Авыртмаган башка тимер таяк, күп авызлы йортка артык кашык иде Кәримә. Ул моны тиз аңлады. Алып кайткан күчтәнәчләре бетүгә, әтисенә анда иренең башка хатыны барлыгын да әйтеп тормады, шул ук үзбәкләргә ияреп китеп тә барды. Тормышы авыр булса да, тамагы тук иде шул кояшы тән кисеп җылыткан, җан яндырган чит якларда.
Хөршидә, үлем түшәгендә ятканда, Кәримәне дә уйлады, үзен аның урынына куеп карады, язмышларын бер тапты Ярдәм итә алмаса да, ул аны да эченнән кызгана, аның өчен дә үз баласы кебек өзгәләнә иде.
Сыер дигәннән, сыерны оттырудан артык зыян күрделәр дип тә булмый, башта тормышлары бик таралмаган иде, соңрак кешеләрнең бар булган малын барыбер колхозга җыеп бетерделәр.
Сары Сәли, юкә башымда сыек ми, дип сөйләнергә яратса да, уй-гамьдә яши торганнардан иде. Колхозына да беренчеләрдән керде, хатынын да шуңа мәҗбүр итте. Ул күмәк эшләрдә артык бил бөкмәде, күбрәк оештырып, кеше өйрәтеп йөрүне хуп күрде, әмма дә ләкин Хөршидә хезмәтнең ниндиендә дә иң алдынгылардан иде.
Хөршидәнең сәламәтлеген шул колхоз дигәннәре бетерде дә бугай инде. Бала арты бала табып кына торган хатынны беркем дә эштән азат итәргә теләмәде. Соңгысын тапканнан соң, өч көнлек баласын калдырып кырга китсә дә, хәлсезлектән кишәрлеген артка калып бетергәч, ташбака рәсеме төшкән флаг күтәреп кайтты ул.
Хөршидә флагны тоттырган бригадирга да, ташбакалы әләмне күтәреп кайтуын көлеп күзәткән авылдашларына да рәнҗеде. Гарьләнүеннән, күңел төшенкелегеннән тагын да ныграк авырый башлады, сулды, сүрелде. Син еллар буе калхуз-калхуз дип тырышасың, гел алдынгылар рәтендә барасың, иркенләп тотарлык ашлыгын да ала алмыйсың, үз тормышыңны да көйләргә җаең юк, ихатаң аннан ишелә, моннан Инде бер тапкыр гына сабанда-уракта артка каласың, калган барлык көннәрең дә онытыла икән, дип уйлады ул.
Тик яткан кешенең башка эше юк ул үз тормышын, бер тәртипкә салгандай, яңадан кичереп ята икән. Хөршидә дә шулай эшләде. Анысын бер якка куеп карады, монысын Ачык чырай күрсәтмәделәр, ризыгымны ашасалар да, юлга бер уч чикләвек тә тыга алмадылар дип үпкәләп китеп барган Кәримә каршысында да үзен гаепле саный иде Хөршидә. Үгилегеннән күргәндер инде, үз кызым булса да, бер хәл эшли алмассың дип өзгәләнде. Ана күңеле, имезеп үстермәсә дә, шул китүдән соң Кәримәнең яңадан әйләнеп кайтмаслыгын сизенә иде.
Сәлинең кәнсәләргә Лотфулла янына киткәч тә, төнен ашлык алып кайтканын көткәндә дә Хөршидә тормышындагы һәр эреле-ваклы вакыйганы кат-кат күз алдыннан кичерде. Башка берчак булса, ул тагын яшьләргә батар иде, әмма инде әллә яше кипкән, әллә еларлык та хәле юк.
Ашлык кайтып, төелеп, онга әйләндерелеп, суга болгатылып эчкәндә дә Хөршидә исән калу сөенеченнән еламады, чөнки сөтсез күкрәкне имгән бишектәге баласы инде тынсыз иде.
Сары Сәли, ләхет алганда да, баланы кабергә төшергәндә дә, күзеннән яшь чыгармады. Ул эченнән, ичмасам, балаларның калганнары исән, әнкәләре исән, алга таба ничек тә чыдарбыз, дип, бераз үз-үзен тынычландырырга тырышты. Зират буйлап юкәләр үсә иде. Гомер буе үзен юкә баш дип тиргәгән, моның өчен нигәдер күлгә юкә салган атасының бабасына кадәр гаепле иткән Сары Сәли шуларның берсеннән тишелгән яшь үсентене казып алып, кабер өстенә утыртып китте. Әле аның туфрагы иңәчәген, аны рәткә китерәсе барлыгын, аннан гына чардуган куясы икәнлеген белсә дә, нигәдер шулай эшләде. Аныңча, икенче килгәнче, язлар чын-чынлап җитеп, шул үсенте тамыр җибәрер дә күңеленә бер нур өстәр шикелле иде.
Пешкән алмага кизәнсәңХөршидәләрнең Сәли белән яшәгән өйләре авылга болын буеннан кергәндә икенче. Ул инде картайды. Кичләрен капка төбенә чыгып, утыргычтан гына урамны, болын буйларын күзәтә. Кәефе килгәндә, таягына таянып, буа тирәсендә йөреп кайта, чирәмлеккә төшерелгән бәбкәләрне ашата. Капка төбенә кайтарылган комда уйнаган оныкларына сөенеп утыра. Шул утыргычта әтисе Гыйззәтулланы, Миңлекәй байны, ире Сәлине уйлый. Бу ел уртанчы улы Шәмигулла шушы ук урамның урта тирәсендә, тыкрык буенда өй җиткерде. Бу йортны сатасылар, тиздән шунда күченәселәр.
Хәер, Хөршидә үзе дә ире белән гомер уздырган нигездә инде күптән яшәми. Ул кияүгә чыкмый калган Маһи исемле кызы белән урамның шушы ягында, югарырак салынган икенче бер хуҗалыкта көн итә. Маһи клуб җыештырырга киткәндә, элек яшәгән өй турына төшеп утырырга ярата. Монда болынга якын. Су һавасы. Яшеллек күзеңне рәхәтләндерә. Моннан офык, таулар күренә.
Каршы яктагы таучыкларга гомер буе менәргә хыялланды Хөршидә. Шуңа да вакыт таба алмады. Хәзер яшьрәкләр шул якка җиләк җыярга йөри. Иллә-мәгәр күп диләр, чиләкләп күтәреп ташучылар да, җыйганнарын мотоцикл, йә булмаса, трактор арбаларына тутырып алып кайтучылары да бар.