта, бер янымда,
кояш кына бата кич.
Әллә өн бу, әллә төш.

«Бозлы диңгез ятса арабызда»

Бозлы диңгез ятса арабызда,
эретер иде кайнар хисләрем.
Карлы таулар булса, мәхәббәтнең
канатлары белән кичәрмен.
Юллар, еллар безне аерсалар,
йөрәкләргә алар киртәме?
Бер сукмактан йөреп очрашканда,
туктап кул да бирми китәмен.
Күзләреңнең сихри нуры сүнәр,
караларын түгеп карама.
Очып, йөзеп, атлап чыгалмаслык
кеше язмышы бар арада.

«Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем»

Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем,
Йокысыз таңнарым, кичләрем
Кайларда кышлады, кайларда җәйләде
хыялда сакланган төсләрең?
Ә хыял канатлы, ябуны яратмый.
Кошларга киңлек бир, югалмый.
Кундың да, очтың да, тотарга кыялмыйм,
бәхетме, әллә син хыялмы?
Ә бәхет түгәрәк,
     килә ди тәгәрәп,
туп итеп уйнарга, чөяргә
Очасың, төшәсең, туктама, тәгәрә.
Кояшы артыннан җир калмый иярә.
Кайсыннан алыйм да,
     бирим соң кайсына,
берәүнең бәхете берәүнең кайгысы.
Кайгыны бүлешәм, шатлыкны өләшәм.
Ә бәхет бүленми, ник аның яртысы?
Торналар очалар,
     торырга кушалар.
Җыр белсәң, кошка бир, таратыр.
Кешедән качырган,
     эченә яшергән
сукыр ут саргайтыр.
Чаткылар уйнасын,
     йоклаган уянсын,
мин күккә йолдызлар чөям.
Сүнсә дә, нур калсын.
Көл түгел, җыр калсын,
     янам мин, сөям.

«Болытларны ярып, нидер үтте»

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3