Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 32.

Шрифт
Фон

Никах укыла. Якыннарны чакырып, өстәлгә юклы-барлы ризык куеп, кечкенә генә туй да уздырыла. Туйлар узып, атна-ун көн дә үтми, Зәйнулланың әнисеннән Саниягә Шәлегә барган кешеләр аша инде икенче хәбәр килеп ирешә: Зәйнулла исән! Озак вакытлар контужен булып, телсез калып, кайдадыр лазаретта яткан, кемлеген белә алмаганнар, хәзер менә табылган, әлегә кеше кулы белән хат язып салган, ди. Күннекеләр дә үз чиратларында Саниянең башка берәү белән никахлашуын сөйли. Әни кеше шул көнне үк улына җавап яза

Зәйнулладан Саниягә хат озак көттерми. Ул аңа сәламләшү сүзләре язмый, бары тик сөйгәне тәрҗемә иткән шигырьне урталай кисә дә икенче яртысын гына җибәрә:

Көт син мине, һәм мин кайтам.
Көт син мине, кайтам юри
Бар үлемнәргә.
Кем мине көтмәгән әйтер:
Уң килгән аңа.
Көтмәгәннәр аңламаслар:
Утлар астыннан
Син, шушы көтүең белән,
Мине коткарган.

Шигырьнең ахырына Зәйнулла болай дип язып куя: «Инде сугышта үлеп калырга да риза».

* * *

Кулына әнисенең тетрәндергеч хаты килеп кергәндә, Зәйнулланың лазареттан чыгып, фронт сызыгына килеп төшкән чагы иде. Әллә ничә көн туктаусыз сугышлар барган вакыт. Дөньялар тынды, гөрелтеләр узды дип, окопта җай гына ятып, кесәсенә салган хатны алды да, яктыгарак куеп, рәхәтләнеп укырга кереште Зәйнулла. Күршеләрнең бала-чагасыннан алып мәктәп-кибет хәлләренә кадәр язылган иде анда. Аларны укып чыгарга өлгермәде, күзенә икенче битнең астында Сания дигән сүз чалынды. Ашыгып-кабаланып, шул юлларны укырга тотынды. Кинәт, яшьләренә буылып:

 Ходаның бер язганы  диде дә егет, иптәшләрен аптырашта калдырып, кырга чыгып йөгерде. Утырган урында сары биткә язылган, инде бөгәрләнеп ыргытылган хат кына калган иде.

Шулвакыт ут яңгыры башланды, дошман Совет армиясе алган позицияләрне артиллерия утына тота иде. Зәйнулла бар көченә әнә шул җәһәннәм астына ыргылды. Ул әле бер почмакка чапты, әле икенчесенә Аннан, башларын тотып, чәрдәкләнеп беткән туфракка егылды.

 Ичмаса, пуля да алмый бит җанны!

Атыш тынгач, иптәшләре, окоптан чыгып, Зәйнулланы үзләре янына алып кайтты. Егетнең сөйләшерлек хәле юк иде. Ярсып-үксеп елады да елады. Окопташы Шәңгәрәй шулвакыт әйтә куйды:

 Ходай исән кайтсын өчен саклагандыр бүген сине. Димәк, кайтып, Санияң белән аңлашырга тиеш. Үзең дә, ел буе хат яза алыр хәлдә түгел идем, дисең бит.

Шәңгәрәйнең сүзләре Зәйнулланы үзгәртеп куйгандай булды. Ул ныклы карарга килгән иде:

 Кемгә чыккан булса да аертып алам мин аны!

Зәйнулланы Сания иртән эшенә барганда күрде. Шәп киенгән. Хром итектән, гимнастёркадан. Яланбаш. Кырык бишнең җәй башы инде сугыш бетеп, солдатларның әкренләп авылларына кайткан чагы.

Сания болай да егет медпункт төбендә сагаламагае дип шикләнгән иде. Аның кайтуы турында хәбәрне туганнары кичтән үк Казаннан алып кайтты. Казанка буендагы бер парк янында очратканнар. Бу хәбәрне ишеткәч, Сания аңын югалтып егылды. Әле дә ярый Фәһимулласы өйдә юк иде. Тиз генә нашатырь иснәткәннәр дә, суккалагач, тарткалагач, чигәләренә камфара мае да сөрткәч, керфекләрен күтәргән.

Зәйнулла күзенә чалынуга, Сания кирегә борылды да тиз-тиз өенә таба атлады. Фәһим таңнан ук Питрәчкә киткән иде, ишегалдына керүгә, олы капканың аратасын кечесен дә ябарлык итеп тартты. Капканы бикләгәч, каенанасы янына кереп, кире кайтуының сәбәбен аңлатмас өчен, мунча кырына терәп куелган урындыкка килеп утырды.

Менә капка астыннан хром итекләрнең башы күренде. Зәйнулла Сания ишегалдында утыра дип шикләнгән идеме икән, әкрен генә:

 Ач әле,  дип эндәште.

Хатын җавап кайтармады.

Солдаттан кайткан, беләгендә ут уйнаган егеткә нәрсә ул да булмады, Зәйнулла койма аша ишегалдына сикереп төште. Төшүен төште, әле генә бик батыр булып кыланган Зәйнулла үзендә тел әйләндереп әйтерлек көч тә тапмады. Бераз торгач:

 Исәнме, Сания,  дип кенә эндәште.

 Исән-имин кайттыңмы, Зәйнулла?

 Менә күреп торасың. Авыл Советы рәисе итеп куйганнар икән.

 Әйе.

 Яхшы булган.

 Ирләр кайтты бит. Алмаштырырлар инде. Минем өчен авырулар карау яхшырак.

Сүз гел эш тирәсендә бөтерелде, Зәйнулла үзе җавап ишетергә теләгән сорауларны ничек бирергә дә белмәде. Анысын сорады, монысын, аннан саубуллашкан кебек итенде дә капкага атлады. Учы белән сугып кына аратаны этте, кече капканы ачты һәм, борылып Саниягә карагач, бик кискен итеп:

 Дүрт балаң булса да аерып алам мин сине! Уйлый тор!  диде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3