Тарханова Флёра - Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью стр 16.

Шрифт
Фон

Йолдыз булып яусын

юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе

Шамил Хәмит улы Гаффаровка

Онытасым юк Сезнең гаделлекне,
Ягымлы йөз, көләч күзләрне,
Энҗе бөртегедәй тигез итеп
Саф татарча тезгән сүзләрне.

Авыр йөкне аудармыйча тарту
Барлык ирләргә дә хас түгел.
Алар арасында куркак җаннар,
Эшен белмәгәннәр аз түгел.

Ничә еллар куйган хезмәтегез
Үрнәк булып тора яшьләргә.
Өйрәнсеннәр алар, Сезгә карап,
Эшләргә һәм күкрәп яшьнәргә.

Керләнмәсен күңел, тулсын дәрман
Ташып торсын егәр йөрәктә.
Бетәсе юк эшегезнең, шуңа
Саулык-көрлек килсен бигрәк тә.

Рәхим-шәфкать, бәхет яусын Сезгә
Йолдыз булып тормыш күгеннән,
Дәрәҗәнең бөек баскычына
Басар өчен инде бүгеннән!

2010

Рәхмәт хаты

(Экспромт)

Күңелеңнең изгелеген
Онытасым юк һичкайчан.
Серле күзләреңә карап,
Иң олы рәхмәтемне дә
Әйтә алмыйм, ичмасам.

Чөнки сине күрер өчен
Әллә нинди киртәләрне
Җимереп үтәргә кирәк.
Карашың кырыс булса да,
Сүзләрең корыч булса да,
Синдә шәфкатьле йөрәк.

Бу кадәр яхшылыгыңны
Ничек кайтарыйм икән?
Әллә, тагын да югары
Дәрәҗәгә ирешсен дип,
Менәр баскычлары саен
Уңыш гөлләре үссен, дип,
Теләктә торыйм микән?

2007, Казан

Милләтебезнең иң абруйлы һәм гүзәл кызы Сәкинә Шәймиевага

(Юбилее уңаеннан)

Талчыбыктай зифа Казан кызын
Күрү белән Әнәк егете,
Ошата да никахлашып куя
Шушы көннән бүгенгәчә ул кыз
Минтимернең хәләл җефете.

Утка, суга салган бу дөньяда
Дөрләп торган йөрәк бик сирәк.
Тимер белән килешеп яшәр өчен
Корычтан да ныграк көч кирәк.

Аның көче акыл, сабырлыкта,
Чибәрлеге өсти горурлык.
Әле һаман гаҗәп гүзәл бит ул
Әллә ничә кызга торырлык.

Иңнәрендә заман авырлыгы:
Иң әүвәле
Ире белән «дәүләт эшендә»,
Аннан гаилә, онык һәм балалар,
Ут йота туганы өчен дә
Тынгылык юк иртә-кичен дә.

Мин кем диеп, үзен өстен куеп,
Таратмый ул данын дөньяга.
Халык арасында шуның өчен
Тыйнакбикә диләр бит аңа.

Мактауларга лаек бу ханымга
Теләкләрнең иң изгесе яусын
Гөрләп торган бәйрәм көнендә.
Саулык-сәламәтлек, шатлык белән
Йөз ел яшәсен ул кимендә!
Кояш торсын гомер күгендә!

2009

Меңнәр йөрәгенә сыйгансыз

Рәшидә ханым Вәлиулловага

Күңелегез бигрәк йомшак Сезнең:
Яхшылыкны гына җыйгансыз.
Шуңа күрәдер дә бу дөньяда
Меңнәр йөрәгенә сыйгансыз.

Чибәрлеккә кушып ягымлылык,
Зирәк акыл биргән Ходаем.
Һәр эшегез нәтиҗәле хезмәт:
Бала вакыттан ук гаҗәп уңган,
Тырыш булгангадыр, мөгаен.

Килер көннәр Сезне күмеп торсын
Сәламәтлек белән уңышка.
Балаларның игелеген күреп,
Җаныгызны һаман назга төреп
Яшәгез Сез тигез тормышта!

2005, Казан

Изге теләкләр бездән

юбилее уңаеннан остазым

Рәис абый Даутовка

Моннан сиксән еллар элек
Нәүширван мулладан туып,
«Мин голям»16 дип аваз салган
Гаҗәеп зирәк бала.
Бүген дә ул, һичбер шиксез,
Дөньясында үтә назыйм17
Һәм газыйм18 булып кала.

Гомерләрен үтеп бара,
Җыеп бәгъренә мең яра,
Эш өчен яна-көя.
Балаларын күккә чөя,
Диләрәсен өзелеп сөя,
«Тәтием» дия-дия.

Ял дигәнне белми эшли:
Хәтта өенә китешли
Ала кәгазь, каләмен.
Әйттең ни дә, әйтмәдең ни
Соң ноктаны куймый торып,
Һич туктатмый гамәлен.

Мөхәррирлеккә тәрҗемә,
Тәрҗемәгә гыйльми җөмлә
Ялганадыр берочтан.
Аның тәнкыйди сүзләре,
Чарланып бетеп үзләре,
Оста кисә кылычтан.

Хәләле һич тә сүндерми,
Салкын көлгә дә күмдерми
Йөрәгендәге утны.
Шуңа да ялкаулык тотмый,
Хәтта кырык эш куркытмый
Рәис абый Даутны.

Кайберәүләр көтсәләр дә,
Кайчакларда этсәләр дә,
Буйсынмый явыз котка.
Торсын дип бар да җаеннан,
Зур бәйрәме уңаеннан
Иң изге теләкләр бездән
Наис белән икебездән
Рәис абый Даутка!

2003

Милләт моңын халкым онытмас!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3