Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 27.

Шрифт
Фон

Зәйнулланың кардәшләре икенче урамда яши иде. Күңеленә әдәплелеге белән хуш килгән, зәңгәр күзле, аксыл чәчле озын буйлы классташ егетен иң башта, үзләренә алып кереп, чәй эчерергә булды Сания.

 Зәйнулла, әйдә, безне дә күреп кит, бу вакытта әни өйдә була торган иде, чәйләрбез дә, мин сине туган апайларыгызга үзем үк озатып куярмын,  диде кыз, капка төпләренә җитәрәк.

Керәсенә ышанып ук дәшмәгән дә иде Сания, егет шунда ук риза икәнлеген әйтте. Келәне күтәргәч, кече капканы ачып, кызны эчкә кертеп җибәрде дә аның артыннан чолан ишегенә таба атлады, бара-бара үзе ишегалдын күзәтте.

Эчендә карлыган куаклары утыртылган кечкенә бакчалы иркен ишегалды иде бу. Түгәрәкләп ясалган түтәлләрдә көзгә кереп саргаешкан үлән-гөлләр. Берән-сәрән чәчәкләре калганнары да бар. Капкадан йорт ишегенә, аннан инде сарай-мунча ише җирләргә агач тротуар илтә. Як-яклары кызыл кирпечләр белән бизәкләнгән юлларны көн дә агартып юганнары күренә. Җете сары такталарны пычратып басуы да бераз кыенрак

Санияләрнең болдыры аеруча матур икән. Сары, яшел, кызыл буяуларга буялган. Бу урамда коймалары буялган албакчалар бүтән булмады кебек югыйсә, ә боларның болдырларына кадәр балкып тора.

 Матур да инде сездә, Сания!

 Хуҗаның кем икәнен беләсең килсә, башта үз каралтысын кара, ди бит әти.

 Якуп абый, алайса, яхшы хуҗа!

 Ул башкача була алмый.

Саниянең әнисе, чыннан да, өйдә икән. Коймак пешереп, кызы кайтканын самавыр артында көтеп утырган чагы иде Зәйнулла кунак сыена эләкте. Балалары чыгып киткәндә, әни кеше:

 Тәртипле йөрегез, кеше теленә керерлек булмагыз,  дип калса да керделәр, авылда кем турында да сүз сөйләнми тормый аның өчен гаеп эш эшләүнең дә кирәге юк.

Шул күрүеннән Зәйнулла бу өйне үз итте, атнасына ике булмаса бер сугылып, Сания, әти-әнисе белән түгәрәкләнеп чәй эчәргә гадәтләнде. Соңрак егетнең әти-әниләре дә Күнгә ешлады, килгәндә-киткәндә, алар да Якуп йортының кадерле кунагы булды.

Телгә керү дигәннән, иң башта мәктәптә Зәйнулла Сания белән йөри икән, дигән сүз китте. Аннан күннекеләр, Санияне Шәле егете озата икән, дип сөйли башлады. Ул да булмады, әлеге хәбәрләр бөтен Шәлегә таралган. Анда инде ишеткән белән генә канәгатьләнмәделәр, үзләреннән дә өстәделәр. Кайберәүләргә Саниянең Зәйнуллаларга кереп-чыгып йөргәне охшамаган, икенчеләр Зәйнулланы аларга барып йөргәне өчен гаепләде. Бу сүзләргә, кыек авыздан ишетелгән имеш-мимешләргә ни Якупның, ни Зәйнулла әти-әниләренең исе китмәде. Якуп Җәмиләбикәсенең кайвакыт:

 Туктамасалар туктамадылар инде балаларны чәйнәүдән, тәмам Таһир Зөһрә ясап бетерделәр,  кебек сүзләр әйтеп куюына да кул гына селти иде:

 Тапкансың борчылыр нәрсә! Сөйләрләр-сөйләрләр дә арыгач туктарлар, аңарчы гайбәт өчен башка кешеләр табылыр.

Бу чакта, вәгъдә балдаклары алышынмаса да, ярәшү мәҗлесләре уздырылмаса да, ике гаилә дә балаларының бер-берсен яратканына ышанган, үзара тиң күрешкән һәм, дуслашып, кода-кодагыйлы уйный башлаган иде инде.

Парлашып йөрүләргә дә бер чик куелды. Мәктәпне тәмамлауга, кыз белән егет икесе дә Казанга, әмма төрле уку йортларына китеп барды. Зәйнулланың исәбе хисапчы, Саниянеке фельдшер-акушер булу иде.

Казан фельдшер-акушер мәктәбенең, Медфармаполитехникумыннан 1936 елда гына аерылып чыгып, эшен җайга салып кына яткан чагы булган икән. Кыз башта, фармацевтлар әзерләүче уку йортына керимме әллә, дип уйлаган иде. Зур Кызыл урамындагы элекке Шумкова гимназиясенә килеп җиткәч, ишек өстендәге язуга карап икеләнеп калды. Аннан, бер-бер карарга килгәндәй, кызу-кызу атлап, шәһәр үзәгенә юл тотты. Әтисе М. Җәлил Бауман урамнары кисешкән җирдә үкме, шул тирәдәрәкме фельдшер-акушер мәктәбе дә бар дигән иде. Әлеге бинаны табып, ишегеннән тәү кат кергәндә, кызның йөрәге чыгам-чыгам дип типте.

Сания бу уку йортын сайлап ялгышмаган. Андагы тәртипләр, уку-укыту күңеленә бик ятты. Җитмәсә, үзәктә укыгач, эш буенча барганда, әтисе дә еш күргәли, күргәч инде, күчтәнәчен-бүләген калдыра, концертына, спектакленә алып бара.

Театр дигәннән, Сания үз гомерендә беренче тапкыр спектакльне Шәле авылында карады. Утыз өчнең ноябрендә, кыр эшләрен тәмамлап, укулар башлангач килде артистлар. Ударник колхозчыларның әлеге дә баягы Сәлимә үлеменә сәбәпче Беренче Бөтенсоюз съезды карары белән атаклы драматург Кәрим Тинчурин Казанда академик театрның күчмә филиалын оештырган икән. Шулар Шәлегә «Булат бабай семьясы» исемле спектакль белән килгән. Гөлсем Болгарская, Әзәл Яһудин, Гөлсем Камская кебек артистларны күрер өчен, әтисе белән ай саен театрга барырга да риза иде Сания!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3