Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 33.

Шрифт
Фон

Сүз гел эш тирәсендә бөтерелде, Зәйнулла үзе җавап ишетергә теләгән сорауларны ничек бирергә дә белмәде. Анысын сорады, монысын, аннан саубуллашкан кебек итенде дә капкага атлады. Учы белән сугып кына аратаны этте, кече капканы ачты һәм, борылып Саниягә карагач, бик кискен итеп:

 Дүрт балаң булса да аерып алам мин сине! Уйлый тор!  диде.

Бу хәлләрнең барысын да Бибигөл карчык тәрәзә аша күзәтеп торган иде.

«Чәй эчеп, хәл алып чыгыйм» дип кергән Саниядән бернәрсә турында да сорашмады, иллә-мәгәр кичен, түкми-чәчми, Фәһимгә сөйләп бирде.

Шуннан соңгы килүендә Зәйнулла инде, әрсезләнеп, көндәше өенә төшмәде. Елкылдап торган шәп атын медпункт коймасына бәйләде дә хатынның үзе янына керде. Керде. Тәрәзә каршындагы өстәлнең икенче башына килеп утырды. Исәнләштеләр. Берни әйтмичә, бер-берсенә карап тора бирделәр. Ярый әле, төшке аш туры, медпунктка килүче-китүче беткән иде.

Сүзсезлек авырлыгын күтәрә алмаган Сания тәрәзәгә күз салды. Зәйнулла да шунда борылды. Аннан, җилкәсенә салам күтәреп, чабаталы Фәһимнең кайтып барганы күренде. Тормышларының авырайган чагы иде. Зәйнулланың әле фронттан кайткан киемнәре өр-яңа, аягында да шәп итек. Тормыш йөге тартмагач, үзе дә яшь егет кебек

Зәйнулла сөйләшми утырудан үзе дә ялыкты булса кирәк. Торды. Чыгып китте. Чыгып киткәндә тагын:

 Дүрт балаң булса да аертып алам мин сине! Ялгыз чагыңда уйлый тор!  дип кабатлады.

Зәйнулла Санияне көннән-көн ныграк эзәрлекли башлады: районга чыгып китсә дә, ишетеп артыннан бара, Сабантуй, җыен ише бәйрәм булып, болынга төшсә дә, янына килеп баса. Ел арты ел узса да, инде чынлыкта да әни кешенең итәк тулы баласы булса да, бу эзәрлекләү кимемәде. Өйләнмәгән Зәйнуллага кеше сүзе чүп кенә иде, ә менә Сания турындагы гайбәтләр, бер гаебе булмаса да, хатынның йөрәгенә кан саудырды.

Иң авыры Фәһимгә булгандыр. Ул боларның барына теш кысып түзде, хатынына бер авыр сүз дә әйтмәде. Яраткан егетеннән аерып, мәҗбүриләп диярлек, киләчәгенә өмете киселгән бер вакытта кияүгә алган иде бит ул аны үзе дә! Алай да Фәһимне Зәйнулланың соңгы кыланышы чыгырдан чыгарды.

Бервакыт Күн авылы кибетенә килгән бу. Сания балалары да шул тирәдә уйнап йөри икән. Кибеттән кәнфит алып чыгып өләшкән үзләренә. Киткәндә, олысына Габделбәренә:

 Әниегезгә әйтерсез, Зәйнулла абый безне дә, сине дә ярата, диярсез, менә моны аның үзенә бирерсез,  дип, күз явын алырлык яулык сузган.

Шушындый шәп егетнең аларны сыйлавы балаларга ошаган. Биш яшьлек Галигә бигрәк тә. Кайтып кереп, әнисенең кулына теге яулыкны тоттырганда, абыйсына карап:

 Зәйнулла абый безнең әти булса, гел кәнфит кенә ашалыек Име, Габделбәл  дип әйтеп салмасынмы.

Ачуы чыккан Сания үзе дә сизмәстән малайны этеп җибәрде, тегесе чүт урындык почмагына бәрелмәде. Хатын, еламасын өчен, башын сыпыргандай итте дә, мич авызын ачып, яулыкны янып яткан учакка ыргытты. Гали үпкәләде. Үзенә кирәк булмаса, әнисе яулыкны әбисенә бирә ала иде. Аннан Гали берәр нәрсә ясаса соң, абыйсыннан ясатса

Зәйнулланы шуннан соң Сания күрмәде. Бераздан, өйләнгән икән, дип сөйләделәр. Саниягә охшаган кыз алган, имеш. Соңрак тагын хәбәрләр килеп иреште: кыз баласы туган да, Зәйнулла Сания дип атаган. Исем кушарга чакыртылган абзый Сания белән бер дә килешмәгән, аны икенче балага кушалар, дигән. Зәйнуллада кирелек җитәрлек. Барыбер үзенекендә торган. Шулай Шәледә менә Саниянең тагын бер адашы үсеп килә Ходай исәнлек бирсен үзләренә, бәхеттән аермасын

Саниягә ул чакта бәхетне үзләренә сорарга кирәк булган икән. Зәйнулла өйләнүен өйләнде, тик гайбәтләр кимемәде. Җитмәсә, Фәһимнәрнең почта ящигына кемдер гел хат ташлап китә. Өйдә тәрәзәдән карап утырырга, кешесен күреп калырга инде Бибигөл карчык юк Хатны бит аны төнендә ыргытырга була. Зәйнулла бу эшләр белән аңгыраймас, андый түбәнлеккә төшмәс, Санияне ирләр белән йөри дип пычратудан аңа ни файда? Шундый хатынны яраткан икән, үз исеме дә төшә бит. Шул хакта Зөлхәбирәгә күңелен ачып салган иде:

 Алаен алай да  диде аңа шулчак күршесе.  Дүрт балаң булса да аертып алам, дигән бит. Аертуын да аертыр, тик менә өйләнер микән?.. Инде яратып түгел, сиңа үчегеп яши башлаганга охшаган.

Ничек яратмасын?! Зәйнулламы?! Анымы?!

Саниянең карашыннан Зөлхәбирә әйтелмәгән бу сүзләрне укыган, ахрысы:

 Яратуның да бер чиге бар. Мин дә яратам дип әйткәнең бармы соң үзенә? Һаман ябык капкага килеп төртелсәң, башың нык авырта башлый ул. Зәйнулланың да шулайрак булмагае. Инде капканы аяк тибеп ачасы килгән чагыдыр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3