Всего за 364.9 руб. Купить полную версию
Рәфикъ үзен гафу иткәнгә, көтмәгәндә акчалы булганга сөенеп, укытучысына рәхмәтләр укып, кибеттән алып кайткан вак-төяккә машина откандай сөенеп, тирә-юньгә нур сирпеп утырган әнисен күз алдына китереп, кибеткә йөгерде. Гадәтенчә мич янында кайнашкан әнисе, «эшләп алганчы бурычка батасың» дип улын әрләгәндәй булып, аннан да бигрәк олы җанлы Нәсимнең улына «карак» тамгасын ябыштырудан коткарып калуы өчен мең рәхмәтләр укып, Ләйсәнен итәгенә алып, кич буе белгән догаларын укыды.
Укытучы белән укучы араларыннан җил-яңгыр да үтмәслек якын кешеләргә әверелделәр. Рәфикъ, урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, тракторчы ярдәмчесе булып даими эшкә урнашты һәм беренче хезмәт хакыннан, вәгъдәсен үтәп, әнисенең иңенә ак Ырынбур шәлен салды. Егет әүвәл төрле курслар, аннан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, читтән торып укыды, институт дипломына ирешеп, техниканы, халык әйтмешли, су кебек эчкән белгечкә әйләнде, бер олы гына предприятиедә баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелде.
Кем генә булмасын, кая гына эшләмәсен, инде чәчләре коелгач та, Нәсим белән Рәсимәнең иң турылыклы дуслары, таянычлы ярдәмчеләре булып калды. Эне-сеңелләрен дә укытып чыгарды, фани дөньяны ташлап киткәнче, әнисен өрмәгән җиргә утыртмады, кадер-хөрмәттә яшәтте, аның күзләрендә Тәңре нуры балкый дип кабатлаудан туймады. Балаларына, хәтта оныкларына, җае чыккан саен, олы җанлы, миһербанлы һәм иң кирәк вакытта Нәсим абыйсы биргән 30 сум акча турында елый-елый сөйләүдән туктамады. Менә шул ул Әлмәт мәктәбе укучысы Рәфикъ Гайнановның гыйбрәтле караклык тарихы.
2015
Китек көзге
1
Табигатьнең ямь-яшел төскә кереп, көязләнеп утырган көннәренең берсендә егетенең чәчәк бәйләме белән каршы алуына шикләнмәгән яшь кыз Мәскәү самолётыннан төште. Менә ул әйләнеп торган тимер тасмадан спорт чантасын алып, бер читкәрәк китеп, дустының озын, төз гәүдәсен пырдымсызланып эзли башлады. Кайтучыларның бәхетлеләрен якыннары машиналарында җилдереп алып китте, бәгъзеләре әрсез таксистларның татлы сүзенә алданды, кесә шәрифләре такырраклары автобус тукталышына титаклады. Берничә дәкыйка элек кенә умарта күчедәй гүләп торган алан хәтле көтү-каршы алу залы бушап калды. Аэропорт хезмәткәрләре, арлы-бирле йөренеп, чираттагы рейсны каршы алуга әзерләнә башладылар. Тик кызның танышы гына күренмәде. Үпкә, ачу, гарьләнү тудырган дулкынлануы күзләренә, йөзенә, гәүдәсенә чыккан кыз үз ягына юнәлгән чит караш сизеп сискәнеп китте. Урамга чыгу ишеге янында аның Алёшасыннан кыскарак буйлы, түгәрәк йөзле, җәйге ак костюм кигән бер ир-егет күптәнге танышы сыман, кызыксынуын яшермичә, аңа текәлеп карап тора икән. «Нишләп бу абзый, оялмыйча, мине иләк аша уздыра торгандыр, бигрәк тәрбиясез кешеләр бар инде», дип уйлап, кыз, ни пычагыма кирәк миңа мондый узгынчы дип, үз-үзенә ул якка карамаска әмер бирсә дә, аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләре хуҗабикәләренең ихтыярына буйсынмас булдылар. Күрер күзгә егерме биш-утыз яшьләрдә генә тоелса да, киң маңгаен капларга тиешле коңгырт чәчләре шактый мул артка чигенгән, ул да кемнедер көтә күрәсең, кулындагы машина ачкычларын уйнатып борчылуын яшерергә тырышканы сизелә. Көтү залында озын-озак басып тору икесенең дә көн тәртибендә каралмаган булса да, ни чарадан бичара, алар, могҗизага, зарыгып көткән кешеләренең капылт килеп чыгуына өметләнеп, бер-берсенә яшерен-орынтын караш ташлап, йөзләренә ваемсызлык төсмере чыгаргандай булып, урында таптанып торалар. «Алёша мине каршы алырга бу адәмне җибәрмәдеме икән?» кебек сагыз уен Ләйлә кискен рәвештә кире какты, шактый горур, бәйсез басып торуына, өстендәге затлы киеменә караганда бер дә көнлекче, йомышчы малайга охшамаган иде егет. Аның якты нур шикелле үзенә төбәлгән карашында Ләйлә бөтен тән күзәнәкләре белән үзенә таныш булмаган җылылык, мәрхәмәтлелек сирпелешен тойды. Буш залны, диварлар буена тезелгән ясалма күн тышлы диваннарны өйрәнү дә озаккарак китте.
Рейсларны әйтеп торучы туктаган арада урнашкан зыңгылдап торган тынлыкны, язылмаган кануннар буенча, ир-ат заты бозарга тиеш иде. Егет, кыз ягына вәкарь генә атлый-атлый, тиешле соравын бирде:
Гафу итегез кызыксынуым өчен, сезнең каршы алырга тиешле кешегез килеп җитмәгән, ахры?
Үзен кыю, тәвәккәл, бәйләнчекләрне тиз урыннарына утырта алучыга санап йөргән, «сезнең ни эшегез бар миндә, үз юлыгызны белегез» дип, сорау бирүченең авызын капларга тиешле кыз, нәкъ шул сорауны зарыгып көткән кешедәй, үзен бөтенләй башкача тотты.
Шулайрак килеп чыкты шул. Егетем каршыларга тиеш иде дә, күренми. Бик төгәл, тәртипле кеше кебек иде югыйсә.
Борчылуын, ышанычы акланмавын сиздермәскә тырышса да, тавышының дулкыннар сыртыннан элдерткән көймә шикелле тигезсез, калтырабрак чыгуы аның чарасызлыгына дәлил кебек кабул ителде.
Шулай булгалый. Иң ышанычлыга санап йөргән якыныңның авыр хәлгә куйганын сизми дә каласың, дип, егет әүвәл гомуми фәлсәфәгә өлеш чыгарганнан соң, үз хәсрәте белән дә уртаклашырга була. Сүзләренә икегә бүлсәң, йөк җиңелрәк күтәрелә дигән мәгънә салып:
Үзем дә шундыйрак хәлдә калдым. Кат-кат шалтыратып, каршы алуымны зинһарлап сораган кешем самолёттан төшмәде. Кәефем кырылды, болай да юк вакытымны бар итеп килгән идем.
Кайтырга тиешле кешегез хатыныгыз идеме? дип, теленең кыюлыгына үзе таң калып сорап куюын кыз сизми дә калды. «Сиңа барыбер түгелме, хәчтерүш?» кебегрәк җавапка лаек булуын аңлаган кыз бит алмаларының оялудан алсуланып китеп, чәч төпләреннән салкын тир бәреп чыгуын тойды.
Дуамал сөаленнән кызның уңайсызлануын аңлаган егет: «Битараф кеше мондый сорау бирми», дип кенә уйлап өлгерде һәм асыл затның кызыксынуын урынсызмы, тәрбиясезлекме дип, туры җавап бирүне мәҗбүри санамыйча:
Иң авыр хәлдән дә чыгу юлы, һәр начарның, таба белсәң, уңай ягы була, диләрме әле. Мин, мәсәлән, машина белән сезне, үзем шикелле үк бәлагә тарыган кешене, өенә илтеп куя алам, дип, җавап көтеп тормыйча, иелеп, кызның спорт чантасын кулына алды. Кызның аңа иярүдән башка чарасы юк иде. Әмма рәхмәт белән чикләнәсе урынга кыз ачыкламыш сорау бирде:
Сез һәрнәрсәгә, аеруча кыен хәлләргә философларча, гомумирәк бәя бирәсезме, һәр тискәредән уңай якны эзлисезме?
Белгечлегең шул булгач, кая барасың инде. Үзеңнән качып котылып булмый, диләр. Һәр каршылыкның чишелеш ноктасын эзләргә туры килә, дип, егет, теленә салына-салына, машинасының ишекләрен ачты. Читтәрәк көтеп басып торган кыз тарафына борылып:
Шәт, безгә танышырга да вакыт җиткәндер. Мин Марат абый булам. Мулла кушканы Морад булса да, җиңеллек өчен французчалаштырыбрак әйтәм. Киемнәрегезгә, сумкаларыгызга караганда сезнең исемегез Хәзер әйтәм. Регина, Эльмира, Эльвира, Карина, Альбина йә Алина кебегрәктер дип фаразлыйм.
Менә ялгыштыгыз, Марат-Морад иптәш. Ләйлә булам мин, диде кыз, машинага якынрак килә-килешкә.
Дүрт көпчәкле атым искитмәле булмаса да, хуҗасын тыңлый, кирәк җиргә алып бара, дип, Морад, алгы ишекне ачып, кызны утырырга чакырды.
Мин арткы утыргычка утырып йөрергә яратам. Мөмкин булса
Теләгегез. Рәхим итегез. Кунак теләге хуҗа өчен закун, ди-ди, Морад үз ягының арткы ишеген ачты.
Мин сезнең кунак статусын алдыммыни инде? Алып кайткан өчен түли дә алам, диде кыз, ни сөйләгәнен үзе дә бәяләп җиткермичә.
Акчагыз артык булса бирерсез. Аспирант кешегә анысы да ярап куяр, дип көлә-көлә, кыз артыннан ишекне япты.
«Машиналарны күргәләгән кыз булырга охшый, әле генә танышкан кеше белән янәшә утырып барырга теләмәве дә нәрсәнедер аңлата торгандыр», дип уйлап куйды Морад. Атаклы якташыбыз академик-химик Арбузов бервакытта да йөртүчесе янына утырмаган. Сорасалар, элеккеге дворян баласы, «барин кучер белән янәшә утырып йөри алмый» дип җавап бирә торган булган.