Кыз «Көт мине» не тәрҗемә итте дә куен дәфтәренә язып, чәчәкләр белән бизәп куйды. Алай гына да аз тоелды, күчереп, фронтта фашистлар белән сугышкан сөеклесенә дә җибәрде:
Көт син мине, һәм кайтырмын,
Тик бик тә көтсәң.
Көт син мине, сары яңгыр
Сагыш китерсә.
Көт син мине, кар бураса,
Көт, челлә җитсә.
Кичә онтып,
Башкаларны һичкем көтмәсә.
Көт, кайчан ерак җирләрдән
Хатлар килмәсә.
Көт, бергә көткәннәр, туеп,
Инде көтмәсә
Зөлфирә белән серләр бүлешкәндә, әнисе, соңрак «Жди меня» шигыренең авторы Константин Симонов тарихын ахыргача ишеткәч, үзенә килгән бәхетсезлекләрдә шигырьне дә гаепли башлаган.
Кеше язмышын шушындый матур бер шигырь яманга үзгәртә алырмы? диде ул әнисенә.
Сания, бу сүзләрне көткән шикелле уфтанып:
Язмышлар баштан охшаш язылган булгандыр инде, алайса дип кенә җавап бирде.
Серова белән Симонов бер-берсен яратып өйләнешсәләр дә аерылышалар. Ир башкага өйләнә, хатын, аны оныта алмыйча, озак еллар ялгыз яши, ахырдан, кире кайтара алмасын аңлагач, үз-үзенә кул сала. Өлкән яшьтә булмый әле ул. Бу вакытта шагыйрьнең Кисловодскида ял иткән чагы икән. Гаиләсенә сиздереп, озатырга кайтудан уңайсызлана, кабергә салырга дип, 58 кызыл канәфер чәчәге җибәрә. Инде картайгач, үләренә берничә көн кала, кызын чакырып ала да:
Кичер мине, кызым, әниең белән булганнарның барысы да гомеремнең иң зур бәхете иде! ди. Аннан: Иң зур хәсрәте дә дип өсти.
Зөлфирә күзлегеннән караганда, әлеге язмышлар үзара охшаган да, охшамаган да. Бу шигырьдә дә ниндидер хикмәт бар! Анда кешенең үзен көткәннәрен тойганда сугышта да исән калганлыгы турында сүз бара. Ә бит сугышлар тынгач, көтәргә дә кирәк булмаган вакытта кеше кавышмаска, хәтта кавышса да аерылышырга мөмкин! Менә аның әнисе гомере буе көткән. Зәйнулла абыйсы шуңа исән дә кайткан булсын ди. Көтсә дә, аныкы булмаган ич ул! Аннан соң хәтта көткәнлеген, яратканлыгын да әйтергә куркып яшәгән!
Гаеплеме аның әнисе Сания-Зәйнулла мәхәббәтенең тарихы өзелүдә, юкмы Зөлфирә кистереп кенә әйтә алмый. Өзелгәнме соң ул тарих? Кем өчен өзелгән, кем өчен юк? Әгәр сугыштан Зәйнулланы көтеп алса, аңа кияүгә чыкса, бәхетле булыр идеме Сания? Бу сорауга җавапны ничек дөрес бирәсең? Аны бер Алла гына белә. Әгәр Зәйнулла абыйсы да әнисен бер дә бер көнне Симонов хатынын ташлап киткән шикелле ташлаган булса?..
Зөлфирәнең әтисе Фәһим яратмаслык кеше идемени?! Төсе генә кара-кучкыл Күзләре генә зәңгәр түгел Чәчләре генә өлгергән шомырт кебек кара Күк белән җир төсләре булган икән Зәйнулла абыйсы белән әтисе Фәһимдә. Икесе дә чибәр! Җир кебек кадерле, кирәкле, үзеңнеке Күк кебек хыялга тартучан, язгы һава кебек сулышны киңәйтүчән Алай дисәң, күктә яшь тулы болытлар да ага
Фәһим Күнгә кырык өчнең җәендә кайта. Аягына снаряд кыйпылчыгы тигән дә, сугышка яраксыз дип кайтарганнар. Сания янына гел ярасын бәйләтергә йөри ул. Фельдшер кызны, әнисе сөйләвеннән чыгып, яхшы белә. Сания Фәһимгә өйдәгеләре исеменнән ай саен хат яза торган була. Үзеннән дә сәлам әйткәли. Сәламенә күрә җавабын да ала. Кайтып кергән көнне үк, Бибигөл апасы улы Фәһимнең ярамны үзең генә дә бәйли аласың инде диюенә дә карамый, Санияне күреп, бер уңайдан күңеленә кармак салып кайт әле дип, медпунктка җибәрә.
Фәһим бу сүзне чынга да алмый югыйсә, ә Саниянең матурлыгын күргәч, телсез кала. Икенче көнне дә килә ул аның янына, өченче көнне дә. Кызның әнисенә дә ошавы күңелен бигрәк тә җилкетә. Ике энесе сугыш кырында ятып калгач, аңа теләсә кемгә өйләнү ярамас, өйнең тынычлыгын җибәрмәслек, уңган да, булган да, итагатьле дә хатын алып кайтырга кирәк дип уйлый. Әнисе дә ике көннең берендә:
Өйләнсәң, шуңа гына өйлән, яхшы кыз: хат та яза белә, ди. Хәзерге заманда белемле кеше кирәк, имеш, җитәкчеләргә гариза да яза алмассың. Йомышың төшсә дә, урында утырмагач, сүзең йөрмәс.
Саниянең башта фронтовик егеткә һич кенә дә исе китми, тәкъдименә каршы:
Вәгъдәләшкән егетем бар! ди дә тора.
Фәһим кайтканга ел уза, тик ул егет ни үзе күренми, ни хаты килми. Зәйнулланың җеп очын әниләре дә югалта. Бервакыт, кызның бәгырен телеп, Шәлегә аның хәбәрсез югалуы турында хат килеп төшә. Зәйнулла турындагы хәсрәтле хәбәр ел буе өмет өзми көткән Санияне әллә нишләтеп җибәрә. Шундый чакта чыкмасам, башым айныгач, мәңге ризалык бирмәм дип, янына кереп утырган, соң сүзен алырга килгән Фәһимгә кияүгә чыгарга ризалык биреп ташлый.