Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 21.

Шрифт
Фон

2013

Көтәрсең бит?!

Питрәч районы халкыннан, авыл исемнәре аталса да, геройларның прототипларын эзләмәвен, тормыш аналогияләреннән чыгып, повестема чып-чын тарих дип карамауларын үтенәм.

Автордан

Әллә нинди шомлы төн булды бу. Зөлфирә бер торды, бер ятты. Ятса, юньләп йокыга китә алмады, торса, башы тәмам айнып бетмичә, исәрләнгән кебек, йокы бүлмәсе белән аш-суныкы арасында арлы-бирле йөренде. Соңгы тапкыр торганында ишек өстендәге сәгатькә караган иде, әле һаман өч икән. Әйтәм җирле, өйдә бик караңгы, дип уйлады. Кайда гына соң Лотфулласы?..

Нишләргә белмәгәннәнме, йокысызлыгына сәбәп итепме, баш даруы алып эчте җан тынгысызлыгы үтмәде. Аптырагач, бер эш булсын әле дигәндәй, тамагына валчык узарлык түгел бер вакытта, олы чәйнеккә тум-тутырык су салып, газ плитәсенә кайнарга утыртты. Утыртты да онытты.

Зөлфирә плитәгә тамган суның чыжылдавыннан гына айныды. Терәкле урындык аркасына ятып, тагын оеган икән. Ашыгып-кабаланып, газны сүндерде дә, үзе яратканча, сөтләп чәй ясады. Башка бер чакта ирененә дә тидермәгән әче лимун кәнфитен, тәм китермәсме дигән булып, ябышкан кәгазеннән тырыша-тырыша әрчегән иде, кабып та карамады яңадан төрде дә бәллүр савытына салды.

Чишмә суында парланган кыйммәтле һинд чәенең бернинди тәмен тоймады Зөлфирә. Бер йотым гына эчеп карады да кәсәне өстәл уртасына этте. Аннан, төн уртасында нинди гадәтсезлек бу, дип сөйләнә-сөйләнә, ял бүлмәсенә чыкты. Ут яндырмады. Ире Лотфулла телевизор караган җиреннән генә йокыга киткән икән. Хатын учындагы күзлеген сак кына алды да әле һаман сөйләп торган экранны сүндерде. Туктале, ник болай сак кылана?! Кинәнеп гырларга ук керешкән Лотфулланың яңагына кул аркасын куйды. Ир беравык тын калды, әмма озак та үтмәде, тагын да ныграк яңа көч белән гырларга тотынды.

 Тор әле, Лотфулла, тор!

Кичтән салып кайткан ирнең йокысы нык иде. Ишетмәде.

 Тор әле, сөйләшик әле.

 Иртәгә, карчык, иртән сөйләшербез,  дип, борын астыннан гына мыгырдады Лотфулла. Зөлфирәнең җилкәсеннән селкетүенә ул инде уянган, кичә эчкәненә бәйләнмәкче, ахры, дип уйлаганга гына, йоклаган булып кылана иде.

 Тор инде, Лотфулла, сөйләшик инде,  диде Зөлфирә кабат.  Әллә нигә эч пошып тора.

 Дару эчеп кара.

 Эчтем, булышмый.

 Бер ягыңда йоклый алмасаң, бисмиллаңны әйтеп, икенче ягыңа әйләнеп ят.

Зөлфирәнең хәтере калды. Кайдан чыккан мулла песие: «бисмилла» дигән була, авызыннан махмыр исе килеп тора. Әниләрен күмгәнгә кырык көн дә тулмаган берчакта. Арба ватылса утын, үгез үлсә ит бу Лотфуллага. Тәрәзәдән төшкән ишегалды утында иренең күзләре йомык икәнлеген күрде. Йоклап ятарлык төн идемени бу?! Йөрәген йон баскан нәрсә!

 Торып утырмасаң, хет күзеңне ачып тыңла инде, ә?! Әнине төштә күрдем.

 Уйлагач керә инде.

 Ул син генә бер нәрсә турында да уйламыйсың.

 Уйламый дип Бар эшне үз вакытында эшлим мин. Төшеңә керсә, әби сәдака өмет итәдер, таңнан ук Галиябану түтигә сөтенме, йомыркасынмы кертерсең.

 Сәдаканы бу арада аз бирмәгән. Эш андамыни?

 Алайса, нәрсәдә? Үзең дә яхшы белгәч, нигә мине төн ката уятасың?!

 Үз урыныңа чыгып ятсаң дип.

 Ул урыннан әле үзең дә минем янга килгәнсең

 Җан тыныч түгел Шул төш аркасындадыр инде Әнине күрдем, дим бит. Әти мәрхүм белән Зәйнулла абый да аның янында иде

 Ну-у

 Соңгы ятканымда күземне йомуым булды, тагын әни аның белән, авылдан чыгып, зират юлына борылганбыз, имеш. Ерак булсак та, капкасы янында бер шәүлә күренә. Әтиең ул, кызым, мине көтеп тора, ары барма, кал инде, ди әни, синең яшьтәге хатын-кызга анда керү ярамас.

 Хәерлегә булсын. Соң, кире кайткансыңдыр бит?!  Лотфулланың күңеленә җылы йөгерде. Эчкәнлегенә тавыш чыгасы түгел болай булгач, торсын, тыңласын, Зөлфирәгә күңел бушатырга кирәк.  Алай ук начар төш түгел бит, карчык?! Менә әби артыннан кереп китсәң ул чагында инде

 Чү, сүзеңне җил алсын. Ни юрасаң, шул булыр. Начар түгел, диюең яхшы анысы. Иллә дә мәгәр Зәйнулла абый өчен борчылам. Мин сөйләп бетермәдем бит әле. Әни шулай дигәч борылдым. Борылдым да туктап калдым. Артыбыздан Зәйнулла абзый да ияргән икән. Өстендә гимнастёрка. Теге, сугыштан кайткан чактагы. Аягында яхшылап ялтыраткан хром итек.

 Соң?..

 Сау бул, Зөлфирә, әниеңнең үзен генә ерак юлга җибәреп булмас, мин озатып барырга ниятләдем әле, ди.

 Теге Шәле Зәйнулласымы ул?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3