«Кабыза алсак ул сүзләрдән»
Кабыза алсак ул сүзләрдән
Дөм җиһанда нәни бер шәм,
Янар, бәлки?
Үкенече
Калмас гәрчә
Беркөн үлсәң.
Фәрештә
һәркемнең үз әкияте җирдә.
үз тәмугы һәм үз җәннәте.
аңа гына насыйп бердәнбере.
тик ул белгән сөю сәнгате.
баш очында йөзгән үз йолдызы.
фәрештәсе иңдә оеган.
үз иреге һәм үз киртәләре.
үз ызаны бозу тыелган.
хакыйкать тә түгел берәү генә,
һәм иман да җитмеш битлекле.
ә фәрештә уяна да кинәт
тыпырчынып куя: «киттекме?»
ә аннары, кыштыр-кыштыр, кабат
дәфтәренә нидер сызгалый.
һәркемнең үз үкенече җирдә.
яшәү була микән сызланмый?
яшәү була микән вәсвәсәсез?
«әй фәрештәм, кая дәшәсең?»
елмая ул: «өлгерербез сиңа
яшәсе дә әле, яшәсе»
карашына тулган ак болытлар
агылалар аргы ягына
офыкларның яшерсә дә, беләм,
ватанын ул, йортын сагына.
мин дә багам башка офыкларга,
шәһәр артта кала гөрелдәп,
дәрәҗәсе, даны, мин-минлеге
җуелмасын, диеп, дерелдәп.
үз әкиятем эзләп китеп барам
көзге сукмаклардан юллардан
иңнәремдә йомшак ак йомарлам
ул булганда, юк, юк, югалмам.
һәркемнең үз бурычы бар җирдә,
булмый икән аны үтәми.
башын иңгә салып, ул көй көйли
артыбызда шәһәр ютәлли.
Ишек
Я видел его ещё три раза.
Как, сад?
Нет, дверь. И не вошёл.
Герберт Уэльс. «Дверь в стене».Дивардагы ишек ачык тора.
Мин үтәмен.
Юлым дәвам итәм.
Ә аннары
Төнге ышыгымда
Булыр-булмас могҗизалар көтәм.
Дивардагы ишек ачык тора.
Анда бакча.
Сылу пантералар.
Монда дөнья.
Бәндәләр җан кыя,
Кешеләрдән ясак таптыралар.
Түләтәләр. Илне дөрләтәләр.
Мәйданнарда аһ-зар.
Сүздә бушлык.
Мин туныма төренәм дә чыгып
Хәстәрлимен утын
Тик бер кышлык.
Бик гади күк, бик гади күк бар да.
Без үзебез, ахры,
Катлаулырак.
Юллар барда йөгерәбез,
Ә җан
Бәргәләнә яклау, хаклау сорап.
Анда бакча.
Анда вакыт башка.
«Кичекми кайт», диеп дәшә кемдер.
Бишмәтемне элеп
Чыгам йорттан.
Һәм артымда кала куе эңгер.
Кешеләр
1.Кешеләрдән җылы эзләр булсаң,
Кешеләрдән ерак кит икән.
Йөрәк йөрәк бит ул, тыпырчыныр,
Учларыңа кыс та көт икән.
Уңга, сулга чәчмә сагышыңны,
Чүбек итмәсеннәр зарыңны.
Урла да кит Каф тау артларына
Тик үзеңә насыйп ярыңны.
Дала күкрәгендә учак тергез,
Тирмә үзәгенә бишек эл.
Сиңа насыйп язмыш тик синеке,
Ымыңны да хәтта ишетер.
Ә кешеләр үз үлемен ашыктыра.
Син дә шулар исәбендә.
Мин дә шулар.
Җирдә безнең күләгәләр кисешсә дә,
Анда барыбер олагырбыз
Сыңар, сыңар.
Шуңа сине эзлим җирдә. Шуңа көтәм.
Шуңа син дә ут йотасың
Төннәр буе.
Тик кешеләр җиңә алмый мин-минлеген.
Кешеләрнең күләгәдән
озын буе.
Боҗра
Алар китә Китә алар берәм-берәм,
Алар кайта ялгыз гына
Туган йортка.
Без әрнибез
Әйтерсең җир күчәренең
Тузып беткән олтаннары кинәт купкан
Алар китә Без калабыз булып үксез
Эндәшмәскә күнегәбез
Берөзлексез
Узып тора буш вагоннар перроннардан
Озатабыз яулык болгап
Нигә күп сүз?!
Алар китә Калганнарга кала гомер
Мәшәкате, бимазасы,
Чүбе белән.
Кем аера, кем аермый
Ни кадерле
Җанга бәргән тәүлекләрнең күбегеннән?..
Кем каезлый, кемдер тегә яраларын
Чыпталарын чыгара да
Кага җилдә
Эндәшмәскә өйрәнәбез Көрәшмәскә
Һәм өр-яңа җаннар аваз
Сала җиргә
Алар килә Килә алар берәм-берәм,
Туган йортның исе аңкый
Тәннәреннән
Без шашабыз
Без күкләргә үк ашабыз
Бирсә-бирә бит бәхетне адәменә
Алар килә Килгәннәргә яңа гомер.
Сөенәбез җирдә
Шулай күнегелгән.
Ни табарлар Ни ягарлар алар
Безне
Озаткачтын,
Аерып җир чүбегенннән
Юл
Юл булсын.
Һәм булсын тынлык.
Калганы килә, китә.
Кемнедер дәвалый, кемне
Иртәрәк гүргә кертә.
Күк булсын.
Булсын йолдызлар.
Җирнеке зина гына.
Шартлатып бикли адәмне
Тынчыган зинданына.
Кешеләр күнә.
Күнегә.
Карусыз гына. Гаусыз.
Һәм яши башлыйлар шулай
Күкрәүсез, шартлауларсыз.
Үз-үзен ишетми хәтта.
Башканы түгел, үзен.
Арзанрак кием сайлыйлар
Язларын, кышын, көзен.
Без башка камырдан, болай
Яшәмәс төсле идек.
Җиңдеңме син безне, дөнья,
Шушымы безнең тиңлек?!
Мин торам юлның башында
Башында әле һаман
Булсын ул!
Аңа ышаныйм.
Калганы күптән ялган.