Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 29.

Шрифт
Фон

Сугышка күбрәк яшьләрнең алынган чагы әле. Күп тә үтми, Санияне дә хәрби комиссариатка чакырталар. Ул инде, барам, Зәйнулла янында булам, дип атлыгып тора.

Зөлфирәнең Якуп бабасы шул чагында әйтә:

 И-и, юләр кыз, фронтны да авылның ашлык басуы зурлыгында гына дип белеп, сугышка бармакчы буласың тагын. Бүгенге көндә фронтка китү ут яңгыры астына керү дигән сүз. Командирдан килгән хатны кочаклап яшәргә калачак безгә аннары

 Соң бит

 Соң бит Соң бит дип мыгырданма, синең соңың, чыннан да, соңга калу булмасын. Фельдшерларның сугышта гына түгел, районда да әле бик кирәк чагы. Райком секретаре дустым. Хәлемә керми калмас. Без бу сәвиткә инде өч балабызны бирдек. Әниеңне картлыгында кем карар? Болай да көчкә сулап торган көне. Сугыш озакка китсә, аңа кем терәк булыр? Кайчан да бер мине барыбер алырлар, ичмасам, синең урынга үзем китәргә теләк белдерим.

Якуп Саниянең чакыру кәгазен кулыннан тартып ала да Питрәчкә элдерә. Райком секретаре алдынгылар рәтендә йөргән рәиснең сүзен аяк астына салмый. Баштарак:

 Якуп Яруллович, Сез бит авылда да бик кирәк, Кызыл Армиянең җиңүе кырдагы җиңүләрдән дә тора,  дип караса да, соңыннан ризалаша.

 Ярар, бик теләгәч, Сезнеңчә эшләрбез, Саниянең чакыруын миңа калдырыгыз, анысын уңай хәл итәрмен, туры хәрби комиссариатка китегез дә, үз иркем белән барам дип, гаризагызны языгыз,  ди.

Әти кеше, чыгып барганда, ишек турысында борылып, тагын бер кат сорый:

 Кызымның әнисе янында каласына, сугышка бөтенләй бармаячагына ышанып китә аламмы?

 Китә аласыз,  ди.

Райкомдагы очрашудан соң Якуп, колхозын калдырып, сугышка китсә дә, әлеге сөйләшү тиздән онытыла, һәм инде Санияне кабат хәрби комиссариатка дәшәләр. Ул бу юлы үзе үк туп-туры райком секретарена керә, чөнки әнисе Җәмиләбикә, ире Якупның үле хәбәрен алуга ук, бөтенләй аяктан егыла, аны карарга кеше кирәк була.

Райком секретаре әтисенең йөз чалымнарын саклаган Санияне керә-керешкә танып ала, биргән вәгъдәсен дә искә төшерә. Иңгә-иң эшләгән иптәшенең, сугыш кырына барып җитүгә үк, туган туфрагында ятып калуы аның күңеленә бик тия, үзен бераз гаеплерәк тә сизә. Җаваплы эшләргә алынсаң, бөтенләйгә үк калдырып та булыр иде, дип, Санияне Күнгә фельдшер һәм авыл Советы рәисе итеп билгели.

Кыз, күңеле тулып китеп, әтисенең гел уйламаганда үлүе турында сөйли. Үзеннән өлкән бер кешене ял иттерергә теләп, Якуп аның урынына склад сакларга китә. Шул вакытта дошман ягының артподготовкасы башлана да, бер кыйпылчык Якупның аягына тия. Иптәшләре аны блиндажга алып кайтып сала. Алар чыгып китүгә, блиндаж өстенә снарядлар яңгыры яварга тотына. Якуптан, шулай итеп, берни калмый. Үлемеңне кайдан табасыңны белсәң, үзең эзләп йөрмисең, ди торган була Саниягә әтисе. Үзе эзләп йөргән кебек килеп чыга

* * *

Саниянең эше бермә-бер күбәйде. Ул, җиңелрәк булсын дип, авыл Советына кагылышлы кәгазьләрне медпункт бүлмәсенә кертеп тутырды. Янына әле авырулар килә, әле башка мәсьәлә буенча керәләр. Сугыш вакытында көтелмәгән мәшәкатьләр чыга да тора икән.

Көннәрнең берендә Мәскәүдән балет артистлары килеп төште. Тынычрак җирләрдә яшәсеннәр дип, Татарстанга эвакуацияләгәннәр, имеш. Араларыннан өлкән итеп билгеләнгәне авыл халкына концерт куйыйк әле дип килгән. Куйдылар. Концерт карау гына булмады ул. Чабата-галуштан башканы күрми башлаган халык әллә нинди чүпрәк аяк киемнәрендәге артистларның сәхнәдә, сыланып торган ыштаннар киеп, арлы-бирле сикерүләренең мәгънәсен аңламады да аңламады. Ул гына түгел, авыл буйлап йөрүләреннән дә егылып көләрлек кызык тапты. Балетчылардан берәрсе урам буйлап узса, бөтен бала-чага койма башына менеп кунаклый. Аларның үртәвече шул инде: вәчтеркә, вәчтеркә, олы түтекәй, үзе кеше көлдереп аяк очында йөри. Вәчтеркә, вәчтеркә кебегрәк.

Артистлар, сүзләренең мәгънәсен аңламаса да, үпкә белдереп, Сания янына керә. Кыз тынычландыра, юата, хәл-әхвәлләрен белешә, сорасалар, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

Сугыш башлангач, доклад-агитация белән килүчеләр дә ешайды Күнгә. Шулай бервакыт республиканың танылган галиме килгән. Кояш системасы, андагы планеталар турында кызып-кызып сөйли бу. Ни өчен ел бар: җәй артыннан көз, көздән соң кыш килә; нигә көн белән төн алмаша.

Авылда шундый хәйләкәр картлар була: алар синең белән бәхәскә керми, сорау гына бирә. Зур мәдрәсәләрдә белем алган Шаһимәрдан карт та шундыйлардан иде. Кыр эшеннән арып-талчыгып туры клубка кайткан чагы булгандыр инде, киемен дә салмаган, эш фуражкасын кулына тоткан. Гадәттәгечә, беренче рәткә үк Сания янына килеп утырган.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3