Якуп карчыктан, аның иркәләп, кешелексез итеп үстергән явыз комсомол малаеннан көлсә дә, үзе дә гел шулар тирәсендә, колхоз төзүчеләр арасында йөрергә тырыша, чөнки бар курыкканы әтисенең мулла икәнлеген бер дә бер исенә төшерүләре.
Комсомол активы да, партиянеке дә Якупка артык бәйләнмәде. Утызынчы елларда Ярулла мулланың кечкенә авыл мәдрәсәсендә дин сабагы алган яшьләрнең кайсы кая таралып бетте, комсомолда йөргәннәренең күбесе совет мәктәбе укучылары иде инде. Эреләнгән, миһербансызланган Заһир исә Казанга зур эшләр майтарырга дип китеп барды. Китте дә кайтмады. Гашыйка карчыкның тәрбиясе Якуп гаиләсенә төште. Җитмәсә, Якупның эшләре гел уңга таба гына китте. Калада курсларда укытып кайтаргач, җир рәтен яхшы белә дип, колхоз рәисе итеп үк куйдылар үзен.
Сания белән Сәлимәне әтиләре бер дә башкалардан аерып үстермәде, чәчүдән дә, урактан да бер көнгә дә калдырмады. Мулла бабалары олы атлар узарга дип ясаткан капка аслары бик биек иде. Кызлар кысыла-кысыла шуннан чыгып, таң тишегеннән, әле әти-әниләре торганчы, капкалар ачылганчы ук, кырга йөгерергә гадәтләнде. Әтиләре уракта беренче булуларына сөенсен, имеш.
Уңга китте дисәң дә, колхоз төзеп ятканда, ничек барысы да шома гына барсын. Һич көтмәгәндә, югарыдан иманнан һаман да ваз кичмәгән авылда дуңгыз фермасы ачарга боерык төшерделәр. Ничә тапкыр халыкны клубка дәшсә дә, эшне белеп алган кешеләр җыелышка килмәде. Кушканнар икән, килсәләр дә ачыласын, килмәсәләр дә ачасын бик яхшы белә иде Якуп. Халык каршында яхшы атлы булып калырга гына теләде. Эштән кайткан чагында туган тиешлеләреннән берәү, каршысына чыгып, мулла малае башың белән нәрсәгә алынасың, әтиең каберендә әйләнеп ятар инде, дип әйтеп ташлагач кына, бу хәлләргә үзенең дә чын-чынлап эче поша башлады. Пошса поша, нишлисең, ферманы төзергә, эшләргә кешесен табарга, тапмаса, мәҗбүр итәргә кирәк иде.
Җыелышка кеше китерә алмаудан югалып калган кебек булса да, Якуп кинәт ныклы карарга килде, икенче көнне үк үз абзарларына дуңгыз алып кайтып япты. Минем үрнәгемдә башкалар да чучка асрамаслармы, дип уйлады. Чучка асраган Якупны яшен дә сукмады, чир дә алмады. Башта артында «хәсис» дип әрләгән халык та басылды. Ферма төзелеп беткәч, карарга төшүчеләрне табу авыр булмады. Карчыгы Җәмиләбикә генә, йокларга яткан саен, йокы догасы артыннан: «И Ходаем белер-белмиме, куркуданмы, яшәү өченме эшләгән гөнаһларыбызны үзең кичер инде», дип әйтергә гадәтләнде. Якупның моңа ачуы чыга, карчыгын үзенә төрттерә дип саный, әмма дәшми иде.
* * *Зөлфирә әнисе яшәгән мичле бүлмәгә чыкты да пыялалы рамнар эчендәге мактау грамоталарына карады. Рамнарның ырмауларыннан сыпырып-сыпырып куйган булды. Әбисенең кул җылысын, агызган яшь татын тоярга теләгән кебек иде ул. Рамнарның берсендә ап-ак кәгазь бите генә. Бабасы үз куллары белән: «Бу урында Калинин грамотасы торырга тиеш иде», дип язып куйган. Кызык кеше дә булган инде Якуп. Грамота юк, урыны бар.
Янәшә рамда саргаеп беткән газета кисәге. 1933 елның 16 маенда Калининның өченче тапкыр Казанга килүе турында хисап-хәбәр язылган анда. Алдынгы татар колхозчыларының съездына килгән икән. Дзержинский һәм Чернышевский урамнары башындагы циркта ачкан ул съездны. Якуп белән Җәмиләбикәне дә чакырганнар әлеге җыелышка. Авыл тегүчесеннән бик матур киемнәр тектереп, парлашып, тарантаска җигелгән атларда киткәннәр. Бөтен авыл кул болгап озатып калган.
Якубы урыннарны җайлап Җәмиләбикәне дәшәргә торганда, артбакча капкасыннан гына лапас аша ишегалдына әлеге дә баягы Гашыйка карчык килеп кергән. «Бүген яман начар төш күрдем, зинһарлап әйтәм, беркая да чыгып китмәгез, йортыгыз өстендә козгын кычкыра иде», дигән.
Җәмиләбикәнең ишектән чыгып килүе икән, чүт йөрәк өянәгеннән егылмаган. Колхоз рәисе Гашыйка сүзенә дә, хатыны хәленә дә карый алмый. Берсенә усал итеп җикерсә, икенчесен күтәреп алган да тарантаска утырткан. Аннан йорттан җылы чәй алып чыгып эчерткән дә, хатынының рәтләнә төшкәнен күргәч, атларны Казан юлына юырткан.
Гашыйка карчык чыгып китмәгән. Тиз генә өйгә кергән. Бераз каранып торгач, түрдәге балалар бүлмәсенә йөгергән. Нинди хәсрәт китерәсен ап-ачык күрсәткән төшен Якуп белән Җәмиләбикәгә сөйләп бетермәгән икән. Ул килеп кергәндә, кызларның Сәлимә исемлесе ут кебек яна, су да сорарлык хәле калмыйча, иреннәрен көчкә кыймылдатып ята, ди. Карчыкның кулга алуы булган, тирән итеп бер генә сулаган да җан биргән. Гашыйка Санияне уяткан, Казанга кеше җибәрегез дип әйтергә авыл Советына йөгерткән. Сабан эшләренең иң кызган бер чагында, анда кизүче Нигый карттан башка кем булсын?!