Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 34.

Шрифт
Фон

Юк, Зәйнулла, чын-чынлап яратса, алай эшләмәс. Менә Сания аның турында начар сүз әйтү түгел, уйларга да курка. Иреннән дә әйттерми, кешедән дә. Зәйнулла белән аралашмый-күрешми, хәтта белешергә дә теләми югыйсә.

 Әгәр Фәһимең булмаса, әгәр Фәһимең әйбәт булмаса

 Әйтеп бетер, Зөлхәбирә!

 Син Зәйнуллага чыгар идеңме соң?..

Саниянең күз аллары караңгыланып китте. Шулай да үзен тиз генә кулга алды. Зөлхәбирәнең сүзен ишетмәгәнгә салынып дәшмәде.

Балаларының атасын Фәһимне дә түбәнгә төшерергә теләмичә, бик хөрмәт итеп яши иде ул. Хөрмәт итеп?.. Зәйнулланы хөрмәт итеп яшәр идеме икән, элеккечә яратыпмы? Тфү, тфү! Әйтмәгәнем булсын, уемны җил алсын!

 Сания, дим, Фәһимгә чыкмасаң, Зәйнулланыкы булыр идең бит син, моны кем дә белә!

 Белә дип

 Менә шул: андый көчле ярату онытылмый ул. Оныткан булып кыланасың гына син. Зәйнулла онытмаганны, син онытасыңмы соң!

Зөлхәбирә, миннән дә сер яшерәсең инде дигән кебек, ачу беләнрәк Санияләр турыннан китте дә барды.

Әйе, кешедән түгел, үзеннән дә әллә кайларга яшереп куяр иде ул серләрне Сания. Аңа гаилә тынычлыгы кыйммәт. Балаларның үз аталары белән үсүе кыйммәт. Зәйнулланы мин-минлек йөртә. Яратса да, сабырланырга вакыт. Сөйгәннәре белән кавышмаган бер алар гына түгел.

Сания дә үзләренә кереп китте. Соң иде инде. Капканы ябып йокласаң да ярыйсы, тик менә картының гына юклыгы Фәһим нишләп озаклады соң? Кибеттән бер ярты алып, баҗамны күрәм әле дип, түбән якка төшеп киткән иде. Баҗаларында бу гомер нишләргә кирәк? Кечкенә балалары бар. Бөтенесенең дә иртән укырга китәсе, хатынына эшкә

Бу Фәһим дә соңгы араларда эчеп ала да, күрше Зөлхәбирә шикелле, кемне яратасың дип аптырата. Бик, сине генә, дип әйтәсе дә үзенә, иренең шулай соравы ошамый Саниягә. Шикләнгән, гайбәтләргә ышанган кебек. Бу, җитмәсә, почта ящигыннан хат килеп чыккан саен кабатлана. Элек андый нәрсәләрне юк-бар санаган Фәһим, әнисе Бибигөл үлгәч, әллә нишләде, башына бер уй кертә дә һич чыгармый, яндагыларны да шуның белән тинтерәтеп бетерә.

Туктале, булмаса, әниләре йортына үзе төшсен. Анда хәзер икенче буын туганы Гайшә белән ире яши. Эче пошканда, Фәһим «баҗа» да «баҗа» дигән булып, шуларга сугыла.

Капканың тыш келәсен элде дә Сания түбән очка атлады. Барып җитәргә дә өлгермәде, Мәликнең Фәһимне, өстерәп, үзләренә алып кайтканын шәйләде. Килеп җиттеләр. Эңгер-меңгер булса да, Фәһим киемнәренең канга батканлыгы ачык күренә иде әле.

 Ни булды сиңа, Фәһим? Нишләттеләр?

Саниянең соравына Мәлик:

 Туганый апа, урамда кычкырышмыйк, кергәч сөйләшербез,  дип җавап кайтарды.

Сания бер-бер көтелмәгән хәл булганлыгын аңлап телен тешләде.

Фәһимне, балаларны куркытмыйк дип, ак келәткә кертеп салдылар. Кечкенә генә миче бар иде, учак тергезделәр. Мәликнең сөйләгәненнән Саниянең чәчләре үрә торды.

Фәһим, яртысын кыстырып, баҗаларына төшкән дә, сүзгә сүз ияреп, мәҗлесләү озаккарак сузылган. Ул ара Мәлик тә үзе генә белгән җирдән бер яртыны тартып чыгарган. Гөнаһ шомлыгына, бу вакытта тәрәзә каршысыннан ике егет узып бара икән. Авызына кергәч, Фәһимнең юмартланып, кунакчылланып китү гадәте бар. Моны белгән Мәлик:

 Чакырып керим әле шуларны,  дип, урамга чыгуына каршы төшмәгән. Алай да, борчылып, тәрәзәгә карап тора башлаган.

Аракылы табынны һич сөймәгән Гайшә булып Гайшә Мәликкә:

 Алып керсә керер инде, эчең пошмасын,  дигән.

Егетләр Фәһимнең салмышлыгыннан баҗаларның эчеп утырганын аңлаган. Чакырырга түгел, болай гына чыккан дип уйлап, дәшкәнен дә көтмичә, берсе:

 Нәрсә үзегез генә утырасыз, безгә дә өлеш чыгармыйсыз?  дип, шунда ук Фәһимне кыйнарга тотынган.

Ул да төшеп калганнардан түгел. Егетне эләктерергә, кулларыннан каерырга маташа икән. Инде шулай эшләдем генә дигәндә, тегенең дусты читәнне кубарып алган да Фәһимнең башына китереп кундырган.

Фәһим егылган. Башыннан кан киткән. Тәрәзәдән баштарак түзеп-күзәтеп кенә торган Мәлик баҗасы үлде дип уйлаган. Балтасы мич буенда гына тора икән, урамга шуны күтәреп йөгергән. Килеп тә җиткән, Мәликкә читән белән сукканы өстенә, типкәли үк тә башлаган егеткә балта түтәсе белән кундырган. Инде анысы аңын югалтып егылган. Эшнең болайга киткәнен күргәч, иптәше айныган, егылганын, өстерәп, аргы урамга алып кайтып киткән.

Имгәнгән егет төн эчендә үлгән, ә Фәһим, бернәрсә булмагандай, аягына басты. Эшнең шулайга китәсен белгән кебек, таң атуга ук, кем хәбәре беләндер Фәһимнәр өенә милициядән килеп төштеләр дә, кулларына тимер зынҗырлар кидереп, районга алып киттеләр. Сорау алгач, Мәлик белән икесен туп-туры Казанга җибәргәннәр, дигән хәбәрен генә алды Сания.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3