Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 11.

Шрифт
Фон

Бу вакытка хәрәм уеннар уйнап тормышын көйләгән Сары Сәли йортында Хөршидәгә бай өеннән начаррак булмады шул ук эш, шул ук аш иде. Инде үги балаларның олылары үзен «апа» дип йөртсә дә, кече кыз «әни» дип эндәшергә күнекте. Олы кыз өй эшендә булышса, малай абзар тирәсен, малларны карашты.

Сәлинең үзен дә начар дип булмый иде ормаган-сукмаган, әшәке сүз әйтмәгән, акчасын тапкан ир начар була димени?! Авыл җирендә ирнең ниндие дә терәк инде ул, тормышның тоткасы. Хөршидә шулай дип санады, авыл халкы, бигрәк тә күршеләр, туган-тумача Сәлинең дә, ятимнәрнең дә бәхете бар икән дип куанды. Хөршидә күршеләрнең ашыннан калдырылмады, туганнарының мәҗлесләрендә урыны түрдән булды.

Сәли тәмле телле, юмарт холыклы булса да, кул көче белән, аркасыннан тир агызып көн итәргә өйрәнмәгән иде. Элек тә бар авыр эшне беренче хатыныннан туган олы балалары эшләде, Хөршидә килгәч тә шулай булды инде уртанчылары кул арасына керә башлаган иде. Алай да яшь хатын яшь хатын инде аларның кулларына да бераз җиңеллек килде.

Аш-сулар тәмләнгәч, өйләр ямьләнгәч, чөкердәшеп яшисе дә яшисе генә иде дә бит, елларның берендә Сәлинең мөселман кешесенә тыелган уеннарда хәлләре хөртиләнеп китте. Отыш арты отышка ияләнгән, шуны гына яшәүнең төп чыганагы дип санаган ир һичнәрсә аңламады. Гомер бакый хәрәмләшүне бар дип тә белмәгән Сәлине, берләшеп, хәрәм белән тәмам чишендерделәр

Кешеләр арасында сүз китте. Имеш, Миңлекәй бай рәнҗегән, хатынын бик яраткан булган икән, имеш, уенчылар күрәзәче-сихерчегә барган да отышны көйләгән икән. Имеш, кеше үрдәген ашаган Сәлигә дә үз казын бирергә чират җиткән Ни сөйләсәләр дә, Сәлигулланың исе китмәде, әмма ләкин гомер бакый тупланган байлыкның җил кебек сызгырып йорттан шуа баруы йөрәген ашапмы-ашый иде.

Оттырган саен, яңадан күтәрелергә, барысын кире кайтарырга өметләнгән Сәли, соңгы тапкыр калага баргач, ахыргы эре малны мүкләк сыерларын да югалтты. Шул кичне таныш мари картына кереп, бурычка дип сорап, лыкынганчы эчеп, яшьләрен җиңенә сөртеп, селәгәй агызып утырды. Ир барыбер өенә кайтырга кирәклеген белә, әмма хатыны белән балалары күзенә ничек күренергә икәнлеген генә белми иде. Гомер бакый бер стаканнан исергән Сәли, теләсә дә, бу көнне исермәде, ахырда, беткән баш беткән дип, ап-аек акыл белән өенә кайтып китте.

Сәлинең сыер оттырганлыгы, үзе кайтканчы ук, базарчылар аркылы килеп ирешкән иде инде. Берәү булса, өй тулы бала үстергән атаның сыер кадәр сыер оттыруына ышанмас иде, Хөршидә ышанды. Ышанмаска, үзе дә шул сыер урынында булган кәрт өстәленең уртасына куелып, никахлы иреннән башка берәү йортына киткән иде

Сәли, капкадан керүгә үк, каршысына бала күтәреп чыккан Хөршидәгә ныклап әйтте:

 Сыерны сорап килерләр, эндәшмәссең, илдә чыпчык үлми, үлмәбез әле.

Хөршидә иренең сүзен тыңлады. Сыерны абзардан үзе үк чыгарып, арканын килүчеләрнең кулына тоттырмаса да эндәшмәде, алар киткәнче, шунда гына торыйм дип, бәрәңге бакчасына чыкты да, инеш буйларына карап, туйганчы елады. Кычкырып еламады, аның никадәр әрнегәнен дерелдәгән җилкәләреннән, мөлдерәп аккан яшьләреннән аңларга булыр иде.

Илгә революция сөреме таралганда, Сәли бер яктан да торып катнашмады, иллә-мәгәр гражданнар сугышында өч баласын югалтты. Сыер югалту бу балаларны югалту янында чүп иде. Яңа карыныннан өзелеп төшкән сабыен калдырып, салкын кабергә кереп яткан Зөлкагъдәсен югалту янында сыер югалту шулай ук бернигә тормый икән. Ярый әле, баланы, яшь тәне сөт имеп ныгысын дип, үзе дә ир бала алып кайткан сеңлесе йортына илттеләр. Яшь тулганда, Хөршидә килгәч, имидән аерып, кире Сәли йортына алып кайттылар. Хөршидә күтәреп чыккан ташбаш әнә шул иде.

Хөршидә соңгы баласыннан өзлеккән елны, Сәлинең олы кызы Кәримәгә егерме ике яшь иде. Аны алдагы елны Харәзем якларыннан килгән бер үзбәккә хатынлыкка алып киттеләр. Бирсә дә бирде ризалыкны Сәли, бирмәсә дә бирде. Ашарыбызга таманча, мин каршы түгел, кызым, инде син үзең кара, диде. Кәримә ачлы-туклы гомер итүдән тәмам туйган иде, теләсә дә барды, теләмәсә дә дигәндәй. Көтмәгәндә-уйламаганда, тагын да шул кыз сайларга килгән үзбәкләргә ияреп, ул атасы йортына кайтып төште.

Авыртмаган башка тимер таяк, күп авызлы йортка артык кашык иде Кәримә. Ул моны тиз аңлады. Алып кайткан күчтәнәчләре бетүгә, әтисенә анда иренең башка хатыны барлыгын да әйтеп тормады, шул ук үзбәкләргә ияреп китеп тә барды. Тормышы авыр булса да, тамагы тук иде шул кояшы тән кисеп җылыткан, җан яндырган чит якларда.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3