Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) стр 7.

Шрифт
Фон

Халкым киләчәген уйлаганда

Күңелләргә шом йөгерә бит, әй,
Табигатьтә давыл дулаганда
Йөрәкләрем әрнеп-әрнеп китә,
Халкым киләчәген уйлаганда.

Телем киләчәген уйлаганда,
Милләт киләчәген уйлаганда
Җаным өшеп-өшеп куя бит, әй,
Урамнарда карлар уйнаганда.

Нәрсә булыр? Кайда туктар татар?
Ахыргача ул соң баралырмы?
Меңәр еллар туплап килгән мирас
Берәр кайчан әллә таралырмы?

Сораулар күп. Без белмибез аны.
Ни буласын бары Алла белә.
Бүген тормыш дөрес, матур кебек,
Ак болытлар йөзә, кояш көлә.

Иңгә төшкән таудай авырлыкны
Без дә күтәрмәсәк, кем күтәрер?
Аркан төшсә кулдан, җеп ычкынса,
Бабайларның йөрәкләре әрнер.

Ак болытлар буйлап еллар чаба,
Җан түрендә давыл дулаганда.
Күңел кылы буйлап зар-моң йөри
Халкым киләчәген уйлаганда,
Халкым киләчәген уйлаганда

Әйләнә дә кайта

Әйләнә дә кайта яхшылыклар,
Елмаюлар кайта нур булып,
Изгелекләр мең мәртәбә кайта,
Арта-арта кайта, зур булып.

Яманлыклар бер дә теләмимен 
Нишләтәсең, кайта ансы да
Әйләнә дә кайта, әйләнә дә
Кошлар кебек кайта барсы да.

Ак кар булып, яңгыр булып кайта,
Давыл булып кайта гамәлләр.
Ярамаган эшләр кылмас идем,
Кулларымнан килсә әгәр дә

Яхшылыклар гына кире кайтсын,
Изге теләк җанда сулмасын.
Изгелекләр генә җанга ятсын,
Яманлыклар кеше кылмасын.

Күңел кылларында уйнаганда,
Заман җиле,
тыел, ярсыма
Сабырлыклар бирсен Аллам, димен
Әйләнә дә кайта әйләнәдә
Әйләнә дә кайта барсы да.

Ни диярбез?

Иртә-кичен милли уйлар
Тынмый йөри башымда.
Телдән язсак, ни диярбез
Тукаебыз каршында?

Үзаңын җуйган татарлар
Көтү-көтү тезелә 
Ни оят белән карарбыз
Җәлилебез күзенә?

Чит милләт белән
катнашып,
Күпме камыт киярбез?..
Туфанга нәрсә әйтербез,
Хәкимгә ни диярбез?..

Сүзсез басып торырбызмы,
Кызарынып-бүртенеп?
Сораган саен бирдек, дип,
Йөрмәдек, дип, төпченеп?
Ватанны өлкә итәргә
Мең-мең сәбәп бардыр да
Акланырга сүз булырмы
Гаязыбыз алдында?..

Без кылган толерантлыкны
Ханнарыбыз аңлармы?
Татарыбыз берәр кайчан
Тәрәккыят яулармы?

Диюне бер селтәнүдә
Җиңгән зур алып-халык
Тагын ни кадәр чигенер,
Мескен хәленә калып?..

Татарымның җан тибеше
Йөрәгемдә, башымда
Милләтебезне бетерсәк,
Үткәнебезгә төкерсәк,
Ни дип ярлыкау сорарбыз
Хак Тәгалә каршында?
Хак Тәгалә каршында?

Төрки мотивлар

Кара юрга бирегез
Кыргыз җырыннан
Кара юрга бирегез,
Сикреп кенә менәем,
Дилбегәмне тартаем,
Камчымны кизәнәем.

Ата-бабам җирләрен
Юртып урап киләем,
Карурманны гизәем,
Дала буйлап җиләем.

Идел буйлап йөзәем,
Агыйделне кичәем,
Күңелгә дәрт өстәрдәй
Чишмәдән су эчәем.
Чиксез офыкка карап,
Ук-җәямне тартаем,
Күктә очкан киекне
Мең чакрымнан атаем.

Туктап учак ягаем,
Ак тирмәмне кораем.
Монда туган биләмәм,
Ватан дигән сараем.

Шарт-шорт янган учакта
Киекне кыздыраем,
Урал тау итәгендә
Думбырам сыздыраем:

«Җирләрем кисәк-кисәк,
Бергә тупларга исәп 
Уңга да ун мең чакрым,
Сулга да ун мең чакрым.

Аткаемны чаптырам
Офыклар да яктыра
Дәүләтем телем-телем,
Уйлап киләм, юллап киләм
Берләшү мөмкинлеген.

Урал тавы башында
Кояш минем каршымда
Себер тарафка узам,
Юлларымда уйнап кала
Җанга утырган тузан»

Айлы күккә багаем,
Кураемны тартаем.
Бу җирләрне мирас иткән
Бабам белән атаем.

Азия чүлләрендә
Кубызымны чиртәем,
Илемнең чиген эзләп,
Җир читенә җитәем.

Чал гасырлар калдырган
Кысаларга сыймаем,
Уңга-сулга сибелгән
Мәмләкәтне җыйнаем.

Татар диеп аталган
Милләтемне хуплаем,
Төрки диеп аталган
Кавемемне туплаем.

Кара юрга бирегез,
Сикереп кенә менәем,
Төрки дигән халыкны
Бердәм итеп күрәем,
Бер гамь итеп күрәем!

Рүзәл Мөхәммәтшин

Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Татарстанның Кукмара районы Татар Толлысы авылында туа. Башлангыч белемне шунда алганнан соң, урта мәктәпне күрше Чарлы авылына йөреп тәмамлый. Үсмер чагында әдәбият, тарих, миллият, мәдәният белән кызыксына башлый һәм үзенең тәүге уйларын, фаразларын, шик-ышанычларын, шигъри калыпка салып, кәгазьгә төшерә. Язганнары район һәм, тора-бара, республика матбугатына үтеп керә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3