Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 10.

Шрифт
Фон

Яңадан Хөршидә белән торыйм дисәң дә, никах яңартасы, ә моның өчен талакланган хатыны белән башка берәүнең торып алуы кирәк.

Сүзләр артык иде. Нәүмизләнеп калган Хөршидә, мин дә бит адәм баласы дигәндәй, Гыйззәтулла йортына кайтып китүдән башка юл юклыгын уйлап, ишек каты элгечендәге казакиенә, шәльяулыгына үрелде. Ашыкмыйча гына киенде, төенчекләрен төйни башлады. Савыт-саба алгалап, шкафтан муенса-бауларын җыйгалап йөргән Хөршидәне Миңлекәй, батырлыгы җитеп, терсәгеннән эләктерде:

 Синең ни уйлаганың билгесез миңа, кызый, алай да атаң йортына дип каударланма! Гыйззәтулла картка элек кирәгең булмаганны бүген булыр дисеңме?.. Башта яхшылап уйлап бетер. Мин синең каршыңда да, балабыз каршында да гаепле, әмма эш узган, берни хәл итәрлегем юк Киңәшемне булса да бирим: кайтма анда! Ни хәлдә дә! Сиңа миндә атаң йортыннан яманрак булгандыр дип уйламыйм, тамагың тук, өстең бөтен генә түгел, киемнәрең затлы, аралашканың кеше исәбеннән иде. Рәнҗеп китмә! Яратып алдым, нәфрәт белән караганыңны күрсәм дә яратып тордым!

Бу сүзләр урынлы булдымы-юкмы, Миңлекәй үзе дә белмәде. Кәрт уенында отышка ыргыткансың икән, монда ярату турында сөйләү бер ахмаклык кебек күренергә тиеш иде. Ул алдамады, ялкау карт хатын өстенә алып кайткан уңган яшь Хөршидәне, чыннан да, яратты. Шунысы бар: мулла кызыннан да өстен куя алмады ул бабасы ягыннан терәге нык, таянырлыгы бар иде.

Хөршидә боларны белде, барысын да күреп, аңлап яшәде. Чыннан да, Гыйззәтулла йортында кирәксезгә туган бер кыз кебек көн итсә, эшле Миңлекәй йортында аның кадере дә, бәһасе дә югарырак. Байның карт хатыннан туган балалары да аны чит итмәде, үзенеке дә кыерсытылмады.

Хөршидә, юлымнан кит дигән сыман, терсәген тартып алып, ачулы итеп Миңлекәйнең касыгына төртсә дә, уйламый түгел иде, уйлады, ахырда башына элгән шәльяулыгын сыпырып төшереп кулына алды да мич буена терәп куелган аркалы урындыкка килеп утырды.

Хөршидә үзе кырыкмаса-кырык акшарлаган мичләрне, ялтыратып юган тәрәзә пыялаларын, көлләп-комлап чистарткан самавырларны, кытай ташаяклары белән тулы шкафларны күз алдыннан кичерде. Болар барысы да үз, инде аныкы да булып киткән иде, әмма алда ни көтәчәген беркем дә белми. Бер сынык икмәккә аптырап утыруың да, балда-майда йөзүең дә бар. Бер имансыздан икенче имансызга китеп барыргамы, әллә каты күңелле, комсызлыгы, байлыкка кызыгуы аркасында кызларын теләгән кешеләренә дә бирмичә, шуның өчен җан газабы да кичермичә яшәп яткан атасы йортына кайтып егылыргамы? Моның кайсы да аның өчен яхшы буласы түгел шикелле.

Шулчак моңа кадәр Хөршидәгә сүз катмаган, болай да артыгын сөйләшмәгән Сәли телгә килде:

 Кем Ни, Хөршидә Чынлап та, уйлап бетер. Мин сүземдә торып килдем, әмма, кызгансам, кире дә китәрмен. Бай абзаң өеннән куып чыгаргач, синең кемгә кирәгең калыр?! Өемдә әнисез калган өч бала сине көтеп утыра. Өчесе инде күзле-башлы. Балаларга якты чырай күрсәтсәң, үзең дә ким-хур булмассың, яннарыңа синең малай да сыяр.

Шушы сүз Хөршидәне айнытты, уйларын бер рәткә салды. Ул Сары Сәли исемле яңа хуҗасына ишек катында басып торган, кияүләп йөрүчеләрчә яхшыдан киенгән адәмгә ияреп китәргә, язмышына буйсынырга карар кылды. Моңа кадәр бер күреп тә карамаган ятимнәр аның күңелен әллә нишләтеп җибәрде, чөнки ул үзе дә моннан соң типкегә калачак малаен уйлый иде.

Сары Сәли:

 Никахны үзебездә, өйгә мулла чакыртып, карендәшләребездән ике-өч кеше белән генә укытырбыз,  дип өстәде.  Син шуңа ризадыр бит?

Хөршидә җавап бирмәде. Аннан, инде баласын киендерергә дә тарантаска чыгып утырырга ниятләп, түргә керә башлаган иде, каршысына Миңлекәй килеп басты. Ул бу юлы, тагын да йомшаграк итеп, бар әле, башта үзең урнаш, Касыймны сиңа җибәрү кайчан да соң түгел, диде.

Шулай дисә дә, бай бу юлы сүзендә тормады, баланы Хөршидәнең әтисе Гыйззәтулла йортына җибәрде. Гомер буе малай дип аңгырайган бабага шул гына кирәк тә иде. Инде кызлар кайсы кая таралган, үзе дә картаеп килә, йорт тирәсендә маташырга авыр булмаса да, кырга чыгулары бер дә җиңел түгел иде. Ул оныгын бишкуллап каршы алды. Касыймны Саниябану да, Гыйззәтулла да өрмәгән җиргә утыртмадылар, үз балалары кебек тәрбия итеп, бергәләп яшәп тә киттеләр.

Хөршидә, кәртәгә отылганын белгәч, Сәлигә баруга каршы торырга, атасы йортына кире кайтырга дип уйлаган сыман булса да, чынлыкта нәкъ менә шуннан бик курка, эчендә үзен көчләп сакаллары агара башлаган картка биргәне өчен, әтисе Гыйззәтуллага гына түгел, аның ягына баскан әнисе Саниябануга да бик үпкәле иде. Вакытлар узгач, Касыймны сагынуы да бераз басылгач, бай адәмнәргә өч кыз биреп шактый гына хәлләнгән бабасында малайга кырын караш булмас, үги атадан кыерсытылганчы, үз бабасының каты кулыннан кыйналуы да яхшырак, дип уйлады да бәбкәен туган йортыннан барып алып тормады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3