Сәлинең хәтер ягы бер дигән байда берничә ел читават булып торган ул. Әлеге дә баягы Сәли Миңлекәйнең соңгы баруында тәмам чишендерде. Инде өстендәге җиләннәре дә салынып, кәләпүшсез дә калгач, урыслар тәмам гололобый булдың, голозадый булганчы чыгып шыл моннан дисәләр дә китмәде гарьләнде. Өен, кибетен үк вәгъдә итә алмый иде, әйдә, минем яшь хатынны уртага салабыз, дип ычкындырды.
Миңлекәй кызлар белән йөреп яманаты да чыкмаган, марҗалар артыннан да чапмаган Сәлине ризалашыр дип һич кенә дә уйламаган иде хатынсызлыгына ияләшеп килгән иргә бу кызык тоелды, байның әлеге сүзенә тәмам ябышты. Егет сүзе бер була дип төрткәли-үртәли торгач, әле яңарак кына сүзен шаяруга борып маташкан Миңлекәй килеште, эченнән ялгышлык җибәргәнен аңласа да, тышыннан сер бирмәде:
Ә нигә уйнамаска?! Минем бөтен байлыгыма тора Хөршидәм! Үзе чибәр, үзе уңган, кулында ут уйната! Ә син менә шуның каршысына миннән откан бар акчаны кире куй! дип, инде Сәли алдында яткан түбәтәен алды да уен өстәленә китереп бәрде.
Уеннан уймак чыкты. Хөршидә кадәр Хөршидәне Ходай Тәгалә кызганыр, кәртә уенында оттырмас, дип уйлаган иде Миңлекәй, алай булып чыкмады, шайтан уеннарына аның тыгыласы килмәвенә бер дә аптырыйсы юк.
Сәлинең баладан хатыны үлгән чак иде. Кызлар белән йөрмәве шуны онытмаудан да, бала-чага мәшәкатеннән арынмаудан да иде. Әбисе, атаң юкәче булмаса да, бала чагында берәр әшәкелек өстендә тотылгач, юкә баш синдә, улым, дип орыша иде үзен. Хак булып чыкты: өендә күзенә карап торган өч бала хакын да уйламыйча, хатыны үлгәч тә, кәрт сугуын дәвам итте, башка яман гадәтләрен дә ташламады.
Сәлинең ялгыз яшәвенең төрле сәбәпләре бар иде. Бердән, өйләнә нитә калса, авылдашлары күзен дә ачырмаслар, хатыны үлгәнне дә көтмәгән, алдан ук бичәне әзерләп куйган бу диячәкләр. Алай да булмасын ди. Ир кеше гомер бакый ялгыз тора алмый лабаса! Чынында күп бала өстенә беркем дә килмәс дип уйлый иде ул.
Уеннан уймак чыкты дигәннән, Сәли Хөршидәне отам дип үзе дә уйламаган иде, бер шаярырлар да бетәр кебек башланган бәхәснең ахыры һичкем дә көтмәгәнчәрәк тәмамланды. Хөршидәнең язмышы өстәл өстенә өелгән акчалар, билбаулар, түбәтәйләр өстенә ыргытылды. Ыргытылды да шул өем белән бергә Сары Сәлинең кулына килеп эләкте.
Оту-оттыру бер нәрсә, аны хатынга җиткерәсе бар бит әле. Сары Сәли белән бергәләп эчкән мари көмешкәсе дә Хөршидә янында телен чиштерә алмады аның. Бай бик озак әйтә алмыйча йөргәч, бу хәлләр онытыла да башлады кебек. Миңлекәй үзе дә бераз уңайга үзгәрде, Хөршидәсенә чырайның ачыгын күрсәтте, киемнең затлырагын кидерә башлады, кул арасына керер дип, яшьрәк асрау да алып, җиңгәсенә булышчы итеп, аш-су бүлмәсенә куйдырды.
Миңлекәйнең кинәттән үзгәреп китүен, олы хатынына да ягымлырак, балаларына да йомшаграк булуын һәркем үзенчә аңлады, үзенчә гөманлады. Бай яхшырды, карта уйнаудан да туктады дип, бурычны сызып атмыйлар икән. Инде тынычланып калгач кына, көннәрнең берендә Кизләүгә Сәлидән атлар килеп төшмәсенме?!
Капка алкаларына үз сбруйлары белән бизәлгән ат килеп бәйләнгәч, түр тәрәзә буенда басып торган Миңлекәйнең хәле киткәндәй, йөрәге туктап калгандай булды. Капканы алка белән кагучыга да, ишегалдына узып, тәрәзәгә камчы сабы белән төртүчегә дә игътибар бирмәде ул терәлде дә катты. Йортка кешеләрне хатыны Хөршидә дәште, аннан ире Миңлекәйне дә, ишетми калды, ахрысы, дип, асрау кыз көйли башлаган аш өстәле янына чакырды.
Ат Сәлинеке булса да, җигүчесе ул түгел иде. Ул әле соңрак, сүзләр сөйләнеп, бәхәсләр чишелеп беткәч, Хөршидәнең яңа хуҗасы шикелле генә түгел, бу йортның да башлыгы сыман, аякларын зур атлап, өйгә килеп керде.
Үзенең кәрткә башка берәүгә отылганын ишеткәч, хатын иренә чәриләп ябышкан, чәчен йолкып еларга тотынган иде, елтыр күзле, тамак төбенә җыерылган муенлы карт бай янында, яше барса да, егетләр күк төз гәүдәле калган Сәлигулланы күргәч, көтмәгәненчә тынычланды. Хатынының сабырсызлыгыннан, үзенә каршы сүз әйтергә батырчылык итүеннән кинәт ачуы кузгалган Миңлекәй исә бу вакытка өч мәртәбә талак дип кычкырып җибәргән иде. Шуның белән эш бетте. Китсә китә, китмәсә, ул инде барыбер бай абзасыныкы да түгел. Хатын үзе дә, Миңлекәй дә шулай уйлады.
Яңадан Хөршидә белән торыйм дисәң дә, никах яңартасы, ә моның өчен талакланган хатыны белән башка берәүнең торып алуы кирәк.
Сүзләр артык иде. Нәүмизләнеп калган Хөршидә, мин дә бит адәм баласы дигәндәй, Гыйззәтулла йортына кайтып китүдән башка юл юклыгын уйлап, ишек каты элгечендәге казакиенә, шәльяулыгына үрелде. Ашыкмыйча гына киенде, төенчекләрен төйни башлады. Савыт-саба алгалап, шкафтан муенса-бауларын җыйгалап йөргән Хөршидәне Миңлекәй, батырлыгы җитеп, терсәгеннән эләктерде: