Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) стр 15.

Шрифт
Фон

Яшел күзле

Феи августа так свободны и так легки,

их духи немного горчат.

Лемерт

алар бии таңга кадәр болыннарда.
сокланасың: менә ләса яшьлек үзе!
алар елый, яшеренеп үләннәргә
үзләредәй яшел күзле, яшел күзле.

алар көлә кыңгыраулы үзән буйлап
уйнап кына йөгерек җил узганмыни!
алар китә, артларыннан эз калдырмый,
берәүгә дә үч сакламый, кызгандырмый.

алар көтә айга, елга сузыламы,
сузыламы бер гасырга, аннан ары
алар кача кешеләрдән ераккарак,
сизә калса сүзләрендә ялган барын.

алар белә: югалсалар ахыр булыр.
төсләре дә онытылыр, үзләре дә.
дөнья биер, шашып-шашып, үз көенә,
бик иске дәрт күмерләнер күзләрендә.

бераз кырку тоелыр ул август төне:
нәкъ ирек һәм җуелмаган хәтер төсле.
һәм оза-а-ак чык кипми торыр үләннәрдә,
кемнедер бик хәтерләтеп яшел күзле.

Гап-гади

Безнең хәсрәт хәтта хәсрәт түгел,
Хисләр хәрабәсе гап-гади.
Үлем сызыгында йөргәннәрнең
Исе китмәс иде әллә ни

Алар, бушлат кесәсеннән алып,
Махоркасын җилдә төрер дә,
Һәм саргайган теше белән кысып,
Ютәленә буылып көләрләр.

Көләр алар Артларында Әфган,
Артларында кырыс кырык бер
Безнең сугыш хәтта сугыш түгел,
Азагы юк хирыс коллык гел.

Без, җан өчен көрәшәбез, диеп
Алданабыз яки алдыйбыз.
Ә чынлыкта бары очын җуйган
Чынбарлыкны төшкә ялгыйбыз.

Шулай ярый. Пошынмаска артык.
Бу йөрәктә, имеш, җөйләр күп
Һәр кайтканы Булат безгә бүләк
Һәр тапканы яңа Зиләйлүк.

Биле нәзек Зиләйлүкләр өчен
Кергәннәрен утка күрмәдем
Минем буын башка: һәр яңа көн
Алыштырып кия күлмәген.

Юк, янамый аңа һичбер афәт,
Ул кизәнә үзе үзенә:
Фил кадәрле булып күренә дә
Очып барган чебен күзенә.

Күкрәк кесәсендә хатлар йөртеп,
Исән кайтканнарның әллә ни
Үзгә түгелдер дә сөюләре
Бераз тугры бары. Һәм гади.

Җилфер

Йөрәк идем.
Бары йөрәк идем.
Шартлап ярылганчы, таралганчы
Ай-йолдызлар качып киткән күккә
Миндә яңа галәм яралганчы.
Хәзер инде исем-атама да,
Һәм эндәш тә туры килми һичбер.
Шуңа «кемдер» диеп дәшә калсаң,
Җавап ишетмәсәң

Аптырама!

Җилфер
Җилфер
Җилме?
Җилдер

Иярәм дә мин үтәли йөрим
Күлмәгеңнән синең ап-ак киндер

Түбәләргә менеп, кошлар куам
Күгәрченнәр гүли, гөлдер-гөлдер
Ә, бәлки, син төндер?
 Бәлки, төндер

Дөнья әле бүген ишетергә,
Теләмәгән ялгызак бер өндер?

Күр: үтәли йөрим йортлар аша,
Җаннар аша ишетмисез бары.
Һәркемнең үз куанычы, гаме,
Үрсәләнеп торган тиңсез зары.

Ә мин биим кыек читләрендә
Кем өчендер, бәлки, мин өндер дә
Төшләреңнән айнып елмаясың,
Кул селтисең:
 Китче
Кит!
Көлдермә!

Һәм мин очам моннан ераккарак
Каналларда көймәләр җип-җиңел
Кара чутыр малай әнкәсенең
Ычкындыра кулын:

 Кем ул?!
Җилдер

Мин елмаям бары:
Җилдер җилдер

Ә кып-кызу көньяк төне җиргә
Япкач зәңгәр ябынчасын киндер,
Мин иелеп аңа әкият сөйлим
Һәм җыр көйлим таңга кадәр:

Җилбер-җилбер

Сөембикә

1.

Тум-тулы күктә ай, тум-тулы.
Югыйсә бит инде онтылды:
Ул көбә күлмәкне киюләр
Һәм хәнҗәр йөзендә биюләр
Буй-колач җитмәслек ялганнар
Бу шанлы каланы алганнар
Үз-үзен ничә кат аклады
Һәм сине, сүз дә юк, сатмады.
Көймәдә озатмады.
Иделең
Илереп дәшмәде:
Җиңелдең
Дастаннар сүтелә җилләрдә
Кем тели, шул аны җилгәрә.
Сорама:
 Ник беркем эндәшми?
Ятмы мин аларга?
Көндәшме?!
Яугирме көбәдән киенгән?!
Иделең суына иел дә
Пышылдар сиңа ай тум-тулы
Пышылдар Иделең:
 Онтылды
Тарихың да күптән
Илең дә
Шәп-шәрә
Баскыннар җилендә.
«Кайт» диеп дәшәдер далаңда
Чәчләре чаларган Атаң да,
Кайт шунда,
Монда син килмешәк,
Сиңа тик дастанда килешә
Исеңдә иде бит, исеңдә
Шул теге борынгы кичеңдә
Ай гына тәрәздән карады.
Яныңда берәү дә калмады
Калмады дус түгел, дошман да
Кит, оныт, Үткәнгә ышанма!

2.

Тум-тулы, тум-тулы күктә ай.
Нурлары, аҗдаһа-еландай,
Чорный да
Уянам яңадан
Мин әле җуймаган Урдамда
Һәм йолкып чәчләрем толымнан,
Җил мине далага томыра
Ул инде ят түгел иркәрәк
Ефәктәй ургыла җилкәмнән,
Мин кара юргамда җилгәндә
Ә ерак-еракта
Тилгәннәр
Каңгылдый, һөҗүмгә ыргыла
Мин кайтам Әтием Йортына.

О-ныт-мас-ка!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3