«Хисләр болыты»
Хисләр болыты
кыя күкрәгенә тап булды,
ватылды
челпәрәмә.
Өзелде,
сибелде җиргә
чын гәрәбә.
Әйләнеп кайтып эзләдең,
бөртекләп җыйдың тезләнеп,
ә җепкә тезмәдең.
Салкыннар алар, дымлылар,
чыкмы бу, бәсме
Учыңда йөртәсең курынып1,
кабат чәчелмәсме?
«Чәчкә хисләреңне, букет итеп»
Чәчкә хисләреңне, букет итеп,
сөйгәнеңнең аяк астына
салма, салма, дускай!
Аларга бит,
ялгыш булса да, бер басыла.
Саубуллашу вальсы2
Ак алъяпкычларда ак канат,
күңел оча, гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
җилферди җилләрдә,
күңел оча ерак җирләргә.
Аерылыр чак җитә, дусларым,
сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
яшәргә көч бирдең,
канат куеп, безне үстердең.
Алда юллар, кайсын сайларга,
юллар чакыра әллә кайларга:
океаннар айкарга,
очарга айларга,
тормыш дәрьясында кайнарга
Алъяпкычың, дустым, ак икән,
ак булса да, салыр чак җиткән.
Хыяллар ак җилкән,
кузгалырбыз иртән,
ерак юлга чыгар чак җиткән.
Җырланмаган җырлар
(Цикл)«Саргаеп көйгәнне»
Саргаеп көйгәнне,
сөюдән үлгәнне
сөйлиләр борынгы бәетләр.
Янсаң да, көймә син,
саргаеп сөймә син,
замана гаепләр.
Үткәнгә иярмә.
Заманны иярлә
чабышта чыныксын йөрәгең.
Юлчылар юл алыр,
моңлыга җыр калыр,
кирәкле һөнәрең.
Ә җыр бит күтәрә.
Авыр юл үткәндә,
дәртле җыр һәрвакыт иң алда.
Ул ялгыз калдырмас,
арытмас, талдырмас
сагышлы җырларга инанма.
Тик менә һаман да
бу яңа заманда
кешедә сагыш бар, кайгы бар.
Күңелләр көр була,
максатлар бер була,
ә юллар нигәдер аерыла.
Йолалар искерә,
тик менә хис кенә
һаман шул: буйсынмый, тузына.
Диңгезләр кушыла,
айга юл сузыла.
Ә күңел дигәнең өзелә, сызыла.
Күкләрне күкрәтә,
тауларны тетрәтә,
очканда очрашкан җисемнәр.
Нидә соң кодрәте?
Күпләрне тетрәтә
янәшә җырланган исемнәр.
Мин дә җыр тыңладым.
Йокысыз төннәрем
таң белән тоташты, сизмәдем.
Ишеткәч, түзмәдем,
иясен эзләдем
күңелне кузгаткан сүзләрнең.
Эзләгән тиз табар,
күңел бит эзтабар,
бушлыкка чыдамый бик озак.
Бер тынса, бер тула,
җыр булып ургыла,
ә җырга юк йозак.
Бәлки, ул яңгырамас,
кайда көз, кайда яз.
Эресен күңелләр юшкыны.
Яңарыр, онытылмас,
йөрәккә һәрчак хас
омтылу, ашкыну.
«Тәңкә карлар»
Тәңкә карлар,
алка карлар,
ап-ак карлар ява.
Җәйләр,
көзләр,
йөргән эзләр
кар астында кала.
Кара күзе,
сабыр йөзе,
әллә үзе якын.
Карлар ява,
карлар ява,
ә йөрәктә ялкын.
Йолдыз карлар
һавалардан
нигә төшә җиргә?
Күрми торсам,
онытыр идем,
төшләремә керә.
Күктән йолдыз яудыралган
сөю бар, ди,
чындыр.
Салкын кышта
яндыралгач,
гыйшык уты шулдыр.
«Яр тулып бозлар акканда»
Яр тулып бозлар акканда,
нигәдер күңел тула.
Елыйсы килгән чакларда
җырласаң җиңел була.
Тамчылар тама, таш яра,
Ирешә теләгенә.
Күз яше эзләр уялмас
берәүнең йөрәгенә.
Ә күктә кояш елмая,
урамнар дәрья төсле.
Яз быел матур килә бит,
кешеләр көләч йөзле.
«Чык-чык» дип килә чыпчыклар
Тәрәзәм турысына.
Каршылыйм таңны, сөялеп
тәрәзә борысына.
Сыерчык килгәнен көтәм,
күңелемне аңлар иде.
Барыр да аның каршына,
талпынып сайрар иде.
Сыерчык теленә салып
җибәрсәм сагышымны,
ул да бер моңланыр иде,
ишетеп тавышымны.
Сәламен, бәлки, җибәрер
җырчы кош канатында
Сыерчык килгәнен көтәм,
күңелемне аңлатырга.
«Күзләреңнән нурлар агылганда»
Күзләреңнән нурлар агылганда,
керфекләрең ничек талмый соң?
Син карыйсың миңа, гел карыйсың,
әйтер сүзең әллә бармы соң?
Син карыйсың үзең, керфекләрең
серләреңне җыя, яшерә.
Син яшермә инде, әйт, яшермә,
сүз табалмыйм башлап дәшәргә.
Көн дә йөргән юлларыңа чыгам,
дәва эзлим йөрәк сызлауга.
Син кызганма инде, һич кызганма,
күз нурыңны сирпе узганда.
Күзләреңдә, ахры, тылсым бардыр,
сине күрми бер көн түзалмыйм.
Мин эзләмим сине, юк, эзләмим,
эзләреңнән генә күз алмыйм.