Хәерле сәфәрләр
Урманнар, болыннар,
мәһабәт чыршылар
Юлларда онтыла
мәшәкать-борчулар.
Бу җитез каеннар
кая гел йөгерә?
Кич була, ай чыга,
вагонга төн керә.
Шуышып төн керә,
моңая җырчылар.
Мәхәббәт турында
көй яз да җыр чыгар.
Тылсымлы аһәңнәр
җилкетте гомергә.
Сагышлы көй белән
кермә син күңелгә.
Йөрәкнең иң нечкә
кылына кагылма.
Һәй, гореф-гадәтләр
бик кырыс авылда.
Сездәге җыр-уен
чамасыз ярамый.
Бу төннәр алдаучан
томандай таралыр.
Җыр-уен сезгә эш,
эшнең бер төрлесе.
Ә мине көтәдер
җир эше, тир эше.
Җырлыйлар җырчылар:
«Җилләрдә гөл сынар»
Кем сынар, кем чыдар
туасы көн сынар.
Паровоз ыргыла,
төтеннәр төтәтеп.
Ашыга вагоннар:
Көтәдер, көтәдер
И, туган якларның
ник якын җир-суы?!
Үрелгән пар толым
шатлыгы, борчуы.
Иелә-бөгелә
каршылый арышлар.
Ә сез бит биредә
тик узып барышлый.
Хәерле сәфәрләр!
Бу минем тукталыш.
Ә йөрәк ник янмас:
көтәдер уттай эш.
Мәхәббәт турында
җырлыйлар җырчылар.
Юлларда онтыла
мәшәкать-борчулар
«Болыннарда сихри бер ямь»
Болыннарда сихри бер ямь.
Такыялар үреп киям.
Чәчкә кадыйм чәчләремә
бөтен дөнья чәчкә генә.
Йомшак кына җилләр исә.
Яфрагына җилләр тисә,
ак энҗеләр сибә шомырт.
Бу табигать нинди юмарт!
И былбылым, сандугачым,
бармы сайрап туяр чагың?
Гүзәллектән эри җаным,
бармы, башым, уяу сагың?
Ак күбәләк тибрәп оча,
чык суларын гөлдән эчә.
Дөнья аңа гөлгенәдәй,
гомере ләкин бер генә җәй.
Гөлләр сыйпап узыйм, дисәм,
кулларымны чәнчә билчән.
Былбыл тавышын тыңлап йөрсәм,
бәбкәләрне аулый тилгән.
Сөендерә язгы тамчы,
сискәндерә яшен-камчы.
Ә син сайра, сандугачым,
күңел былбыл,
йөрәк лачын.
«Ак конвертта адрес»
Ак конвертта адрес
Казан.
Күк конвертта адрес
Казан.
Казан, Казан,
сиңа язам.
Язам, бозам,
сызам-язам.
Язам
килсә бәла-каза,
сиңа язам
шатлык артса.
Эндәшмичә калсаң,
Казан,
шуннан авыр булмас
җәзаң.
Җырлар язам сиңа, Казан,
түгел синдә җырлар аздан.
Казаныңда кайнат, Казан,
Иделеңдә айкат яздан.
Җырлап акса,
дөрләп янса,
димәк, яшим,
нурлы Казан!
«Кичке шәфәкъ»
Кичке шәфәкъ.
Яна офык.
Күктә төрле төсләр.
Бик ямьле дә
һәм моңлы да
шушы җәйге кичләр.
Үрмә гөлкәй үрли, әнә,
ал нурларга сузыла.
Көн ачылды,
якты көнкәй,
узма әле, узма.
Үткәрмәдем көн кайнарын
изрәп, үрмә гөлдәй.
Саклап йөрдем таң нурларын
күңел түрләремдә.
Офыкларда шәфәкъ нуры,
балкый барча төсләр!
Нигә моңсу була икән
шушы җәйге кичләр
«Чәчәкләр аланда»
Чәчәкләр аланда,
чәчәкләр болында.
Ак канат ромашка
гашыйклар кулында.
Ярата, яратмый,
яратмый, ярата
Өметле карашлар
иң соңгы канатта.
«Сөяме, сөймиме,
сөяме, сөймиме»
Сөйгәне әйтмәгән
сүзне гөл сөйлиме?
Ярата, яратмый,
ярата, яратмый
Никадәр чәчәкләр
өзелгән канатлы.
Чәчәкләр кырларда,
чәчәкләр юлларда.
Табышкан, кавышкан
күп икән дөньяда.
«Хисләр болыты»
Хисләр болыты
кыя күкрәгенә тап булды,
ватылды
челпәрәмә.
Өзелде,
сибелде җиргә
чын гәрәбә.
Әйләнеп кайтып эзләдең,
бөртекләп җыйдың тезләнеп,
ә җепкә тезмәдең.
Салкыннар алар, дымлылар,
чыкмы бу, бәсме
Учыңда йөртәсең курынып1,
кабат чәчелмәсме?
«Чәчкә хисләреңне, букет итеп»
Чәчкә хисләреңне, букет итеп,
сөйгәнеңнең аяк астына
салма, салма, дускай!
Аларга бит,
ялгыш булса да, бер басыла.
Саубуллашу вальсы2
Ак алъяпкычларда ак канат,
күңел оча, гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
җилферди җилләрдә,
күңел оча ерак җирләргә.
Аерылыр чак җитә, дусларым,
сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
яшәргә көч бирдең,
канат куеп, безне үстердең.
Алда юллар, кайсын сайларга,
юллар чакыра әллә кайларга:
океаннар айкарга,
очарга айларга,
тормыш дәрьясында кайнарга
Алъяпкычың, дустым, ак икән,
ак булса да, салыр чак җиткән.
Хыяллар ак җилкән,
кузгалырбыз иртән,
ерак юлга чыгар чак җиткән.