Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 23.

Шрифт
Фон

 Аллаhум-магфир лихаййинә, вә мәййитинә, вә шаhидинә, вә гаибинә, вә сагиринә, вә кәбиринә, вә закәринә ва унсанә. Аллаhуммә мән ахәйтәhү миннә фаахйиhи аляль-ислям, ва мән таваффәйтәhү миннә фа-тәвәффәhү аляль-иман.

Аш бүлмәсендә Газзәбануының ире артыннан доганың мәгънәсен үзе аңлаганчарак кабатлаганы ишетелде:

 И Ходаем, без исәннәрне һәм үлгәннәрне, яшьләрне, картларны, ирләрне һәм хатыннарны гафу ит. Исәннәребезгә ислам динен тотып, иман белән үләргә язсын.

Ярулла мулланың моңа бик күңеле булды. Йөзе яктырып китте. Торды, тагын бер көч туплап, баскычтан югары катка таба атлады. Өстә, мулла үз кулы белән ясаган бишектә, төпчек улының беренче кызы Сәлимә ята. Шуңа бер күз салып кына төшәсе иде. Татлы йокысыннан да уятмыйча гына. Сәлимәгә исемен, азан әйтеп, үзе кушты, исән-имин яшәсен, гаиләгә тынычлык алып килсен, дип теләде. Алла боерып, икенче балалары да туса, анысын Сания дип йөртерләр. Өченчегә Салисә бик килешле. Үзара охшаганнар да, мәгънәләре дә туры килә.

Олы улларының киленнәре яман зәһәр телле булып чыкты. Шулардан гаҗизләнеп беткән Ярулла, барысын аптыратып, яшь килен кызлар алып кайтсын иде дә карусыз, иманлы балалар итеп үстерсен иде дип теләде.

 Ир кеше ул теләмәсме?  дип сораган Якупка:

 Җир өчен малай табу заманнары үтте. Сәвиткә кызың ни дә, улың ни, барысы да тигез, барысы да сугыша, барысына да эшлисе,  дип кенә җавап бирде.

Ярулла мулланың теләгәне кабул булды. Якуп хатыны Җәмиләбикә рәттән ике кыз китерде. Нәрсәне уйда тотсаң, шул килә икән. Әле Сәлимә тәпигә басканчы ук, егерме беренче елның көзендә Ярулла мулла якты дөнья белән саубуллашты. Улы Якуп башта бик кайгырса да, еллар узгач сөенде, муллаларга рәт бетәр алдыннан үз үлеме белән үлде, Себер сазлыкларында батып калмады, балабызга да хәер-фатихасын бирергә өлгерде, дип уйлады. Әле ярый үзе дә акылсыз булып чыкмады. Ярулла вафатыннан соң ике катлы йортны тиз генә сүтте дә ишегалдының түренә җыйнак матур йорт өлгертте. Мулла-байларга гына түгел, хәллеләргә дә көн бетеп бара иде.

Инде егерме икенең көзендә, Сәлимәгә сеңел алып кайткач, бәби бүләге керткән күрше Гашыйка карчык:

 Әтиегезнең үлеме юкка булмаган, шушы тирәдә бала туасы елны да, туганнан соң ел эчендә дә нәселнең олы кешесе дөньядан китә, дип әйтеп ташлады.

Урам сазлыкларының төннәрен чирый башлаган чаклары иде. Октябрьнең соңгы көне. Карале, Сәлимәнең яше тулганны гына көткән икән бабасы Ә менә Сания туганны көтеп алмаган Сабырлыгы белән шаккатырган гына түгел, кайвакыт эчеңне дә пошырган Якупның һичкем көтмәгәндә карчыкка ачуы чыкты.

 Гомер бакый әти дин сүзе белән агулады, синеке инде бөтенләй башка сыймый, хәзерге заманда кеше көлдереп, булыр-булмас нәрсә сөйләп утырма!  дип, бер гаепсез Гашыйка түтиләрен тиргәп үк ташлады.

Күршесенең хәтере калудан битәр, йөрәген хәвеф басты, ахрысы. Бәбәйне күрсәтерләрме-юкмы дип, бер генә булса да карыйсы килеп кергән иде, арткы чоланнан чыгып, бәрәңге бакчасы аша үз ихаталарына шыпырт кына шылды. Комсомоллар башлыгы булып йөргән улы Заһирга гына әйтмәсә ярар иде Якуп дип коты алынган, имеш. Бераз тынычлангач, кичке эңгер-меңгердә иренең чыгып киткәнен күреп калган Гашыйка Җәмиләбикә ахириенә:

 Эш зурга китсә, мин әйтмәдем, син ишетмәдең, дип керде.

Якуп соңыннан бу кыланышына үзе дә аптыраган, бәби мәҗлесендәге хәлләрне тәмам оныткан да иде. Җәмиләбикәсеннән Гашыйка сүзләрен ишеткәч көлде генә:

 Малае комсомол башлыгы, үзе әле дин, әле сихер дип йөргәнгә генә әйткән идем. Җитмәсә, ырым-шырымы, күрәзәсе белән йөрәккә шом сала да тора. Башына бер кайгы китергәнмен икән бичараның. Алай да Үз малаеннан да курыкмаса.

 Куркырсың да: стеналарына «Комсомоллар ярсына, буржуйлар өстәл астына!» дигән язу кадаклаган бит.

 Нәрсәсен шаккатасың аның! Авыл Советының ишек өстендә «Төбәргә, атарга!» дигән плакат тора. Астында капкорсаклы бай белән җитәкләшкән чалмалы мулла рәсеме.

Карчык кичен яңадан тәмле ризыклар пешереп керткән. Җәмиләбикәнең, балалары туып та, сөт имезгәндә дә, теләгәнен түгел, чын-чынлап туйганчы да ашаганы юк иде, карчыкка рәхмәтләр укып, бар сыеннан авыз итте. Якупка да, Саниягә дә өлеш эләкте. Гашыйка тынычланып, күңеле булып чыгып китте.

Якуп карчыктан, аның иркәләп, кешелексез итеп үстергән явыз комсомол малаеннан көлсә дә, үзе дә гел шулар тирәсендә, колхоз төзүчеләр арасында йөрергә тырыша, чөнки бар курыкканы әтисенең мулла икәнлеген бер дә бер исенә төшерүләре.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3