Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 26.

Шрифт
Фон

 Шуннан?

 Берсен алса, Ходай икенчесен бирер, диюем. Тиз арада ир балагыз буласы дип юрадым. Э-э.

 Нәрсә?!

 Ир балагыз, диюем. Син шунда абзарыгыздан чалгы-балта ише нәрсәләр тотып килеп чыктың. Ул йөзеңдәге шатлыкны күрсәң!

Карчыкның сүзләреннән Якупның ирен читләрендә эленеп торган тәмәкесе үк төшеп китте. Иелеп кулына алды, аннан, көтелмәгән сөенеч килгән кебек, йөз яктыртып елмайды. Атасы Ярулла өч кыз исеме әйтеп калдыргач, малай алып кайтмаячак икән Җәмиләбикә дип йөри иде, ялгышкан булмагае. Гашыйкага төш керсә, рас керә инде ул.

Якуп карчыкны йортка да дәшеп тормады, Җәмиләбикә янына кереп китте. Керә-керешкә:

 Тынычлан инде, карчык, улыбыз туачак безнең. Улыбыз!  дип кычкырды.

Өстәл артында еламсырап утырган Җәмиләбикә яшьләрен сөртте. Ул һич кенә дә Якуп кебек бу сүзгә шаккатмады. Әле иртәрәк дип кенә иренә әйтмәгән булса да, авырлы икәнлеген белә иде. Ул кайдан сизенгән диген?! Тәрәзә якка борылды. Капкадан Гашыйка карчыкның чыгып киткәнен күрде. Хикмәт менә кемдә икән!

 Ие шул, урак тирәсендә дөньяга килер дип торам, Аллаһ боерса.

 Алайса, еламыйбыз, нарасыебызны сакларга тырышабыз инде, Җәмиләбикәм, мине алмаштырасы улыбыз бит ул!

 Улыбыз дип

 Анысында шигем юк!

* * *

Зөлфирә тагын бер кат фотодагы Җәмиләбикәгә күз ташлады. Әбисе бабасы сүзләреннән аптырап кала. Беркемгә дә әйтмәгән, эш эшләгәч, авырлы икәнлегем дә беленми, дип йөргән бер вакытта, малай табасың, дип торган бит Якупкае! Урак өстендә туачагы гына эчен пошырган пошыруын. Рәис хатыны дип, караватта бот күтәреп ята алмыйсың, көн дә эшкә чыгасы. Уракта елын елына кем дә булса бала таба

Көзге кыр эшләре башланганда, Җәмиләбикәнең гәүдәсе инде тула, йөзләре сулыгып кала, йөрешләре әкренәя. Көнен төп-төгәл генә каян беләсең, дип, таң тудымы, урагын алып, кырга китә үзе. Әле дә ярый Якуп ул эшләгән басу читендә шалаш кордыртып куя. Таң атар-атмаста идарәгә киткәндә, янына кереп:

 Карчык, ашыгып барма, ашыгып эшләмә. Авырый-нитә башласаң, фельдшерга да, миңа да хәбәр сал, үзең шалашка кереп ят, мин анда урын әзерләтеп куйдым,  дип әйтә.

Син дигәнчә генә буламыни? Җәмиләбикәне, ура-ура, шалаштан еракка киткән бер вакытта тулгак тота башлый. Инде шунда таба атлыйм дигәндә генә, баласы дөньяга килмәсенме?! Урак очы белән кендек бавын үзенә өзәргә кала. Инде кулыма алам дип, җай гына торырга маташканда, әллә кайдан өермә килеп чыга да баланы, күтәреп алып китеп, шалаш кырыена ыргыта. Җәмиләбикә ничек үзе җирдә кала, аңларга да өлгерми. Өермәне юкка гына пәри туе димәгәннәр, күрәсең: ничек килеп чыкса, шулай ук күздән дә югала Баланы якындагы чишмә суында юып, шалаштагы чүпрәкләр өстенә алып кереп салалар. Хатынның үз хәле дә хәл була, көчкә исән кала. Ул елны яңадан уракка да төшә алмый.

Рамнарның уң яктагысында иң үзәктәге фотода әнисе Сәлимәне күтәргән Җәмиләбикә әбисе янәшәсендә басып тора. Яшелчәчелек бригадасының уңышларын теркәп калдырыйк дип, Якуп ул көнне Казаннан фотограф чакырткан була. Алар капкасы турына бер арба яшелчә, җиләк-җимеш килгән. Ул вакытта хезмәт көненә алмасын, суганын, кәбестәсен дә биргәннәр.

Менә бу рәсемдә әнисе Саниянең, үз мәктәпләрен тәмамлап, Шәлегә укырга киткән көне төшерелгән Күндә башлангыч мәктәп кенә булгач, аны бабасы Шәле мәктәбенә җибәргән. Бот буе кыз: «Бармыйм, колхоз эшенә чыгам»,  дип маташканны күргәч, ул түзмәгән. Өзгәләнеп: «Чиләк хәтле буең белән. Син нәрсә, гомереңне ат урынына йөк ташып үткәрмәкчеме?! Шуның өчен таптымыни сине әниең?! Колхоз рәисе була торып, бердәнбер кызымны мәктәптә укыта алмыйммы? Тиздән бар кешегә урта мәктәп тәмамлау мәҗбүри куелыр кебек. Болай үз вакытыңда мәктәбен дә бетерерсең, укырына да китәрсең. Врач булам дип хыялланганыңны оныттыңмыни?!» дигән.

Шәледә ике-өч ел элек кенә җидееллык мәктәп ачылган була. Бабасы Якуп, аларның башлангыч мәктәбе дә революция баласы, синең белән кордаш диерлек, дип сөйләнергә ярата икән. Район җиренә барасы итмәгән, Сания исемле үсмер кыз шунда киткән. Утыз дүртенче елның көзеннән утыз җиденең язына кадәр гомере Күн белән Шәле арасын таптап узган аның. Зәйнулла атлы егет белән кулга-кул җитәкләшеп узган

* * *

Әле беренче елны авылына тәүге кайтуында ук юлы Зәйнулланыкы белән туры килгән иде Саниянең. Күндә туганнары бар икән дә, сыйныфташы белән кайтып, шуларны күрәсе, әти-әнисеннән сәлам җиткерәсе, имеш. Сания соңыннан аңлады. Туганнарны күрү бер сәбәп кенә булган егеткә

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3