Имәннәр Имәннәре
(«Алман дәфтәре» ннән)
Юк, башларын имәгәннәр
Алман имәннәре.
Шушы микән көчле, горур
Халык дигәннәре?..
Адым саен, һәр чат саен
Имән агачлары.
Кайгы, сагыш, борчу белән
Катмаган башлары.
Бар дөньяны кочып алган
Юан ботаклары.
Үзе эре, үзе яшел
Имән яфраклары.
Иркен сулап, көлеп тора
Алман имәннәре.
Юк аларның дилбегәсе,
Тәртә, йөгәннәре
Шуңа микән яфрак саен
Бишәр чикләвеге.
Унау, унбиш Монда яшәү,
Түгел чикләү иле.
Болытларга тиеп тора
Алман имәннәре!
Бездә генә имәннәрнең
Башын игәннәре.
Сала теле
Кала теле түгелсең син
Сала теле.
И бүленмәс һәм сер бирмәс
Ана телем.
Авыл саклый синең тирән
Тамырыңны.
Ә шәһәрдә «Явыз Иван»
Ябырылды.
Сабыйларың урыс теле
Кочагында.
Кара бөркет үз нотыгын
Куша монда.
Ялгыз калган Робинзондай
Бүген хәлең.
Кая синең горурлыгың
Һәм мөнбәрең?..
Кая синең күкрәк киереп
Йөргән чагың?..
Кая синең төркилегең?..
Кая чаңың?..
«Әннә», диеп ачылмаса
Сабый теле,
Киләчәктә кем аңлар соң,
Телем, сине?..
Мин дә
Кеше, еллар үткән саен,
Акыл туплый, яхшыра.
Күңелемдә начарлык юк,
Уем һәрчак яхшыда.
Көнләшү юк, хөсетлек юк,
Юк хәтта бер тамчы кер.
Минем мондый яшәешем
Кем өчендер барыбер.
Кем өчендер, киресенчә,
Кулайдыр усаллану,
Тормыштан һәм яшәештән
Адым саен зарлану.
Көнчеллектән шартлый-шартлый
Кызышу кемдер өчен
Мондый үрләрне яуларга
Җиталмас минем көчем.
Шундый уйлар яктырттылар
Баш очымны кинәттән.
Мин дә кеше, мин дә татар,
Мин дә сезнең милләттән!
Ага базар
Ага базар, ага базар,
Гүя утлы таба базар
Әби-карчык күп йон язар,
Оек бәйләр, ак шәл бәйләр,
Үтәр язлар, үтәр җәйләр
Ә хатыннар ак май язар,
Сөт өстедән әйрән сыгар
Ап-ак икмәк, кымыз чыгар!..
Карт бабайлар тәнен язар,
Арба ясар, чана ясар,
Итек тегәр, ката басар
Ә ир-атлар канын язар,
Тимер чүкер, кылыч ясар
Мичен ябар, мичен ачар
Япь-яшь кызлар сөю язар,
Мендәр эшләр, чигү чигәр
Аһ, уңганнар!.. Нинди чибәр!..
Яшь егетләр сөяк язар,
Ат чаптырыр, колын карар,
Ары чабар, бире чабар
Сәүдәгәргә бәхет язар,
Бәрхет ситсы, ефәк кенә,
Гүя йомшак түшәк кенә
Пешкән җимеш, кипкән җимеш,
Аша юып, шушы килеш.
Яңа күлмәк, яңа ыштан
Кисәң, яза күрмә һуштан.
Ага базар, ага базар
Иске базар, яңа базар.
Алыш-биреш, сату-алу,
Учка алтын, көмеш салу.
Бер алтынга
Унбиш көмеш
Ярый, алам шушы килеш
Ыгы-зыгы, сатулашу,
Шау-шу гына, татулашу
Һәр көн саен ага базар
Тарихчылар тарих язар
Киләчәккә соң ни язар?..
Ага базар, ага базар
Мин Сәйдәшне тыңлыйм
Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,
Мин Сәйдәштә күрәм үткәнне.
Җаным белән тоям:
нигә халкым
Йөрәгендә аны йөрткәнне.
Ул татарның бер бәгыре булып
Килеп чыга минем каршыма.
Аның көе язгы ләйсән яңгыр,
Талгын гына яуган кар сыман.
Аның моңы якты кояш кебек
Нурландыра җанны, күңелне.
Менә тагын мин Сәйдәшне тыңлыйм
Бар халәтем нурга күмелде.
Сәйдәш бит ул халкым күңеленең
Чыңлап торган моңлы бер кылы.
Мин татарның яшәешен күрәм
Сәйдәш язган көйләр аркылы.
Нурлы көйләр киләчәккә әйди
Күз яшьләрем тама. Елмаям
Аны тыңлый-тыңлый үсә татар,
Сәйдәш белән бергә олгая.
Ул татарга озын гомер юрый,
Юраулары, шөкер, юш килә.
Мин Сәйдәшне тыңлыйм кабат-кабат,
Күңелемә Сәйдәш хуш килә!
Әй Кырым!
Әй Кырым,
Карама миңа кырын,
Гамьле еллар аша таныш
Синең кайгылы җырың!
Әй Кырымым, Кырымым!..
Казанда кыбырсып яткан
Мин синең бер җырыңмын!
Кайгылар уртак булган шул,
Борчулар уртак булган.
Тәхет кенә очкан-киткән,
Әйтерсең юртак булган.
Гүяки аргамак булган
Гасырлар чабып үткән.
Татарлар Казан, Кырымда
Кан түккән дә яшь түккән
Кимсетелгән, җәберләнгән,
Кагылган һәм сугылган,
Көчләп чукындырылган да
Ватаныннан куылган.
Куылган шул, кусалар да
Китәргә теләмәгән.
Тәре таккан хуҗаларны
Ул бер дә өнәмәгән.
Рәхәтләнеп яшәр идең
Динеңне кысмасалар,
Туган телең, тарихың бел,
Дип һаман кыстасалар
Гасырлар буе изелеп
Яшәгән кеше генә
Җаны белән якын тора
Чал тарих ишегенә.
Кеше нәрсә? Монда милләт
Юкка хөкем ителгән.
Кара җирне тырный-тырный,
Соңгы чиккә җителгән.
Әй Кырымым, Кырымым!..
Казанда кыбырсып яткан
Мин синең бер җырыңмын!
Пайтәхетләр очкан-беткән,
Бар ирек ярты карыш.
Елларда югалып калган
Юртакны эзләп барыш.