Каршы яктагы таучыкларга гомер буе менәргә хыялланды Хөршидә. Шуңа да вакыт таба алмады. Хәзер яшьрәкләр шул якка җиләк җыярга йөри. Иллә-мәгәр күп диләр, чиләкләп күтәреп ташучылар да, җыйганнарын мотоцикл, йә булмаса, трактор арбаларына тутырып алып кайтучылары да бар.
Хөршидә алдына да, җиләк пешкән чакта, чынаяк тәлинкәләренә салып, учы белән җиләк куялар. Бер-икене авыз итә дә кире этәрә. Әллә ни көтеп алса да, аннан артыгын каба алмый. Ул туып үскән Кизләүдә мондагы җиләклекләр юк иде. Бу якларга карап аккан Бөргә кушылган инеш суларында бала-чага да коенмый иде. Буасын да буалар иде югыйсә.
Кеше күңеле зур сулар көтәдер шул ул, үзе күрмәгәнгә сусыйдыр. Габәширлеләр дә, Хөршидә өчен йөзеп чыкмаслык күренгән Бөре суларында гына коенуны әллә нигә санамыйча, ял итәргә Нократ ярларына йөри. Анда инде җиләкләр тагын да күбрәк, диләр. Ярларның буеннан-буена җиләклек, имеш.
Хөршидәнең Нократ буйларында да йөргәне юк. Сәгать алтыны белдертеп, каты итеп кычкырткач, Иске Бөртамакның пристаненнан кузгалып киткән пароходларга да утырганы юк аның. Бар күргәне-белгәне Кизләү белән Габәшир. Алай дисәң, бер киткән Кизләвенә дә әти-әнисен күмәргә менгәне, ире Сәли белән берничә мәртәбә Сабантуйга барганнары гына бар. Анда да элекке үпкәләр онытылгач, Касыйм күзгә күренә башлагач кына.
Үзе үсмәгән, кешеләрен белмәгән Габәширне Касыйм да якын итмәде. Кизләвендә, бабасы йортында яшәп калды. Алай да кышларын изелдән печән ташыганда, агач тарттырганда, бер кермәсә, бер керә. Күчтәнәчен, чәен-шикәрен калдыра, хәлен белешә-сораша.
Шикәр дигәннән, Хөршидә карчык кесә төбендә шикәрне һаман да йөртә. Ачлык еллары гадәтеме, балалар күрсә, нигә дә булса өметләнәләрдер дип санап, шул шикәрне тешләп, бүлеп булса да тоттыра үзләренә. Балаларның капканнары күренми, рәхмәт әйтәләр дә кесәләренә салып куялар.
Бозылды балалар, бозылды. Элек булсамы?.. Шикәр күрсәләрме? Ипигә тиенмәгән бер чакта. Кызы Маһиның, әни, кибеттән кәнфит-перәнник өзелми бит, синең кесә төбеңдә әвәләнгән шикәрең кемгә кирәк, дип ничәмә-ничә әйткәне бар. Әйткәндә аңлаган кебек була да оныта, урамга чыга башладымы, шкаф эчендәге көмеш савытка салынып куелган шикәрне үрелеп алмый калмый.
Хәтер менә һәркемдә дә кыска икән. Ачлык тырнагыннан көчкә саклап алып калган балалары да, сөйләшә китсәң, инде ул көннәрне юньләп хәтерләми. Әйтерсең тамаклары тук, өсләре һәрвакыт бөтен генә булган. И-и, аларның яманны хәтерләмәүләре яхшырактыр да әле ул. Нигә узган көннәр белән генә яшәргә?! Нигә әле яңа планнар кормаска, хыялланмаска?!
Әйе, каршы яктагы таучыкларга менәргә гомер буе хыялланды Хөршидә. Анда менсә, бөтен дөнья уч төбендә кебек күренер иде. Оныклары да шулай ди. Тарым тауларыннан ук карасаң, синең Кизләвең дә күренәдер әле ул, әби, дигән булалар.
Нишләп күренсен?! Кизләү еракта. Хөршидәнең яшьлеген, ул печән чапкан болыннарны таулар да күрсәтми. Инде ишелеп, җимерелеп ташлаган Миңлекәй бай ындырлары да юк анда. Ташпулатларының да эзе юк, кибете генә бер якка чалышаеп, янтаеп утыра бирә. Алай да шул тауларга менәрсең дә барысын күз алдыннан тагын бер кат кичерерсең шикелле.
Хөршидә, тауларга менмәсә дә, узганын бик яхшы хәтеренә китерә. Әле кайчан гына яшь түктергән яшьлектән дә матурлыклар таба. Абыстайга йөргән чакларын, Сабантуйга яулык җыйган көннәрне уйлый. Килен тастымалларын, ашъяулыкларны суккан, чиккән вакытларын исенә төшерә. Элеккесенә карап үкенми, бүгенгесенә карап шөкер итә.
Үзен көчләп кияүгә биргән әтисе Гыйззәтулла белән әнисе Саниябануны догасыннан бер дә калдырмый Хөршидә. Зират буена утырып, белгәннәрен укыганда, ташлап бәхетсез иткән Лотфулласын да искә ала. Каберләре Сәлиенеке белән янәшә, диләр. Хөршидә моны ишетеп кенә белә. Аның зират эченә кергәне юк. Габәширдә дин көчле. Монда хатын-кыз зиратка йөрми, монда ташка рәсем уймыйлар. Кәримә, Харәземнән кайтып, әнисе каберлеген күреп килгәч, карарга рәсеме дә юк икән дип көрсенгән иде. Шулаен шулай ул, рәсем белән нишлисең?! Кешенең сурәтен күңелеңдә саклавың яхшы. Аның синнән соңгыларга кирәге дә калмый торгандыр. Әти-әнисе каберенә барып та, әби-бабасыныкыларны бар дип тә белмәгәннәр юкмыни?!
Сәлигулланың Зөлкагъдәдән туган кечесенең кайда китеп югалуы да билгесез. Рәсемнәре дә бар барын. Ул рәсемнәрне көн дә карап утырасыңмыни?! Зират ташына да атна саен килеп баш ормыйсың. Күңелдә булсын ул, күңелдә булсын якын кешеләрнең җанга якын сурәте.
Хөршидә доганы каберлек кырындагы утыргычларда кыла. Күрше карт бервакыт, инде син олы, яшь хатын-кыз түгел, эчкә узсаң да була, дигән иде диюен, алай да батырчылык итмәде. Каберлекләр янына килеп кычкырып елаудан курыкты, сыкрап дога кылудан шикләнде.