Всего за 364.9 руб. Купить полную версию
Машина олы юлга чыккач, Морад арттагы юлны күзәтеп бару өчен өскә элеп куелган көзгедән Ләйләнең чагылышына күз төшереп алды. Артык нәфис, гүзәл дип күтәрелеп бәрелерлек булмаса да, кыз сөйкемле йөзле, нечкә билле, җыйнак гәүдәле иде. Бит тиресенең кыйммәтле бизәнүләргә күнеккәнлеген, юлга җайлаштырып киелгән өс киемнәренең дә, базар тауарлары булмыйча, кыйммәтле икәнлекләрен чамалавы авыр түгел. Зәңгәр күзләренең кырыйларына күгелҗем буяу төшерелгән. Күрәсең, егетенә матуррак күренергә тырышып, самолётта да бизәнү әмәлен тапкан.
Эленеп торган көзгедән Ләйлә дә аны күзәтеп бара икән. Кайсыдыр мизгелдә Морад белән кызның карашлары очрашып алды. Егет зәңгәр күзләрдән чыгып бетмәгән ихласи балалыкны, кемгәдер рәнҗү тудырган аҗаган биеп алуны күреп өлгерде. Йөртүченең озак итеп көзгегә кадалып бару мөмкинлеге чикле булса, кыз исә гомерендә беренче тапкыр күргән иргә озаклап текәлеп торуны тәрбиясезлек санады.
Сүзне янәдән егет яңартырга тиеш иде.
Тагын бер сорау бирим инде, гафу итәрсез. Сез самолёттан төшкәч, егетегезгә шалтыратмадыгызмы? Бәлки, җитди сәбәбе бардыр, әйтик, чирләп киткәндер.
Сорау биргәннән соң гына, Морад үзен «синең ни эшең, хакың бар, барыбер түгелмени» дип битәрләп алса да, әйткән сүз очкан кош иде шул. Икенчедән, ул Ләйләне егетенең каршы алмавын эчтән хуплавына, хәтта канәгать булуына игътибар итте. Кыз исә әүвәл кечкенә, озынчарак бите өчен зуррак күренгән, ымсындырып торган кызыл иреннәрен түгәрәкләп, турсайтып алды.
Минем кемгәдер ялына торган гадәтем юк. Алдан сөйләшенгән иде. Сүзендә тормаган кешене яратмыйм мин.
Артында ниндидер көч, терәк барын тоеп яши торган горур кыз икән бу дигән нәтиҗә ясау фәлсәфә белгеченә авыр булмады.
«Бер хатасы өчен егетегез сезнең мәрхәмәттән мәхрүм буламыни инде?» дигән соравына егет «хәзер уңга борылыгыз, аннан турыга, әнә теге йортны узгач, янәдән уңга китәрбез, килеп җитәрәк тагын әйтермен» дигән җавапка гына лаек булды.
Шулай кемгәдер юк-бар тоелган, ә сөйләшүчеләр өчен җитди күренгән сорау-җөмләләр алышу вакытны кыскартты, машинаның Ләйләләр өе урнашкан Казан Рублёвкасы атаклы Салмачыга килеп бөялгәнен сизми дә калдылар. Икесенә дә артык тиз кайтып җиткәндәй тоелды. Кызый челтәрле биек тимер коймалы, яшерен төймә ача торган кара иркен капкалы, кызыл үгез тиресен хәтерләткән кирпечтән төзелгән ике каты күренеп торган затлы сарайда әти-әнисе белән яши икән. Морад, ниһаять, кызның теге вакыттагы соравына да җавап бирүне кирәк тапты. Өч дистәсен тутыруга якынлашса да, буйдак икән әле ул, кандидатлык диссертациясен яклауга әзерләп йөрмеш, ди. Сабакташы Үзәк дәүләт архивыннан бер документның күчермәсен алып кайтырга тиеш булган икән. Берәүне каршы алмаганнар, икенчесенеке, кайтып, кемнедер бәхетле итүне мәҗбүри санамаган. Тәкъдир, шул рәвешле, ике яшь йөрәкне аэропортның көтү залында очраштырырга булган.
Ләйлә үзенең заманында ярты ел булса да Ленин бабай укыган белем йорты студенты булуы, бу көннәрдә чыгарылыш квалификациясе эшен якларга әзерләнүе, ә Мәскәүгә әтисенең сәяхәтләр оештыру ширкәтенең йомышы белән баруы, диплом алгач, үзенең дә шунда эшләячәге турында бәян итте. Кызык бу дөнья: ике-өч сәгать элек кенә бер-берсенең яшәве турында хәбәрдар булмаган кешеләр, сере табылып, кинәт ачылган сандык байлыгына тап булгандай, ашыга-ашыга үзләре турында мәгълүмат белән алышуны кичектергесез бер нәрсә дип таптылар. Ләйлә Морадка ачык, шатлана белүчән, күзәтүчән, юморны аңлый торган, хисчән, әмма артык иркә кыз кебек тоелды. Ләйләгә егет тәртәгә утырган, тормышта кыйбласын тапкан, үз-үзен ирония белән бәяли алучы җитди кеше мисле күренде. Саубуллашканда, егетнең үзен ифрат тәрбияле тотуы, әрсезләнеп кочакларга ашыкмавы, ярымзыялылар кебек болагайланып кулын үбәргә алынмавы һәм гади генә итеп ясаган тәкъдиме дә ошады кызга.
Ходай Тәгалә үзе оештырган бу очрашуны, «кайгыларыбыз» ны уртаклашуны иртәгә кичен берәр кафеда чәй яисә каһвә эчеп билгеләп үтүгә сез ничек карар идегез? Минем яктан шундый тыйнаксыз тәкъдим ясалып, каршы алырга тиешле егетегез рөхсәт итсә
Ул иртәгә тирләп-пешеп чәчәк күтәреп килеп җитәр дип өстәмәкче иде дә, артыграк булыр дип, үзен тыеп кала алды. Болай ук төрттерү кирәк тә булмагандыр.
Яшь булсам да, үзем дөрес дип тапканча яшәргә яратам. Минем өчен бердәнбер авторитет әтием Сахип Габбасов. Аэропортка килмәгән егет белән болай да арабызны өзәргә йөри идем. Үзе ярдәм итте. Рәхмәттән башка ни әйтим? Ачылырга микән, юк микән дип уйланыбрак торганнан соң, көлемсерәбрәк өстәп куйды: Ул каршы алса, сезнең белән очрашмаган булыр идек. Философлар «һәр яңа кеше танылмаган дөнья» диләр түгелме әле? Иртәгә кадәр. Кичке җиделәрдә капканың бу ягында көтеп торырмын, дип кулын изәп, тимер капка артына кереп гаип булды.
Өй ишегенә алып барган плитә түшәлгән юлның ике ягында гөрләп үсеп утырган, салават күпередәй төрле төсле чәчәкләр арасыннан акрын гына атлаганда, янтавына немец овчаркасы килеп борынын төртте. Томанның башыннан сыйпый-сыйпый, кыз әлегәчә көчкә авызлыклап килгән хисләр ташкынына тышка ургылырга ирек бирде. Дөресе, ул буаны тотып торырлык тәкате калмаган иде аның. Әүвәл рәнҗүен, гарьләнүен тозлы күз яшьләре белән туйганчы юды. Бераз тынычлангач, сиртмәле кое баганасыдай озын буйлы баскетболисты шалтыраткач әйтәсе сүзләрен, тәсбих төймәләре кебек, бер җепкә тезә башлады. Җөмләләренең бәгырьгә тия торган текәләрен, усалларын, зәһәрләрен, чагыштыруларның көндәлектә кулланылмый торганнарын эченнән кабатлап йөренгәндә, иреннәре әүвәл калтыранып алды, яңаклары эчкә тартылды, соңрак бар хисе бергә укмашып, усал елмаюга әверелде. Кызның эчке халәте кара болытларның җиһанны коендырыр алдыннан куерып, һаваның куырылып, тынчуланып алу мизгелен хәтерләтә иде.
Шул озын сыйрак Алина гына башына җитте. Баскетбол уеннарына йөри-йөри, бер латышка гашыйк булган. Бер мөһим очрашуга, кыстый-кыстый, Ләйләне дә алып барды. Күңел тартмаган җиргә аяк атларга ярамаганын чамаласа да, Ләйлә ризалашты. Уеннан соң, җиңүчеләр кызларны шунда ук урнашкан кафега кичке ашка алып керделәр. Арыш камылы кебек тырпайган каты чәчлесе кич буе Ләйләдән күзен алмыйча карап утырды, соңыннан озатып куярга алынды. Шуннан китте очрашу-күрешүләр, матчлардан соң кафеда чәйләү-мәйләүләр. Акрынлап Ләйлә аның озын буена да, ясалма елмаюына да күнекте. Бу аралашуны мәхәббәт дип атап булырлык түгел, Ләйләнең баскетболистка мөнәсәбәте дә салмак кына, үз җае белән генә агып яткан елга сыман иде. Егет белән бер елга якын очрашу-аралашу дәвамында кыз аңа кулга өйрәтелгән мал кебек ияләште. Алёшаның икегә аерылып торган иягенә астан өскә карау ошый, үбешкәндә, төрекмән көтүчеләре кебек чүмәшә белүе яисә таза кулларына күтәреп алуы, иркә песи баласы кебек егетнең култык астына кереп ятуы, бер очракка чаклы Ләйләгә кызык, яңа тоелды. Тик озаккарак сузылган бу уеннарның уймагы, коймакның төере килеп чыкты шул.
Кыз узган гомере турында уйга чумып, ялагайланып койрыгын болгап торган Томанның маңгаена озын тырнакларын катырак батырды бугай, эт чинап җибәрүгә, Ләйлә дә айнып киткәндәй булды. Әле генә көмеш нурларының салкыны белән коендырып торган ай да җылылык иңдереп алгандай тоелды. Яшәү барыбер иң кызык шөгыльләрнең берсе икән. Морадны искә төшерү айлы кичне тагын да ямьләндереп җибәрде бугай. Шул арада тавышка әтисе йөгереп чыкты.
Ләйләм кайткан икән. Ник бер хәбәрең булсын. Каршы алырга машина җибәргән булыр идем, дип сөйләнә-сөйләнә, кызын эчкә уздырды.