Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) стр 16.

Шрифт
Фон

О-ныт-мас-ка!

1.

Алар өчен телең дә юк синең,
Илең дә юк
Сүндер төшләреңне!
Яшьлек хыялыдай
Беркатлырак
Булганга ул бик тиз өшәндеме
Безнең ирек?
Очсызгарак төшеп,
Югалттымы үз кадерен, затын?
Алар өчен
Без олтырак кына,
Дәверләрдә солтан булган халкым.

2.

Кемнең тәхетенә әверелер
Яңа җан йөгерткән кирмәннәрем?
Әйтерсең мин, кендек каным тамып,
Дөньясына хәтта килмәгәнмен
Бик борынгы кояш асларында
Күпне күргән
Һәм бик күпне белгән
Мин әйтерсең бетмәгәнмен янып,
Әйтерсең баш калкытмаган көлдән.
Оныт, диләр,
Кайсы кышлауда син
Чыккан идең соңгы кабат кышлап.
Тик онытма:
Кемгә тез чүктең
Һәм
Ант китердең,
Кемнән алдың бөят.

Әйтерсең без булмаган да җирдә.
Әйтерсең без тамактагы сөяк.

3.

Яшем белән юып
Үбәм синең
Ташларыңны
Хәрабәгә калган.
Дөньялыкның
Кай читенә барма,
Сөйләшәләр
Минем телдә һаман.

Кайсы гына
Туфрак
Сугарылсын,
Кубарылсын
Минем тарих калка:
Тәңкәләре, әнә
Сөңгеләре,
Каберлекләр
Еламсырап ята.

Әнә бик борынгы
Тынлыгыннан
Күләгәләр
Күтәрелә иңрәп:
Мин аларны,
Алар мине таный,
Һәрберсенә
Кушуч
Дога кирәк.

Сөт тәмен дә,
Сөю тәмен дә мин
Үз илемдә
Үз телемдә
Белдем.
Оныт, диләр,
Тик йөземә бәрә
Бик борынгы,
Ирек сөйгән
Җилем.

4.

Оныт, диләр,
Кайсы җәйләүдә син
Чыккан идең соңгы кабат җәйләп.
Ул җәйләүдә атлар үрсәләнә,
Күз алартып, авызлыгын чәйнәп.
Кендек каным тамган тамырларны
Кубарам да
Бер йодрыкка
Төйнәп
Карап торам:
Ватанымны
Минем
Йота бара
Дәвасы юк
Үләт
БИТАРАФЛЫК.

Ул очсызга төшә
Кемнәргәдер.
Ә кемгә
Бик кыйммәт.

Узган гасырдан калган фотосурәтләр белән берьяклы диалог

 Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез?

 Синең туасыңны көтеп, кызым

 Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?!

 Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны көттек

Бала чактагы сөйләшүләрдән.

Бик борынгы чордан, көлгә калган йорттан
Чыкканнар да исән,
Төбәлгәннәр күзгә
Чит-читләре көйгән моңсу сурәтләрме,
Кораблармы саксыз якорьларын өзгән?
Чәчләрендә чал юк, сыр юк маңгайларда,
Елмаялар әнә үзләре яшь, ихлас
Мин юк әле, юк мин
Кояш астындагы
Ул яшәеш шуңа, ахры, сәер бераз.
Орынмыймын
Чатнап уалыр да инде
Җыеп алмам сыман югалырлар эзсез.
Мин аларның минсез чакларына һаман
Ышана алмый яшим
Кем идегез?
Кем сез?!
«Әбием» дип сезгә эндәшкәнче «бабам»,
Учыгызга учым йомылганчы
Әүвәл
Мин галәмдә, йолдыз тузанында кайнап,
Эзләгәндә оя йөрәгемә тәңгәл
Таныганчы сезне,
Табылганчы, аннан
Ак биләүгә төшеп, елаганчы тәү кат
Юк бу сергә ачкыч,
Булган ул сер гүя
Иңгәнче ук Коръән, Яхшы Хәбәр, Тәүрат
Миңа бары җырлар һәм әкиятләр калды
Сез яшәгән чордан
Дөньяда юк йорттан
Һәм сурәтләр
Анда
Шундый бәхетле сез!

Шул бәхетне ялгыш югалтудан куркам!

Шагыйрь

Пуля у виска. Пуля наверняка.
улыбайся только своим.

Диана Арбенина

ялгыз килгән җиргә, ялгыз китә.
ә калганы аның язмыш эше.
ул урманнан тотып алып кайткан
киек сыман.
юкса шул ук кеше.

бар тапканын, барлык югалтканын
чәркәләргә салып кат-кат чайкый.
җанындагы упкыннардан качып,
мәгарәгә керә, җирне айкый.
юк, белми ул шул җанында кайчан
галәм шартлап, йолдыз атыласын.
янартаулар уянасын
әле
җир күрмәгән энҗе табыласын.

күзләренә карамый да, кайчак
тоя үзе бимазасын ятның.
яна, яна, яна
тынга каба!
ә акылы аек кала, салкын.

ул һичкемгә яр да түгел, пар да
кияүгә бир аны, хет өйләндер.
авызлыгын чәйнәп, чабыш көтә
фатирларда,
яшәп кем беләндер.

көтә мәхәббәтнең һичберәүгә
очрамаган иң бөеген
хагын
һәм ваз кичә аннан ул сөюдән:
«тапмадым, дип, ул булмадың тагын»
ул капшанып бара, бара, бара
чытырманнан
эз салмаган бәндә.
«минеке бу туфрак!
һәм Җир шары!..»
шапырына
тик
үзе дә хәтта

үзенеке түгел.
ил, чорныкы
чәркәдәге ялкын түзми, чатный.
авызлыктан ычкынырга теләп
бәргәләнә
юк!
ычкына алмый!

ычкынса да ычкыначак бары
мәңгелеккә.
монда
бу «урман» да
ялгыш кулга төшкән бер киек ул
уңыш елмаймаган бер сунарда.

улый, улый, улый
җиңәлмичә
үзеннән мең тапкыр олы көчне.
дөнья чигәсеннән тишеп уза
ә калганы инде
Ходай эше.

Кичке пастрол

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3