Всего за 120 руб. Купить полную версию
Малай кайтты өйгә
Уңган хатын малай таба диеп,
Ул тапканны зурлау электән.
Әй, анысы!
Һәр баланы сандугачтай күреп,
Өй түренә бәллү эленгән.
Мәшәкате-мәхәббәте бергә
Бала урны гел дә гел түрдән.
Тик шулай да малай анасына
Олы хөрмәт гомер-гомердән.
Кайнананың йөзе айдай балкый.
Үзалдына йөри сөйләнеп:
«Өйнең көе килен белән икән,
Яхшы иткән улым өйләнеп.
Киленебез чынлап яратылган
Үзем изеп баскан туфрактан.
Гел дә инде менә минем кебек,
Баш балага малай апкайткан».
Малай тапкан килен кемнән ким ул
Ишәйтүче нәсел-ыруны?!
Ул яшь бикәч иде кичә генә,
Бүген зурлый нәсел ананы.
Киләчәктә насыйп итсен аңа
Сөеп багу онык-турунны.
Ышыктан аккан Ык суы
(Цикл)
Дулкыныңны кочып үсеп тә мин
Шигыремә сине кертмәсәм,
Ышыктан аккан тыйнак Ык кынам,
Авылдашлар гафу итмәсләр.
Урам аша чыгу белән, үрдән
Чаба идек сиңа узыштан.
Көмеш суга элек чумар өчен
Җитезлектә азмы ярышкан.
Маймыч кебек шәрә кыз-малайлар
Шәрәлеккә кем соң шаккаткан!
Күбебезне өйгә әниләре
Шушы судан Ыктан апкайткан.
Атлап киттем микән мин әүвәле,
Тәпи басмас килеш йөздемме?
Балачакның иң тәү иртәсеннән
Дулкынында күрәм үземне.
Суда ятып зәңгәрләнеп беткәч,
Тал төбендә комда җылындык.
Чыныктырып савыктырды безне
Комнарыңнан алган җылың, Ык!
Син яраттың безне, зәңгәр Ыгым,
Ышанычны синең акладык.
Көн буенда синдә «югалсак» та,
Беребез дә суга акмадык.
Ык суының биек кызыл ярын
Җырларыма керттем инде мин.
Текә яр астында вак ташлыкта
Яланаяк йөргән идем мин.
Су эчәргә төшкән бал кортлары
Качып кына чакты табанны.
Беләмени алар минем монда
Ниләр эзләгәнне табалмый.
Керәшәләр оя корган ярда
(Шушы инде аның гаҗәбе)
Авыл баласының кыз-малайның
Менә дигән сәнгать мәктәбе.
Фарфор ясый торган ак балчыкның
Хәзинәсе монда икән ич.
Безнең өчен җайлы үзле балчык,
Ак та булгач, әйбәт икән ич!
Оеп-оеп сыннар әвәләдек,
Олыларга күзгә чалынмый.
Шул «мәктәп»не кушып сагынамын
Сагынганда балачагымны.
Бала-чага бигрәк күп идек бит,
Санап бетергесез бер көтү.
Балыкчылар безне куалыйлар:
«Йөрмәгез, дип, балык өркетеп».
Кер чайкаган апалар да куа,
Болгатабыз, имеш, суны без.
Тирән Турга барсак, анда җәен,
Уятыйкмы инде шуны без?
Атлар җене тигән малай-шалай
Ыкка кереп атын сугара.
Көтү кайткач, инде зурлар төшә
Кыр тузанын Ыкта юарга.
Җиз самавыр кайта Ык буеннан,
Кояш кебек йөзен елмайтып.
Чыбык тоткан әбекәйләр йөри
Атаудагы казын «югалтып».
Әнә шулай, эшчән Ыгым минем,
Үзәгендә идең тормышның.
Матур, рәхәт гомер бишегедәй,
Хәтеремдә яшәп торышың.
Беренче суыклар Ыгымның
Агышын алганда тезгенләп,
Чаналы, чанасыз барчабыз
Бозына төшәбез тезелеп.
Боз күпер! И рәхәт аръякка
Тәпиләп йөгереп чыгуы.
Аръяктан кулларын суза бит
Җимешле гөлҗимеш чыбыгы.
Әле кар ятмаган елгага,
Өслеге яктырак көзгедән.
Ык «өен» карыйбыз без ятып
Көзгегә уелган тәрәздән.
Шома боз өстеннән шуабыз,
Шуабыз истә юк егылу.
Елганың серләрен беләбез:
Агым тур ярында бар елу4.
Аһ, елу! Куркыныч. Читтәрәк
Йөрик без. Сакланыйк хәтәрдән.
Син безне кисәттең, и Ыгым,
Дөньяда хәтәргә хәзерләп.
Керт-керт кенә басып кырпак карга,
Яшь киленнәр төшә сукмактан.
Ак шәлләре ай-һай килешә лә
Алсуланган биткә суыктан.
Йөрешләре! Көянтәләр иңдә,
Көянтәгә казлар эленгән.
Бозда бәке ачып, каз юулар
Сынау инде япь-яшь киленгә.
Кем өендә бүген өмә икән,
Кем өендә икән кунаклар?
Кем алдына өеп куя икән
Тәбикмәкне, майлап канатлар?
Каурый сипкән сукмак илтер әле,
Барыйк әле, әйдә, шул эздән.
Өмә күзләп йөрү тәрәзәдән
Калган хәлме әллә бер бездән?
«Яренгә дә уңсын казларыгыз!
Дип теләрбез күреп хуҗаны.
Яренгә дә казлар тавышыннан
Яңгыраплар торсын су яны».
Ык буенда ярда көймәләре
Балыкчылар кая киткәнме?
Кармак салыйм дисәң, кармак сапка
Тал чыбыгы әллә беткәнме?
Кызык өчен мин дә балыкчы ул,
Минем кармак күптән сапланган.
Йөргән идек яулык белән сөзеп
Шул маймычлар Ыкка кайтмаган.
Балык кынамы соң! Өянкеләр
Ык ярының торган сагында.
Нефтьле су тамырларын югач,
Яугир кебек ауган агымга.
Күлмәк юып эләр таллар да юк,
Каз бәбкәсе йолкыр үлән дә.
Шәрә ярлар арасында Ыгым
Калган икән үләм дигәндә.
Кара сулар ага боек кына.
Елга түгел инде бер ятим!
Безнең өчен терек суы идең,
Үзеңне соң ничек терелтим?!
Явыз Иван яуларыннан качып,
Монда килеп, табып шәп урын,
Чык суыдай чиста Ык суында
Бит-күзеннән югач юл конын,
Куангандыр тәүге авылдашым,
Табигатьнең күреп хозурын.
Ык ярында табарына тынгы
Ышангандыр татар авылы.
Кара тасма әнә ята Ыгы!
Эчәр суы хәзер агулы.
Явызланган елга ярын ашый,
Яры белән ашый авылны.
Авыл белән бергә нәсел корый,
Авып төшә татар дивары.
Ык җиңелде девон шаукымыннан.
Елга гына бит ул нибары!
Әнә шулай итеп девон нефте
Төгәлләде эшен Иванның!