Галиуллин Талгат Набиевич - Отколотое зеркало / Китек көзге стр 6.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 364.9 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

 Укучылар Сез барыгыз да ошбу сынауга җитди карап, сынамышларны измичә, сытмыйча, вакытында тапшырдыгыз  Каракның эчке халәтен сынау өчен, укытучы озын-озак тукталыш ясады.  Тикшерүне барыгыз да намус белән үтте. Бөтен камыллар мин таратканча, бертигез булып чыктылар. «Арада чәнчи бармак хәтле генә озыны бар» дип, мин юри әйттем. Безнең, сезнең арада караклык, кеше әйберенә кул салу, урлашу кебек капиталистик җәмгыятькә хас гадәтләр булырга тиеш түгел. Шулаймы?

Өсләреннән гаеп алынуга шатланып, тынычланып калган укучылар: «Нәкъ шулай»,  дип, бердәм рәвештә кычкырдылар.

Белемле кешеләр белән шыплап тутырылган мәктәп коллективында сер саклыйм димә. Тарихчының хәзерге китапларда язылмаган ниндидер сәер тәҗрибә уздыруы, әмма дә ләкин каракны таба алмавы турындагы хәбәр директор колагына да барып ирешә.

 Ну, иптәш сихерчеме, күрәзәчеме, шарлатанмы шунда,  дип башлый сүзен директор, җиңүче кыяфәте белән күзләрен ялтыратып.  Уңышлар кай тирәдәрәк, бур фаш ителдеме, бүреге янамы?

 Юк шул, Замир Яруллович, каракның әлегә бер җире дә янмый. Без, гаеплене эзләп, олы җәнҗал күтәреп, зур хата эшләгәнбез бугай. Гаепле кеше мин үзем бит.

Текә борылышларны җене сөймәгән директорның күзләре зәһәр ялтырап алды.

 Нәрсә дигән сүз бу? Акчаны сез урладыгызмыни? Ничек була инде бу, аңлатыгыз.

 Бик гади була, Замир Яруллович! Буласы туебыз өчен срочно акча кирәк булгач, Рәсимә Салаватовнаның сумкасыннан алырга туры килде. Үзенә әйтергә өлгермәдем, ә ул, дөнья җимерелгәндәй, тавыш күтәргән.

 Ну и ну,  дип, югалып калган директор русчага ук күчә.  Ну и нравы у современной молодёжи

 Рәсимә Салаватовна бу хакта үзе беләме соң? Ни пычагыма сез укучыларга дәрескә әзерләнергә, йокларга бирмичә, шикле, төрлечә юрарга урын калдырган тәҗрибәләр уздырасыз? Мин бу хакта ронога әйтмичә булдыра алмыйм, җәзасын үзләре билгеләрләр.

Беткән баш беткән дип, Нәсим янәдән алдау юлын сайлады.

 Рәсимә, әлбәттә, белә. Безнең бар тапканыбыз уртак. Тиздән туебыз булачак, шул хөрмәткә роно шелтә чәпәсә, шәп котлау, нур өстенә нур булыр!

Директор, тәмам рольгә кереп, яше мөмкинлек биргән тизлек белән урыныннан сикереп торды да, хуҗаларын тыңламыйча, як-якка сибелгән чәчләрен тәртипкә чакырганнан соң, йодрыгы белән кулын авырттырмаслык итеп кенә өстәлгә китереп сукты:

 Прямо балалар бакчасы. Үзара уртак тел таба, аңлаша алмаган кешеләргә коммунизмда яшәячәк яшь буынны тәрбияләүне ышанып тапшыр инде. Өлкән буын, ягъни без сәхнәдән төшкәч, кем кулына калыр инде кадерле илебез, мәгърифәт учагы?

Әдәп-әхлак темасына тәмләп, ноктасын-өтерен куеп, озын-озак нотык тотарга яраткан Замир Яруллович Нәсимне күңелен бушаткач кына җибәрде.

Ә тарих укытучысының кайгысы башкада, тизрәк Рәсимәсен табып, югалган акчаңны эзләп йөрмә, тавыш күтәреп дип кисәтү иде. Үзен кызган таба өстенә бастыргандай хис иткән Нәсим директорның сүз сөрешен аңлады да, аңламады да. Хуҗа тозагыннан котылуга, Рәсимәне эзләп китте, хәтта аны, ишек шакып, дәресеннән үк чакырып чыгарды. Бер-берсенә тәүге очрашуда ук гашыйк булып, никах һәм язылышу көнен билгеләгән, һәрдаим очрашып яшәгән Нәсимнең дәресне бүлдереп дәшүен Рәсимә берәр хәвеф-хәтәр булмадымы икән дип куркып ук кабул итте.

 Нәрсә булды, Нәсим? Ахырзаман җиттеме әллә? Унбиш минут кына көтә алмадыңмы?

 Юк шул, Рәсимәкәем, түзәрлек булса да, чыдарлык тәкатем калмады. Сагындым үзеңне, хәтта һава җитми.

Рәсимә аңа карап сокланып, илһамланып, башкалар да бу гүзәллекне күрә дип көнләшеп яшәрлек кыз иде шул. Тормыш бизәкләрен бәяли белгән теләсә нинди ирне ымсындырырлык гәүдә, җилкәсенә ишелеп төшкән, ат ялын хәтерләткән чем-кара чәч, өлгергән карлыган кебек күзләр, елмайганда чокырчык ясалган бит алмалары, үбәсене китереп торган тулы иреннәр һәммәсе Нәсимгә газиз һәм якын, ә инде туры төз аяклары тарихчының зиһенен чуалтырлык иде. Хәзер исә Рәсимәнең табигый матурлыгы белән хозурланып торырга вакыты юк иде егетнең.

 Рәсимәкәем, ишегеңне ныграк ябып, читкәрәк китик әле. Берәр чит колак үзенә шөгыль тапмасын.

 Йә, Нәсим, тизрәк әйт, нәрсә булды?  дип пырдымсызланды Рәсимә, Кавказ төне кебек куе кара керфекләрен биетеп.

Нәсим ыкы-мыкы килеп, әйләнеч юлларны эзләп тормыйча, турысын ярып салды:

 Сумкаңнан югалган егерме бишне мин алган идем.

 Не может быть! Сорамыйча сумкага кердеңме, миңа әйтсәң, бирмәгән булыр идемме?

 Шулай туры килде, җаныем. Мин шофёрыбыздан, район үзәгенә бара калса, йомшак урындыклар ала кайтуын сораган идем. Ул «хәзер шунда китәм» диде, срочно 50 сум акча кирәк булды. Янымда шуның яртысы гына иде. Коридорда, тәрәзә төбендә яткан таныш сумкадан 25 сумны алып бирдем. Менә акчаңны алып килдем, хәтта процентлап та бирә алам.

Рәсимә булачак иренә сәерсенебрәк күз сирпеп алды да, сүзне зурга җибәрмичә, ипләп кенә үз фикерен әйтте:

 Сразы әйткән булсаң, тавыш чыгарып, кемнәрнедер караклыкта гаепләп, гөнаһсыз кешене рәнҗетеп тә йөрмәгән булыр идем.

 Гафу, гафу, җимешем! Әүвәл туры китерә алмадым, аннан соң онытыбрак җибәргәнмен.

Кыз егетнең сүзләренә ышандымы-юкмы әйтүе кыен, кеше күңеле төпсез кое дип, юкка гына әйтмиләрдер. Кыз өзелеп төшәргә әзер карлыгандай күзләрен уйнатып алды да үз нәтиҗәсен ясады:

 Кирәккә алгансың икән акчаны. Бергә тора башлагач, кунакларны оялмыйча утыртырлык йомшак урындыкларыбыз булыр, ичмаса. Юкса синең өеңдә шаром покати, бер рәтле-башлы җиһаз юк. Утыргычлар беренче уртак җиһазыбыз булыр.

 Киләчәктә үзең яшәячәк өеңне алай ук хурлама инде, матурым. Тиздән аны син бизәрсең.

 Мине җиһаз урынына аласыңмы? Мин сиңа хатын булмакчы идем.

 Гүзәл кеше фонында иң иске, иң тузган әйбер дә затлы, ямьле булып күренә,  дип салам кыстырды Нәсим.

Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясадылар алар. Гаилә корып, бергә тора башлагач, Нәсим: «Синең акчаңны ифрат авыр матди хәлле гаилә малае алган, дүрт баласын җидегә бөгелеп үстерүче, бик тәрбияле ханымны кызганып, гөнаһысын үземә алган идем»,  дигәч, Рәсимә, күбәләк канатларыдай озын керфекләрен өстән аска төшереп: «Мин синең ялганыңны шунда ук сиздем. Йомшак урындыкларың да каядыр юлда адашып калдылар»,  диде.

Нәсим сөеклесенә аңлавы, гафу итүе өчен рәхмәттән башка берни әйтә алмады.

Директор белән сөйләшкән, Рәсимәсе белән аңлашкан көнне үк Нәсимне борчылуы, дулкынлануы йөзенә, гәүдәсенә чыккан Рәфикъ коридорда көтеп тора иде.

 Сезгә зур рәхмәт инде, Нәсим Кадыйрович!

 Ни өчен дип белик инде, дәүләт сере булмаса?  дигән булды тарихчы, башын юләргә салып.

 Рәсимә апаның сумкасыннан акчаны мин алган идем. Мин карак. Минем урыным төрмәдә.

 Соң, мин аны әниең акчаңны алып килгәнче, арыш камылы белән тәҗрибә уздырганчы ук сизенгән идем. Әниеңне кызганып бу юлга басуыңны аңласам да, гафу итә алмыйм.

Үсмер, иске кепкасын кулы белән угалап торды да:

 Минем өчен иң изге кеше әнием, әтиемнең рухы белән ант итәм, башка беркайчан да, сорамыйча, кешенең шырпысына да кагылмаячакмын. Бу минем тормышымда иң зур сабак булды. Сезнең яхшылыгыгызны, Нәсим Кадыйрович, мин үлгәнче онытмам. Арыш камылының миңа озыны эләккәндер дип, бер сантиметрга мин кыскарткан идем.

 Анысы да миңа мәгълүм. Камыллар барысы да бертигез киселгән иде. Аңлаштык кебек. Хәзер сагыз чәйнәп тормыйк. Теге акчаларны,  чак кына «син чәлдергән» дип ычкындырмады,  әниең миндә калдырып китте. Сиңа бурычка утыз сум акча биреп торам. Дәресләр бетүгә, өегезгә сабын, шырпы, керосин, җитсә үзеңә, чүпрәктән булса да, аяк киеме юнәт. Ярар, ярар. Кулларыңны аркылыга куйма. Син әлегә боксёр түгел. Мин аларны сиңа чәч тубалыңның матурлыгы өчен бирмим. Беренче яисә икенче получкаңнан кайтарырсың. Шыпырт кына кесәңә шудыр да ычкын!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора