Милләт моңын халкым онытмас!
Сары сагыш били күңелемне,
Сәйдәш көен, җырын ишетсәм
Милләт рухы иңгән һәммәбезгә
Аның моңы сеңде бишектән.
Ул көйләрне гасыр дәвамында
Оркестр һәм баян гына түгел,
Күңел кыллары да уйнады.
Моңга сусау безнең йөрәкләрдә
Милләт җаны аңа туймады.
Кызыл Байрак җыр һәм моң чишмәсе,
Сәйдәш моңын шунда табасы.
Татар эзе яткан һәрбер җирдә
Салих Сәйдәш, Сара моңнарында
Үссен иде милләт баласы.
Каннарына яшьтән сеңеп калса,
Бу чишмәне алар корытмас.
Бары шулчак милли сагышларны,
Милли хисләр, милли язмышларны,
Милләт моңын халкым онытмас!
Моңнарыңны синең татып үстем
Мәшһүр композиторыбыз Сара апа Садыйковага
Моңнарыңны синең татып үстем,
Шуңа да мин артык моңлыдыр.
Күңелемдә кояш балкыса да,
Моңлы җырлар гына җырлыймдыр.
Әти, мәрхүм, синең көйләреңне
Уйный иде өзеп, сыздырып,
Күңелләргә ялкын өсти-өсти,
Җанда өермәләр туздырып.
Кемнәр генә сиңа табынмаган,
Кемнәр генә сине белмәгән?
Җир йөзендә, бәлки, юктыр татар
Синең җырдан ярдәм күрмәгән19,
«Тугайларым» диеп юксынмаган,
«Сагыш»лардан яшен түкмәгән,
«Акбүз ат»ка менеп бер чапмаган,
Урамаган чиксез күкләрдән,
«Көтәм сине» диеп өзелмәгән,
«Йөрәк сере»н дуска чишмәгән,
«Идел кызы»н мактап җырлый-җырлый,
Моң эчмәгән «Җидегән чишмә»дән
Синең гомер берәү генә түгел
Һәр буында кабат калкырсың.
Моңы белән җанны иркәләүче
Якты йолдыз булып балкырсың.
Әле дә яши безнең күңелдә
(Фәридә Кудашевага 90 яшьлек юбилее алдыннан)Без үскәндә һәр көн радиода
Ургып торды моңнар агышы.
Барсыннан да аеры яңгыраш белән
Җанга, бәгырьләргә үтеп керде
Сез былбылның серле тавышы.
Ә мин, аны һаман көйли-көйли,
Килеп җиттем гомер көземә:
Сезнең кабатланмас сихри моңнар
Ияртеп йөртте һәр чак үзенә.
«Тавышың бераз охшаш», диләр иде,
Охшатырга тырышып җырлагач,
Былбыл моңын һәр көн кабат-кабат
Мөкиббәннәр китеп тыңлагач.
Елатты да ул моң, елмайтты да,
Өзгәләде сагыш-уй белән.
Пар канатлар куйды бик күпләргә
Сөю бирде бәхет, туй белән.
Исегездәме икән, Фәридә апа
Яуширмәгә килгәч бервакыт,
Сезгә булышып йөргән мин үсмердән
«Кара мыек» җырын ишетү белән
Йөгереп чыгып киенү бүлмәсеннән
Тыңлап утырдыгыз шаккатып.
Ә аннары минем янга килеп
Сорадыгыз: «Кайдан бу җырың?
Мин бит аны яңа алып чыктым,
Тәү мәртәбә сездә җырлыймын».
Әйталмадым кемнән ишеткәнне,
Кайдан белгәнемне оныттым
Тик бер сәләт гел ярдәмчем булды:
Җанга яткан һәрбер матур җырны
Бер ишетү белән үк оттым.
Җырларыгыз әле һаман истә
Әле дә җырлыйм күңел тулганда.
Моңга чумган япь-яшь чакларымны
Җан түрендә сагыну торганда.
Сезнең белән бергә һаваларда
«Ике аккош» булып очтым мин,
«Кайтырсың»ны ишетеп, Луизаның
Елый-елый рәсмен кочтым мин.
«Сызылып киткән кара мыек» белән
Гомеремнең үтте бер чоры.
«Сагыш», «Юксыну»дан кайчак күчте
Сагыну иңгән күңел борчуы.
Сандугачлар көнләшерлек моңны
Тутырып биргән Тәңрем гел Сезгә,
Милли рухны салсын диеп хәтта
Маңкортлашкан телсез, денсезгә.
Сез бүген дә иң шәрәфле Йолдыз
Татар белән башкорт илендә
Сез тараткан бөек милли моңнар
Әле дә яши безнең күңелдә!
Хәтерләргә уелып калырлар
С. Н-кә
I
Күп ел элек, үтерүчене эзләп,
«Бергә үттек» байтак сызаны.
Ун корбанның берсе ярдәмендә
Әгерҗедә тоттык без аны.
Мәскәү Зөфәр әсәрендә сине
Сөйләттем мин ана телендә.
Шул чакта ук гел үз кеше булып
Урын алдың күңел түрендә.
Повесть, хикәяләр хәйләкәр шул:
Кызыктырып мине алдады,
Аннан китте Закон, Кодекслар,
Регламентлары да калмады.
Бергәләшеп язган бу хезмәтләр
Бер якынлык сузды күңелгә,
Һичбер нәрсә шушы якынлыкны
Өзмәс кебек иде гомер дә.
Өзә икән, сорап тормый икән
Әҗәл дигән шыксыз бер кортка.
Гомерең белән бергә барысын да
Алып китте менә төп йортка.
Шул йортыңның мәрмәр түбәсенә
Инде шаулап яфрак коела.
Җаным кабул итми син юклыкны:
Әле һаман
Баскычлардан йөгереп үткән саен
Килеп чыгарсың күк тоела.