Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) стр 14.

Шрифт
Фон

Юл

Юл булсын.
Һәм булсын тынлык.
Калганы килә, китә.
Кемнедер дәвалый, кемне
Иртәрәк гүргә кертә.

Күк булсын.
Булсын йолдызлар.
Җирнеке зина гына.
Шартлатып бикли адәмне
Тынчыган зинданына.

Кешеләр күнә.
Күнегә.
Карусыз гына. Гаусыз.
Һәм яши башлыйлар шулай 
Күкрәүсез, шартлауларсыз.

Үз-үзен ишетми хәтта.
Башканы түгел, үзен.
Арзанрак кием сайлыйлар 
Язларын, кышын, көзен.

Без башка камырдан, болай
Яшәмәс төсле идек.
Җиңдеңме син безне, дөнья,
Шушымы безнең тиңлек?!

Мин торам юлның башында
Башында әле һаман
Булсын ул!
Аңа ышаныйм.
Калганы күптән ялган.

Күзләреңдәй зәңгәр

Г-гә

Сергей должен был верить мне и

хоть немного дорожить мной,

я знаю другой такой, любившей

Сергея не для себя самой,

другой он не найдет.

Из дневника Галины Бениславской[6]

1.

Кабакларның зәңгәр төтенендә
Синең сылу сының чайкала
Син эзлисең аны
Айнытырга
Бүген тагын куна кайтмаган.
Һәм көнлисең диңгез артындагы
Бердәнбере
Затлы ярына
Син кирәксең кайчак
Таянырга
Алар төкергәндә зарына.
Үз зарыңны ләкин
Сиздермисең.
Син кем генә
Ул ай Ул кояш
Кайчак җырлар җырлый үчекләпме:
«Кашкайларың, диеп, һай, кыйгач»
Тик беләсең: сиңа түгел җыры
Уйлары да бик-бик еракта
Син атлыйсың төнге урамнардан,
Кайчак сабыр җитми, елата.
Кабакларның куе төтенендә
Саф яшьлеген аның эзлисең.
Пышылдыйсың:

«Юкка гынамыни
Син Күк төсле зәңгәр күзлесең»
Һәм телисең аны коткарырга
Ялган дусларыннан, ярыннан.
Алышасың алышмас көч белән
Тәкъдире бит күптән язылган:
Акка кара белән
Укып кара:
«Ватык көзге дә
Бер мин генә»
Ул йокыга тала сабыймыни,
Башын салып нәфис иңеңә
Ә шомлы көч якынлаша бара
Күләгәдәй йөри артыннан
Ят бер бүлмә булыр:
Кара тапмый,
Каны белән язар ахырда
Язмышның бу элмәгеннән сезгә
Котылу юк инде, беләсең.
Юатасың килә
Шуңа гына
Тозсыз мәзәгеннән көләсең.

2.

Соңгы папиросың сүндергәч, җил,
Зират уртасында байгыштай
Кәгазь-каләм алып, хат сырларсың
Калтырамас кулың ялгыш та:
«Күзләредәй»,  диеп, соңгы тапкыр
Төбәлерсең Күккә
Кар төшәр
Калтырамас кулың:
Юкса анда
Берьялгызы
Синсез
Ул нишләр?!

Яланаяк

мин бәхетне яланаяк күрәм.
мин бәхетне күрәм үтәли.
бала чагым болынында бабам
әле һаман печән күбәли.

әле һаман чыжлый чалгылары.
әле һаман шул ук иманы.
мин ызаннар кичәм:
икәү өчәү
тик аңламыйм һаман дөньяны.

кануннарын аның.
алымнарын.
юк, аңламыйм.
кем соң аңлатыр?!
 бары киткәч,  ди ул,  кемдер безне
бүгенгедән күбрәк яратыр

җирдә чакта аңлау бирелмәгән,
бирелмәгән никтер адәмгә.
и сихәтле бәхет!
хәләл дә син,
кем өчендер үтә хәрәм дә.

бәхет өчен туганмы соң без, дип,
яланаяк киртләч үрләргә
кирәк безгә, бәлки, тик яшәргә.
кирәк вакыт килгәч үләргә.

Mahа-manvantara

Нинди төстә хәзер синең төшләр?
Тәрәз пәрдәләрең? Өстәл лампаң?
Күшегәме һаман бармакларың
Җәен-кышын, булмаса да салкын?

Фасылларны ничек исәплисез
Дүртәүме алар? Күбрәкме? Азмы?
Сез яшәгән яңа ул дөньяның
Бармы көләч тузганаклы язы?

Нинди Күккә карап сокланасыз
Кызыл микән? Шәмәхәме әллә?
Без яраткан башка төстәгесе
Тәгәрәде никтер җәһәннәмгә.

Борчымыймы күкерт яңгырлары?
И сөйлиләр иде, исеңдәме
Кешеләрдән тагын кемнәр калды?
Нинди алар? Бармы исемнәре?

Сүзләр бармы? Әллә һәрбер мәгънә
Караш аша гына укыламы?
Кем дә булса, борынгылар сыман,
Берәр кемне өзелеп юксынамы?

Онытамы тәмам? Йә сөртәме,
Хәтеренең төймәсенә басып?
Җан кыюдан туктадымы гавам,
Ирештеме тынычлыкка тансык?

Нинди төстә хәзер сезнең төшләр?
Ул төшләрдә кайтавазлар бармы?
Хет саташып булса ерасызмы
Таныш күктән яуган ап-ак карны?

Арындырган бугай артык йөктән,
Кем ул, белмим, сезнең яңа Тәңре.
Тик ышанам: шәфкатьледер, гадел.
Һәм биш фасыл җәйдер анда мәңге.

Яшел күзле

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3