Авылда шундый хәйләкәр картлар була: алар синең белән бәхәскә керми, сорау гына бирә. Зур мәдрәсәләрдә белем алган Шаһимәрдан карт та шундыйлардан иде. Кыр эшеннән арып-талчыгып туры клубка кайткан чагы булгандыр инде, киемен дә салмаган, эш фуражкасын кулына тоткан. Гадәттәгечә, беренче рәткә үк Сания янына килеп утырган.
Иптәш лектор, ди бу, сез бик акыллы кеше күренәсез. Менә мин әле, караңгы төшмәсә, кырдан кайтасы да түгел идем. Уйладым-уйладым да Сезгә бер сорау бирергә булдым. Ярыйдыр бит?
Ярый, ярый. Рәхим итегез.
Нишләп ярамасын, диешәләр Шаһимәрданның гадәтен белгән авылдашлары да.
Сез менә әйтәсез, имеш, җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүеннән көн-төн алмаша. Имеш, ай да аннан һаман бер ераклыкта әйләнеп йөри. Заводта бик зур арканнар ясатып, Җирне башка планеталарга тарттырырга да әйләнми торган итмәскә булмый микән? Кояш гел безнең якка караса, американнарны катырып үтерәбез бит без. Аннан инде капиталистларны узабыз да узабыз.
Лектор аптырашта. Халык мыек астыннан гына көлә. Аның саен кулында фуражкасын әвәләгән Шаһимәрданны, сөйлә дә сөйлә, син беләсең, без караңгы халык, дип котырталар.
Иптәш лектор, көн яктысын арттыруның икенче юлы да бар дип уйлыйм. Айның үзен менә безнең каланча башына тарттырып булмасмы? Якындагы планета яктырак күренә, җылысының җиргә тәэсире зуррак була, дисез бит. Ну әле аңарчы каланча башын яңартырга кирәк, очындагы такталары искерә башлаган. Монысы инде менә авыл Сәвитенә карый, дип, янындагы Саниягә төртеп күрсәтә.
Бу сорауга акыллы баштан ничек җавап бирәсең. Лектор:
Кайтыр вакыт җитеп килә, җавапны икенче килешкә әзерләрмен, ди. Шулай дип әйтә дә бу авылга башка килми.
Әлеге вакыйгадан соң Шаһимәрдан абзыйлары әллә ни гомер герой булып йөрде. Ул үзе лекторның әмрикәннәр хәзер совет ягыннан сугыша. Үзегез әйткәнчә, кояш Җирнең безнең ягында гына торып, аларга караңгы ясасак, ялгызыбыз гына мимечне җиңә алырбызмы дип әйтүен көткән икән.
Кеше арткан саен, борчуы да арта шул. Балет кешеләре ачлыкның ныгын күреп-тоеп килгәннәр, ахрысы. Һәрберсе тормыш авырлыгыннан, ашау җитмәүдән зарлана. Кемгә җитә ул ашау?! Әллә соң алар Мәскәүдә тәмлерәк, җитәрлек ашарга күнеккәнме? Алай дисәң, бик тә ябык күренәләр.
Балетчылар, килеп төшүләреннән берникадәр вакыт узгач, авыл тормышына күнегә башладылар, әмма дә ләкин колхоз эшенә ныклап кереп китә алмадылар. Шуларны, аларга бәйле мәзәк хәлләрне уйлап, Сания лапаска узды. Монда аларның язга чыгасы орлык бәрәңгесе саклана. Инде өй астындагысы беткән, бер-ике ашарлык булса да бәрәңге алып чыгыйм дип авызын ачса, исе-акылы китте: бәрәңгеләр базның бер почмагында гына ята.
Төште. Алмады. Ябылмый яткан бәрәңгеләр өстенә саламны яхшырак түшәде дә кире чыкты. Болай булгач, бакчаңның яртысы да утыртылмый кала дигән сүз. Эшне зурга җибәрмәскә, әйтми калырга да уйлаган иде, әмма яман гадәтнең таралып китүеннән курыкты. Колхоз рәисе белән киңәшеп, районнан тикшерү чакыртты. Милиционерлар мылтыклар белән килерләр, өй саен кереп тентеп йөрерләр дип һич кенә дә уйламаган иде. Бәрәңге артистлар яшәгән бер йорттан чыкты, тик кем аны әлеге ихатага алып кайтканы ачыкланмады. Хуҗалар, эз яшерергә теләп, «үзебезнеке» дип карасалар да, һичкем ышанмады, чөнки бәрәңгене өйдә, карават астында гына саклау гадәте юк иде. Ул елны Санияләр кышны көч-хәл белән чыкты.
Ачлык бер нәрсә, Зәйнулладан хат килми тору ачлыктан да яманрак икән. Әти-әнисеннән барып сорашу да уңайсыз, аңа әле вакытын кайдан табасың. Сания өстәл тартмасындагы папканы алды. Зәйнулласыннан өч ел буе килгән хатларның барысы да шушы папкага җыелган. Кыз аларны көн саен диярлек йокыга ятар алдыннан укый. Кырык беренче елны язган бер хатында ул Константин Симонов исемле рус шагыйре белән бер полкта хезмәт итүен, очраклы рәвештә шигырьләр укыган чагына туры килүен әйткән иде. Шуннан соң бераз вакытлар узгач, «Жди меня» исемлесенең «Правда» да басылып чыгуын язган. Зәйнулла шигырьне күчереп, Саниягә дә җибәрде. Соңыннан кыз аны, «Правда» газетасыннан табып алып, кисеп, әлеге хатлар арасына салып куйды.
Саниянең ишетүенчә, «Жди меня» Валентина Серова исемле бер артисткага атап язылган икән. Ленин комсомолы исемендә төп рольләрне башкаручы ди ул, ә Константин Симонов ул катнашкан спектакльләрнең берсен дә калдырмаган, артисткага гашыйк яшь шагыйрь. Сугыш башланып, фронтка киткәч, әле кырык бернең июль аенда ук, «Жди меня» ны язып, сөеклесенә хат белән салган. Соңрак шигырьне иптәшләренә дә укып күрсәткән. Окоплар буйлап телдән-телгә күчеп йөргән «Жди меня» ны кырык икенең гыйнвар аенда соратып алып, газетада бастырганнар. «Правда» даны саклаганлыгын Зәйнуллага, кайткач, һичшиксез, күрсәтәчәк!