Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 25.

Шрифт
Фон

 Атлар сабанда, кешеләр кырда инде,  дигән ул.  Хуҗаны озатып калдылар да туры эшкә киттеләр. Фельдшер кызны чакыртсак кына. Ичмасам, үлгәнлеген раслап, язу язар. Әле бит безгә ата-анасы каршында җавап та тотасы.

Саниягә ияреп килгән фельдшер да нишләсен. Ак җәймә кебек агарып калган кызга нашатырь иснәтеп караган да, тын да алмавын тагын бер кат раслагандай:

 Үлгән инде,  дип куйган.  Менә нәрсәдән үлгән әйталмыйм.

Халык кырдан кайтканчы, кич җиткән. Әле съезд ике-өч көн барасы, ди. Якуп белән Җәмиләбикәне көтсәң, мәет бозылып бетмәгәе дип уйлап, икенче таңда, юып, башкасын да җиренә җиткереп, Сәлимәне кабергә иңдергәннәр.

Зөлфирә, әбисе рәсеменең кыршавын тагын бер кат сыпырып:

 И Ходаем, һәрберегез Аллаһның сөеклеләре булып бу дөньяны кичкән булсагызчы,  диюдән башка сүз тапмады.

* * *

Сәлимәнең үлеме белән инде Якупның үз күңеленнән генә түгел, гаиләсеннән дә тынычлык-тынгылык китте. Кеше исемендә әллә, чыннан да, бер-бер мәгънә булган инде, дип уйлый торган иде хәзер үзе дә. Тик шунысын аңлый алмады: нинди чир, нинди сәбәп белән уйламаганда-көтмәгәндә ташлап китте соң Сәлимә аларны? Михаил Иванович Калинин кулыннан грамота алганда йөз балкытып кул кыскан, рәхмәт укыган Җәмиләбикәне кабергә кертер өчен микәнни бу хәлләр? Көн дими, төн дими, башын бәрә-бәрә елауда. Әлеге грамотаны тураклап мич авызына ыргыткач, туктаусыз такмаклаган иде хатыны:

 «Калинин бабай» да «Калинин бабай» дип аңгырайттың. Казанга ул килгән саен, гаиләбезгә бәхетсезлек керә. Унтугызынчы елны, халыкны фронтка яздырып йөреп, әткәйнең ике улын үзе белән алып китте. Икесе дә шулчакта ук мәгънәсез сугыш кырында ятып калды. Бер безнеке генә кырылганмыни?! Кеше рәнҗешен күтәреп йөри торган карт ул, бер дә Хозыр Ильяс түгел!

 Ярар инде, Җәмиләбикә!

 Нәрсәсе ярар?! Үзеңнең кызыңны югалткан чакта да авызыңны ачарга куркып утырмасаң! Үлем козгыны ул Калинин дигәнегез!

 Ак Колчакны кемдер җиңәргә тиеш иде бит

 Аларга кирәк, алар җиңсеннәр дә! Сәлимә кемне җиңеп, кем өчен җан биргән, алайса?!

Якуп дәшмәде. Әйтер сүзе бар иде югыйсә. Мондый чакта сүзләр артык икән. Калининны юри генә яклап маташканын белмимени аның хатыны, белә

Уты инде сүрелгән, җылысы кузыныкы гына иде учакның. Җәмиләбикә көч түгеп еллар дәвамында кырда эшләп алган грамота кузыларга җан өргән кебек булгач, секунд эчендә куырылды да калды. Кемгә бирелгән ул, нигә бирелгән инде һичкемгә кызыксыз, юка көл элпәләре үзләре дә беркемгә кирәк түгел иде. Якуп юшкәне этеп куйды да мич капкачын япты, Җәмиләбикәсен җилкәсеннән кочаклап, караватына таба атлады:

 Ят әле, карчык. Ят әле, тынычлан.

 Тынычланырсың монда! Күз нурларыңны түгеп үстергән балаңны югалт та!

Әле кичә генә зур бәйрәм табынында Лаешның райком секретаре: «Минем иң алдынгы кызны, Җәмиләбикә Мөхетдиновна, Сез генә җиңә алырлык икән Татарстанда, бәхетләр телим үзегезгә!» дип, аңа хөрмәт күрсәтеп, яхшы сүзләр әйткән булды шушымы бәхет?! Бәйрәмләп йөреп, балаңның мәетен дә күрми калу бәхетме? Ире кочагында басылыбрак киткән хатын, караватка утыргач, чәчләрен йолкып еларга ук кереште. Һичничек тынычландыра алмагач, Якуп, чигүле капчыктагы махрасын алып, ишегалдына чыкты. Ичмаса, баскыч төбендә тәмәке төреп, уйланып утырыр. Их, Гашыйка карчыкны тыңлаган булсачы! Әллә бер-бер җаен табып, Сәлимәсен саклап та калыр иде. Шулай дип уйлавы булды, капкадан Гашыйка үзе күренде:

 Бик бетеренмәгез инде, күршекәйләрем, Алланың язганы булмый калмас.

 Ничек бетеренмисең, Гашыйка түти?

 Җиңелдер дип әйтмим. Алай да Әле менә тагын бер төш күрдем,  дип сөйли генә башлаган иде, Якупның инәлүле карашыннан туктады. Кулларын әле анда, әле монда куйды, алъяпкыч итәкләрен бөтәрләгән булды, аннан кесәсенә тыкты. Әйтергә дип кергәч әйтә инде Гашыйка. Менә ни әйтер анысын үзе белә дә Алла белә, төш белә

 Якупҗан, матур төш бит, сөйләп бирим инде. Хатының Җәмиләбикә кетәклектән йомыркалар тотып чыгып бара иде. Болары орлыксыз, чуар тавык астында калганының чебие бар, җәй җиткәч, чирәмлектә йөгереп йөргән чебиләргә карап утыруы күңелле була ул Якуп белән миңа, ди. Э-э.

 Шуннан?

 Берсен алса, Ходай икенчесен бирер, диюем. Тиз арада ир балагыз буласы дип юрадым. Э-э.

 Нәрсә?!

 Ир балагыз, диюем. Син шунда абзарыгыздан чалгы-балта ише нәрсәләр тотып килеп чыктың. Ул йөзеңдәге шатлыкны күрсәң!

Карчыкның сүзләреннән Якупның ирен читләрендә эленеп торган тәмәкесе үк төшеп китте. Иелеп кулына алды, аннан, көтелмәгән сөенеч килгән кебек, йөз яктыртып елмайды. Атасы Ярулла өч кыз исеме әйтеп калдыргач, малай алып кайтмаячак икән Җәмиләбикә дип йөри иде, ялгышкан булмагае. Гашыйкага төш керсә, рас керә инде ул.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3