Всего за 120 руб. Купить полную версию
Әллә яфрак
Кыштыр-кыштыр! Әллә яфрак, әллә
Балачакны искә төшереп,
Лампа яктысында утырамы
Минем әни дәфтәр тикшереп?
Көн дә шулай өйгә алып кайта
Кочак-кочак дәфтәр төн озын.
Ипләп кенә ача дәфтәр битен,
Уятудан куркып ул-кызын.
Көнен мәктәп, кичен дәфтәрләре
Урладылар бездән әнине.
Арган йөзе, уйчан күз карашы
И әрнетә иде гел мине.
Безнең өчен әни. Башкаларга
Укытучы Апа иде ул.
Апа иде әби-бабайга да,
Укучысы иде бар авыл.
Агитатор иде. Арып кайта.
Иртәгәсен кабат яшәрә.
Авыл сәхнәсенә җырлап чыга
Галиябану яки Мәйсәрә.
Өйдә бәйрәм, әни бәйләм алып,
Җылы мичкә арка терәтеп,
Сөйләп китсә безгә «Ак Бүре»не,
Тагын берне шуңа ияртеп.
Ак нияттә узган гомер юлы
Чәчләренә калган ягылып.
Акъәбие хәзер авылның ул,
Ак яулыгын йөри ябынып.
Кыштыр-кыштыр! Әллә яфрак, әллә
Әни кулындагы орчыгы.
Яфрак-яфрак хатлар түгелме, дип
Хәбәр көтә микән борчылып?
Якташларым
Якташларым! Шушы бер сүз белән
Очып кайтам туган ягыма мин.
Якташларым! Туган ягым диеп,
Сезне дә бит кушып сагынамын.
Бер үк суда йөзгән ыкташларым.
Җиде ятлар түгел якташларым.
Авыр чакта башым куяр өчен,
Кыялардан чыдам тау-ташларым.
Бер сандугач җырын тыңлаганбыз,
Якташларым минем, моңдашларым.
Бер кәккүктән гомер санатканбыз,
Бер үк тауда безнең юл башлары.
Һәрбер каен, һәрбер имән уртак.
Уртак таңнар күргән күзләребез.
«Туган якка кайтам әле», диеп,
Чит илләрдә җирси күпләребез.
Куанычым колачыма сыймый,
Очраганда берәр якташым.
Сүзләр бетми инде макташып,
Яшик, дибез, ятлар арасында
Якалашып түгел, яклашып.
Күрше әби
Күрше әби килә йөзгә җитеп,
Калтырамый алай куллары.
Гомер үзе гүя бер саплам җеп,
Энә адымы гомер еллары.
Яшьтәшләре иргә китеп беткәч,
Ни кичерсә әгәр җитү кыз,
Шул халәттә хәзер ул әби дә,
Ахирәтсез калгач берьялгыз.
Ике улы үлде Ватан өчен.
Саклый белде күркәм сабырлык.
Гомер булгач, кирәк түзә белү,
Түзә белү үзе батырлык.
Кем өендә туа бер нарасый,
Кем йортына килен төшерә,
Әби илткән балны каба сабый,
Туй чәкчәген әби пешерә.
Уңганлыгын авыл гел сөйләде,
«Эре карчык» дигән дан алды.
Җитү кызны хуплап әйткән сүзе
Олы бирнә булып саналды.
Һәр авылда бар ул андый әби
Гореф-гадәт, әдәп сандыгы.
Әнә шундый ак әбиләр саклый
Милләтемнең әхлак саулыгын.
Сөенче
«Сөенчегә миңа ни бирәсең?
Алып килдем сиңа сөенче!»
Шулай диеп, шатлык төяп килгән
Кем ул булган илдә беренче?
Ерак юлдан кайтып килгән җайдак
Уң кулында очлы сөңгесе.
Илгә кайткан куанычлы хәбәр,
Сөңге очында кайткан сөенче.
Илче булып йөргән киленчәкләр,
Кендек кискән изге карчыклар
Тиешлесен алган хәбәренә
Алтын-көмеш чыккан янчыктан.
Йә алкасын салып биргән сылу,
Егетеннән алган хат өчен.
Аргамаклар хәтта жәл булмаган,
Ат кадәрле булса сөенчең.
Яланаяк чаба бер малайчык,
Барын узып, тузан туздырып.
И шәп булсын иде сөенчесе,
Шатланырлык, телдән яздырып!
Үзе чаба, үзе оран сала:
«Сөенче! ди. Миңа алдырык!»
«Сөенчегә сиңа сул колагың!»
Кемдер үрти йөрәк яндырып.
Сөенечләр сирәк күргән халкым
Сөенә белгән азга олыдан.
Булганына канәгатьлек холкын
Мирас иткән кызы-улына.
Бер шатлыкны ике итәр өчен,
Яулык биреп күлмәк котлаган.
Шуңа күрә күркәм бу гадәткәй
Тарих буйлап алга атлаган.
Югалтмаска иде бу йоланы!
Яңа гасырларның капкасын
Җитезаяк яңа кыз-малайлар
«Сөенче!» дип кат-кат шакысын.
Нефтьчегә
Сугыш алды елларында туып,
Кайчан әрем, кайчан билчән йолкып,
Тамак өчен алабута уып,
Үзен шулай ятимлектән йолып,
Күтәрелде буын ир булып.
Дуга бөккән, үгез җиккән куллар
Дөньяның да мөгезен боралды.
«Нефть өчен!» дигән зур көрәштә
Мәйдан тотты, табын коралды.
Мәйдан, мәйдан! Көрәш төрле анда,
Җиңү гены буыннарда, канда.
Егылмадың, гомер билкәеңә
Үлем сөлгеләре салынганда.
Көрәшеп һәм яшьнәп үтте гомер.
Яшьлек узган узмас тоелган.
Җимешле көз алда. Ерак язның
Чәчкәләре чәчкә коелган.
Йөз ак калды тагын, каралса да,
Кара майдан гына каралды.
Табын тирәсендә иске дуслар,
Хезмәт сөйгән куллар шул калды.
Нык беләкләр һаман кирәк әле,
Сезнең куллар безгә терәк әле
Егәреңне саклар мәл түгел.
Ышанычлы, җылы учларыңа
Йөрәгемне салу жәл түгел.