Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 22.

Шрифт
Фон

 Соң?..

 Сау бул, Зөлфирә, әниеңнең үзен генә ерак юлга җибәреп булмас, мин озатып барырга ниятләдем әле, ди.

 Теге Шәле Зәйнулласымы ул?

 Ул булмый кем булсын?! Кеше көлдереп, мәет өстенә килеп кермәсә ярар дигән идем

 Мәрхүм белән хушлашырга килгәннән кем көләр?..

Зөлфирә Лотфулла әйткәннәрне колагына да элмәде, үз сүзе сүз иде.

 Әтигә читен булыр бит, монда гына кал инде, саубуллаш та, Зәйнулла абзый, дим.

 Ну-у?..

 Үпкәләде. Сания узган капкаларның соңгысы да ябык микәнни миңа, ди. Ни дип әйтергә дә белмәдем шуннан соң. Әни артыннан ашыга-ашыга китеп барды. Торып утырдым. Яңадан ятарга курыктым.

 Әбине озатырга ул да килгән икән дип карап узган идем үзенә. Эчкә кермичә, басу ягындагы койма буенда моңаеп тора иде. Таякка калган инде. Дәшәргә кыймадым.

 Төштә таяксыз. Барысының да яшь чаклары. Син әйтмәсәң, ул турыда уйламаганмын да.

 Да-а-а. Ул да килгән. Ярты авыл килгән дип шаккаттылар. Кендек әбисенә ярты авылың түгел, бөтен авылың белән килсәң дә ярыйсы. Шәледән алып Шәледән Зәйнулла абзый килсен дә.

 Килгән, дисең, алайса Зиратка, дисең Кай арада ишеткән ул бездәге хәлләрне? Кем белән килгән икән? Җанының әллә нинди серләрен алып китте әни

 Һм

 Зәйнулла абзый  дип, ачылып китеп, Зөлфирә нәрсәдер сөйли генә башламакчы иде, туктап калды артыгы ычкынмагае.

 Зәйнулла абзыйга ни булган? Гомер буе көткән инде ул аны. Көткән. Көтеп ала алмаган

 Ярар, ят, йокла, мин үз бүлмәбезгә чыгып утырыйм.

Зөлфирә йокы бүлмәсенә чыкты да, торшерны гына яндырып, кәнәфигә барып утырды. Өйдә салкынчарак иде. Җилкәсендәге шәлен рәтләп куйгандай итенде. Эче пошканда, арып киткәндә, бүлмә почмагындагы иске кәнәфидә ял итәргә гадәтләнде. Сугыштан кайткач, өйдә бернинди җиһаз юк дип, әтисе ясаган иде аны. Инде әллә ничә еллар сарайда муртаеп яткан кәнәфине әнисе вафатыннан соң алып керде дә, төбенә яңа мамык җәеп, чәчәкле гобелен белән тышлады Зөлфирә. Өр-яңа булды да калды. Урын яңа кебек тә, уйлаткан уйлары һаман бер

Кәнәфигә утыргач, Зөлфирә үзен медпункттан арып кайткан әнисе кебек хис итә. Ул да бит, чишенгәндә җилкәсенә ишелеп төшкән шәлен, тузгыган чәчләрен дә рәтләп тормыйча, каракүл якалы пәлтәсен ишек катындагы кадакка элә дә бу бүлмәгә уза башта утырып хәл ала иде. Гомер ахырынача диярлек эшләде бәгырь. Мәңге пенсиягә китмәс кебек иде. Китте Аннан соң нибары биш ел вакыт узгач

Уйланып утырганында бүлмәсенә керсә, әнисе кызына карар да иреннәрен әкрен генә җәеп елмаер, янына ук килсә, аркасыннан кагып яратып куйган булыр. Аның ачылып киткән вакытларында Зөлфирә идәнгә, нәкъ аяк башларына елышса, хәл-әхвәлләре, күңелендәгесе белән уртаклашыр. Арып кайткан әнисе һәрчак сөйләшергә дә атлыгып тормас. Берни сөйләмәсә дә, Зөлфирә аның ни уйлаганын, шул уенда кайларда йөргәнен, дөньяның кай почмакларын әйләнгәнен, күңеле белән кемнәрне йөреп чыкканын белә иде.

Мең булмаса йөз ишеткән хикәят иде Сания Зәйнулла тарихы. Ишеткән, әмма башкаларга ачып салмаган тарих. Икәүдән-икәү генә калган көннәрнең сүз башы Әллә Зәйнулла белән Саниянең башкалардан яшереп тотарга теләгән серләреме? Өч, дүрт, ничә (?) кеше белгән, беләсе татлы-яшьле сер Әллә соң Ярулла мулла гаиләсенең гыйбрәтле елъязмасыннан коелып төшкән битләр идеме ул?..

Әтисенең бабасы Ярулла турында Зөлфирә ишетеп кенә белә. Карале, үз бабасы Якупны да күрмәгән ләбаса ул! Күн авылының чибәре Җәмилә әбисенең генә рәсемнәрен карап утырганы бар. Әнисе, тузмасыннар дип, сандыкның эчке тартмачыгында гына тота торган иде. Гаилә альбомына алып куясы булыр әле. Әгәр бүген кем дә кем аннан, кара кәнәфигә кыңгыр ятып, ни хакында, кемнәр хакында уйлыйсың дип сораса, Сания Зәйнулла тарихын Зөлфирә Якуп бабасы белән Җәмиләбикә әбисе язмышын сөйләүдән башлар иде. Әллә алгарак китепме?..

* * *

Ярулла мулла ике катлы йортның өстәге агач бүлмәләренә бик авырлык белән менә башлады. Картая, бөтенләй таякка калмагае. Аягына читек өстеннән кигән галушлары да авыр, мәчеткә кадәр чак өстерәп бара. Өстерәп бара, өстерәп кайта.

Баскычның уртасына җитәрәк, җилән итәкләрен кайтарып куйды да ял итәргә утырды:

 Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Алланың биргәненә шөкер.

Карчыгы Газзәбануның да тез башлары авырта, соңгы вакытларда өске катка бөтенләй күтәрелми башлады. Җегәре, кызулыгы китте, кулыннан аш төште, мич кырында бала-чагага күз-колак булып утырудан ары бернигә ярамый. Бала-чага дигәннән, алары да килүен сирәгәйтте. Ике улын да, советлар эзәрлекләвеннән куркып, үз теләкләре белән сугышка китәргә өндәгән иде Ярулла карт. Ялгышты. Китүен киттеләр, кайтмадылар

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3