Тәгәрмәч
Казан дәүләт университетына
Иярсез ат кебек чабып узды
Иң бәхетле чагы гомернең.
Мин бит синдә каткан ипи белән
Белем ташын бергә кимердем.
Салкын чәй дә булды,
кайнар чәй дә,
Авыз пеште, өреп эчмәгәч.
Ап-ак колонналар арасында
Шыгыр-шыгыр килде тәгәрмәч.
Гомер тәгәрмәче,
Яшьлек тәгәрмәче,
Студент тәгәрмәче иде ул.
Бу көннәрнең иң-иң кадерлесен,
Иң яктысын үзенә җыйды ул.
Алган белем артык күп тә түгел,
Бер чемодан икән нибары.
Миннән күпкә акыллырак, беләм,
Универның ап-ак дивары.
Җыйган белем бер чемодан гына,
Хатирәләр ничә чемодан?!
Юкка гына энҗе бөртегедәй
Сайлап-сайлап кына җыймаган.
Ленины да, Толстое да шунда,
Ап-ак колоннадан тузан да
Синең яннан гомер тәгәрмәчен
Шыгырдатып кына узганда,
Бер дәшәрмен, елмаермын әле,
Син танырсың мине, танырсың!
Ап-ак горур колонналар белән
Күңелемә кереп калырсың!
«Исәнме, кояшым, исәнме!..»
Исәнме, кояшым, исәнме!
Бик күптән көтәбез, чыкмыйсың.
Ай буе болытлар артында
Йоклыйсың, ахры, син йоклыйсың.
Халыкка син кирәк, бик кирәк,
Кояшсыз көннәрдә боегам.
Гел болыт эчендә яшәүдән
Җәмгыять, кешелек оеган.
Күкләргә карасаң, сорылык
Җаннарны суыра үзенә
Кояшлы киләчәк каршына
Сыгылмый бар гына, түз генә
«Исәнме, кояшым, исәнме!»
Диярмен. Син бары чык кына.
Күземдә өметтән яралган,
Җаныма таралган чык кына
«Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы»
Күңелемнең тулган чагы, ташкан чагы,
Акылымның ычкынган һәм шашкан чагы.
Гөрләвектәй агып ятам җир буйлатып,
Бар дөньяны уйландырып та уятып!..
Уянсыннар һәм күрсеннәр минем хәлне,
Көлкеме мин, әллә инде мескен, жәлме?
Җил булып исәр мәл түгел, коштай очар.
Кемдер әйтер: «Түзалмасаң, әнә оч, бар!..»
Юк, гөрләвек халәтеннән чыга алмам,
Шуңа микән бертуктаусыз агам-агам.
Киртә түгел таш диварлар, мәрмәр юллар,
Аларны да үтеп чыга агым сулар.
Күңелемнең тулган чагын «көш!» диялмыйм,
Терсәгемне берничек тә тешли алмыйм.
Акыллымы, акылсызмы җавабы юк,
Тораташтай яшәүнең бер савабы юк.
Гөрләвектәй агып китәм кая таба?..
Уйлар йөри җан ишеген кага-кага
«Еллар оча, еллар оча»
Еллар оча, еллар оча,
Китап битен актаргандай,
Язгы җилләр, җәйге җилләр.
Көн коела, ә тоела
Бер урында таптангандай.
Еллар үтә, еллар үтә,
Вакыт чиге-чамасы юк,
Сузыла ул чиксезлеккә.
Бер кат тамган тамчының да
Кабат-кабат тамасы юк.
Еллар арта. Еллар артта
Ялтыр-йолтыр килеп кала
Сибелепләр-чәчелепләр.
Мизгелендә гүя очкын
Кабына да һәм югала.
Еллар оча, еллар оча,
Күзне ачып йомган кебек,
Ул шулай тоелган кебек.
Ерактагы эзне диңгез
Дулкыннары юган кебек,
Алар арттан куган кебек.
Германиядә
(«Алман дәфтәре» ннән)
Монда бүтән тормыш,
Монда бүтән яшәү.
Урамына чык та
Кешеләргә дәш
Әү?..
Барысы да гади,
Бөтенесе әйбәт.
Беркем тотмый сине
Муеныңнан бәйләп.
Һәм телеңнән тотып,
Беркем йөртми сине.
Ә киләчәк тормыш
Бик селкетми сине.
Барысы да тыныч,
Ага агымсудай.
Бу алманнар шундый
Башлы халык бугай.
Әкияттәге кебек
Йортлар, бакчалары.
Кесәләрдә йөрми
«Тиен» акчалары.
Миллионнар белән
Хыялланмый халык.
(Без җигелеп үскән,
Ә тагарак ярык.)
Барысы да чиста,
Бөтен җирдә кадер.
Алман һәр кешегә
Булышырга әзер.
Әнә сора гына,
Тот та эндәш син
Әү!..
Монда бүтән тормыш
Һәм кешечә яшәү.
Имәннәр Имәннәре
(«Алман дәфтәре» ннән)
Юк, башларын имәгәннәр
Алман имәннәре.
Шушы микән көчле, горур
Халык дигәннәре?..
Адым саен, һәр чат саен
Имән агачлары.
Кайгы, сагыш, борчу белән
Катмаган башлары.
Бар дөньяны кочып алган
Юан ботаклары.
Үзе эре, үзе яшел
Имән яфраклары.
Иркен сулап, көлеп тора
Алман имәннәре.
Юк аларның дилбегәсе,
Тәртә, йөгәннәре
Шуңа микән яфрак саен
Бишәр чикләвеге.
Унау, унбиш Монда яшәү,
Түгел чикләү иле.
Болытларга тиеп тора
Алман имәннәре!
Бездә генә имәннәрнең
Башын игәннәре.