Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) стр 6.

Шрифт
Фон

Моабит

Төнге Берлин буйлап йөргәндә, очраклы рәвештә Моабит төрмәсенә юлыктым

Германия. Берлин. Төн караңгы.
Урамнарда утлар яна бит!..
Үзем сизми генә янәшәңнән
Узып барам икән, Моабит.

Син һаман да төрмә.
Заманасы
Үзгәрде дип йөрим эчемнән.
Дөньясында барган сугышларны
Туктатырга килми көчемнән!..

Әй Моабит! Җәлил Моабиты!
Күңелемдә йөргән Моабит!..
Ак кар көтәм. Ак кар урынына
Никтер кызыллары ява бит!..

Без очраштык. Җәлил шигырьләре
Соры диварларның исендә.
Харап булды татар егетләре
Плётцензее төрмә мичендә.
Хәтерлисең. Әле онытмадың.
Мөмкин түгел хәтер яңарту!..
Аң артса да, хыял үзгәрешсез 
Бер шартлаган шарны кабарту.

Бу кешелек сабак ала белми,
Сугыш арты сугыш уенда.
Җәлил дәфтәрләре йөри кебек
Йөрәк тирәсендә куенда

Германия. Берлин. Төн караңгы.
Болытлардан яшьләр тама бит!..
Уйларыма чумып, янәшәңнән
Узып барам икән, Моабит

Мәскәү йөзе

Мәскәү йөзе төрле Мәскәү йөзе 
Кара һәм ак, соры, кызыл, сары
Белә микән моны Мәскәү үзе?..
Күптән эреп беткән инде кары.

Эреп беткән, бәлки, яумаган да,
Яңгыр гына коеп узганмыни?
Җир өстендә атлар аунаганда,
Шәһәр өстен каплар тузанмыни?

Мәскәү эше хутта Мәскәү эше 
Ак һәм кара учның өсләрендә.
Тышы бердер аның, эче, эче
Күргән кебек тирән төшләремдә.

Җир өстендә, җирнең асларында
Көтү-көтү халык өерләре.
Мәскәүдән зур уйлар башларымда 
Хәтерләтә тынмас өермәне.

Мәскәү уе тирән Мәскәү уе
Бу уйларда безгә урын юкмы?
Ә узганда томан кара-куе,
Утлы таба анда, таба утлы.

Киләчәктән үткәннәргә таба
Бара юллар, бара, туктап тормый.
Кем ут йота, кем суык су каба 
Мәскәү колак салмый, муен бормый.

Йөз ел элек узганнарны таныйм 
Белә микән моны Мәскәү үзе?.. 
Меңәрләгән узгынчыга карыйм:
Күбесендә таныш татар йөзе!
Күбесендә безнең татар 100е!

«Кышның юлын кемнәр кискән иде»

Кышның юлын кемнәр кискән иде,
Кемнәр буган иде, нинди зарлар? 
Бурый-бурый карлар яуды бүген,
Ап-ак карлар, энҗе кебек карлар!

Язгы ташкын булып ташыды кыш,
Бар дөньяга аклык ургылды ла
Тышауларын салган атлар кебек,
Ак бөртекләр җиргә ыргылдылар.

Хисләр ярсыгандай, сөю килгәч,
Киртәләрне җимереп чапкан кебек,
Ак кар яуды бүген, ак кар яуды,
Дөньясына ак ут капкан кебек.

Кышның башы буран алып килде,
Ак сөенеч бүләк итте безгә.
Төрлелеккә өметләнгән күңел
Кала алмый хәзер соры көздә.

Аклык бүләк итте безгә Ходай,
Шыксызлыкны шулай капладымы?
Аллаһ мәрхәмәте кардай чиксез,
Кешелеккә таба һәр адымы.
Кыш юлына кем аркылы төшәр?
Барып чыкмас мәкер-хыяллары
Бурый-бурый карлар яуды бүген,
Сөенечләр тулы ак карлары!..

Самолётта

(10100 метр биеклектә 900 км/сәг белән очканда язылган шигырь)

Бар нәрсә дә нокта гына булып,
Сызык кына булып күренә.
Өстән карыйм, биеклектән карыйм,
Кайчак сурәт парга күмелә.

Ак томанга урала да куя,
Югала да куя билгеләр.
Аклык кына, чиксез аклык кына
Җир җилләре монда килмиләр.

Монда дулый галәм давыллары,
Кояш бураннары котыра.
Янәшәдә генә кытай кызы
Коты очып, куркып утыра.

Кояш нуры белән ак болытлар
Очу сөенечен бизиләр.
Төчкерсәң, эндәшсәң дә хәтта,
Кычкырсаң да, аста сизмиләр.

Бер самолёт үзе белән үзе,
Мотор шавы гына колакта.
Ә иң аста сарык бәтиләре
Җыелышкан төсле улакка.

Аргамакка охшап, урман кала,
Яшел-сары төстә басулар.
Вак әйберләр моннан бик күренми,
Өтер булып ята күл-сулар.

Артык биек. Артык биектә шул.
Күз карашы аска үрелә.
Бар нәрсә дә сызык кына булып,
Кызык кына булып күренә.

Халкым киләчәген уйлаганда

Күңелләргә шом йөгерә бит, әй,
Табигатьтә давыл дулаганда
Йөрәкләрем әрнеп-әрнеп китә,
Халкым киләчәген уйлаганда.

Телем киләчәген уйлаганда,
Милләт киләчәген уйлаганда
Җаным өшеп-өшеп куя бит, әй,
Урамнарда карлар уйнаганда.

Нәрсә булыр? Кайда туктар татар?
Ахыргача ул соң баралырмы?
Меңәр еллар туплап килгән мирас
Берәр кайчан әллә таралырмы?

Сораулар күп. Без белмибез аны.
Ни буласын бары Алла белә.
Бүген тормыш дөрес, матур кебек,
Ак болытлар йөзә, кояш көлә.

Иңгә төшкән таудай авырлыкны
Без дә күтәрмәсәк, кем күтәрер?
Аркан төшсә кулдан, җеп ычкынса,
Бабайларның йөрәкләре әрнер.

Ак болытлар буйлап еллар чаба,
Җан түрендә давыл дулаганда.
Күңел кылы буйлап зар-моң йөри
Халкым киләчәген уйлаганда,
Халкым киләчәген уйлаганда

Әйләнә дә кайта

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3