«Болытларны ярып, нидер үтте»
Болытларны ярып, нидер үтте,
әллә яшен, әллә аҗаган.
Табылмаган, танылмаган уктай,
йөрәгемә нидер кадалган.
Кузгата да, сызлата да сыман,
җәрәхәт тә кебек, түгел дә.
Көе табылмаган, язылмаган,
җырланмаган җырдай күңелдә.
Сызлаган да булды, эзләгән дә.
Ул чакларны инде оныттым.
Эзләгәндә түгел, сизмәгәндә,
юлларыма нигә юлыктың?
Сизелмәгән, әле бизелмәгән,
өзелмәгән гөлләр кирәкме?
Күз күрмәгән гөлнең энәседәй,
нидер чәнчеп тора йөрәкне.
«Синең куллар белән минем куллар»
Синең куллар белән минем куллар,
синең юллар белән минем юллар,
очрашса да, бергә үрелмәс.
Саумы, диеп, кемнәр кул бирмәс.
Ә мин кулым бирәм, син сузганда.
Ә мин өнсез булам, син узганда,
йөрешләрең әллә тылсымлы.
Очрашулар безнең бик соңмы?
Үзем кулым алам кулларыңнан,
үзем күзем алмыйм юлларыңнан,
булыр төсле берәр могҗиза.
Көн артыннан шулай көн уза.
Ә мин сыныйм акыл белән хисне.
Баскан җирдә карлар эрер төсле
Йөрәк каты тибә, тиз эремәс.
Күзләреңә туры карасам да,
эчләремдә утлар кайнаса да,
кулым салкын булыр, сиздермәс.
«Чәчләреңне тарар идем»
Чәчләреңне тарар идем,
күзләреңә карап.
Алар көзге көндәй соры,
болыт сыман кара.
Беләм бит мин ул күзләрнең
иң бәхетле чагын.
Тирбәндереп, сискәндереп
карарлармы тагын?
Кояш кебек кирәк миңа
яздай якты йөзең.
Атналары бик тиз уза,
бәйрәмнәре озын.
Отыламы, онытыламы
язылмаган җырлар?
Иңнәремә салынмаган,
кагылмаган куллар.
Серләреңне белер идем,
күзләреңдә томан.
Алар бүген ерактагы
кара урман сыман.
«Кашларың кыйгач» дигәннәр»
«Кашларың кыйгач» дигәннәр
чәчеңне үрмәсеннәр.
«Башларың ялгыз» дигәннәр
яшеңне күрмәсеннәр.
Гөлләргә тиңләсеннәр,
алларга тиңләсеннәр.
Арага кергәннәре дә
яраңны күрмәсеннәр.
Сагышлар йөздә чагылса,
әйдә, бер сөйләсеннәр!
«Сагына» дисә дисеннәр,
«ялына» димәсеннәр.
Йөрәк җыры3
Тиңләр өчен серле күзләреңә,
күк йөзеннән йолдыз эзләдем.
Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,
ятка калганыңны сизмәдем.
Ян син, йөрәк, ян син, ян көчлерәк,
ялкыннарың бер чак сүрелер.
Янган мәхәббәтем очкыннары
йолдыз булып күккә сибелер.
Караңгыда юллар эзләрсең дә
йолдызларга карап табарсың.
Сызылып кына йолдыз атылганда,
өзелеп сөюемне аңларсың.
Яңгыр килә
Яңгыр килә, яңгыр килә
кара урман буеннан.
Явар түгел, кояр яңгыр
күк болытлар куерган.
Яңгыр килә, яңгыр килә,
юл өстендә ком-тузан.
Әйдә, бер яу, җәйге яңгыр,
ком-тузаннан тын кысан.
Яңгыр килә, яңгыр килә,
күк күкрәтеп, яшенләп.
Узма, яңгыр, җил уйнатып,
явар булсаң, яу чынлап.
«Ымсындыңмы, күңел?..»
Ымсындыңмы, күңел?
Актыккысы.
Ахыргысы булсын. Соңгысы.
Очып барган идең каршысына,
Сынып килде Амур сөңгесе.
Сөюемне яклап яуга чыксам
каршы сөңгеләр юк,
буш кыны.
Йөрәгеңдә калкан
янган, сарган
сүнгән мәхәббәтләр юшкыны
Еллар аркылы4
Еллар уза. Менә тагын бер ел
саубуллашып узды үткәнгә.
Ямансудыр карап калу,
еллар
гомер йомгагыңны сүткәндә.
Ерагая бара йомгак очы,
кечерәя бара йомгагың
Һаман киләчәккә омтылганга,
гомер җебен үлчәп тормадым.
Юк, ел түгел,
без үзебез үттек,
җырлар җырлап еллар аркылы.
Чор оркестр гүя,
кеше гомере
әйтерсең лә шуның бер кылы.
Кыл тартылган саен, көй югары,
алдан тия җиле, яңгыры.
Кыл өзелсә, еллар чыңлап кала,
кайтавазлар булып яңгырый.
Җыр көчәя һаман, күтәрелә,
алдан тия уты, ялкыны.
Юк, ел түгел,
без үзебез үттек,
юллар ярып еллар аркылы.
Агым сулар5
Агым сулар ярсып ага,
әллә яры тар микән?
Сулар ага, йөрәк яна,
сүреләсе бар микән?
Агым суда, агым суда
агып китә балдагым.
Агым сулар ташлап китә
үз дип көткән ярларын.
Агым суга сал төшердем,
тал бөгелә, кисмәдем.
Хисләреңне җилкән итеп,
бармы дәрья кичкәнең?
Аккан сулар кире кайтмас,
иңләп-буйлап йөзәрмен.
Син онытсаң, мин бәс булып
керфегеңә төшәрмен.