Галиуллин Талгат Набиевич - Отколотое зеркало / Китек көзге стр 5.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 364.9 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

 Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен,  дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк сүтәргә белмичә, беразга югалып калды.  Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш итәргә дип килгәнием сезгә.

 Рәхим итеп, түрдән узыгыз!

Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап, әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй, тавышының калтырануын басарга тырышып:

 Беләсезме, Нәсим Кадыйрович, Рәфикъ «юлдан таптым» дип, өйгә 25 сум акча алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы акчаны төшереп калдырсын инде?! Бу хәлнең шәһәрдә, һич югында, район үзәгендә булуы мөмкин әле. Улым турында начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. «Кирәк-яракны алырга акчабыз юк» дип зарланып торам. Мине жәлләп берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән?

Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең, өенә кайтырга чыкканда, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып калдыруы исенә төшеп кире керүе, ә коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан акчасы югалуы һәм, гомумән, күрше авыллардан килеп укучылар өчен ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында сүз булган иде. Ул гына да түгел, озак еллар директор вазифасын башкаручы Замир Яруллович, каракны тотып булуга ышанмаса да, Рәсимә тавыш күтәргәннән соң, бу очракны тикшерүне, ягъни бурны кояш яктысына чыгаруны, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен, Нәсимгә тапшырды.

 Син, иптәш Нәсим Кадыйрович, тарихчы, психолог, комсомол оешмасы секретаре, әхлак, тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсаң, үпкәләвең бар,  дип, арзанлы шаяртып та куйды.

Нәсимнең «Ә сез каракны табып булуга ышанасызмы?» дигән соравына, директорның, җавапка сүз әрәм итеп тормыйча, күп мәгънәле итеп, җилкәләрен сикертеп куюы хәтеренә төште. Кулы кычыткан карак малаен анасы үзе тотып китерә, шома балык үз теләге белән җәтмәгә килеп керә түгелме? Хәзер үк участковыйны чакырасы да, егетне каталажкага озатасы! Ә миңа нәрсә, мәктәп, комсомол, бәлки әле, роно буенча ялтыравык рәхмәт кәгазе эләгер. Эшне зурдан җибәреп, сасысын чыгарасың килмәсә, Гайнановны якасыннан тотасы да, директор каршысына китереп бастырасы, бу очракта да чын тәрбияче, намуслы укытучы буларак абруем артыр!

Шул авыл кешесе буларак, Нәсим исә Гайнановларның, әтиләре үлгәннән соң мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаеклы, горур гаилә икәнлекләрен яхшы белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары ишетелгәне юк. Нәсим алдында оятыннан кара янып, битен ертып, малаен фаш итәргә килгән ханымның дүрт баланы җидегә ярылып эшләп, аякка бастырырга, намуслы, милли җанлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуыннан да хәбәрдар иде ул. Әгәренки, Нәсимнең фани дөньяда иң якын кешесе булып киткән Рәсимә туташ, акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән? Бәлки, болай диярләр иде: «Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да, шул акча кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер, чыннан да, төшереп калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әллә ни зур сумма түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе, кесәсеннән кулъяулыгын алганда, акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар оешып җитмәгән инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр, дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган сәер халык. Сез бу казанда кайнаган кеше, барысын да беләсез».

Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, Урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе, хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын, тәһарәт алганда, чөйгә элеп куялар һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый уйланып торганнан соң, ханның үзенә генә мондый киңәшен бирә, имди.

 Намаз вакытында сараегызда булган барча кешегә бертигез итеп киселгән таякчыклар таратыгыз. Һәм «берсе минем чәнти бармак калынлыгында башкаларыннан озынрак, шунысы бурга эләгер» дип тә өстәгез. Кәкре куллы адәм тотылып, хур булудан шөлләп, таякчыкны караңгы бүлмәдә кыскартыр һәм шул гамәле белән тотылыр. Нәсим ошбу риваятьне исенә төшереп, сумкага кергән баланың кем булуын тәгаен белгән тәкъдирдә дә, әкәмәт серле уенны дагалап карарга булды. Гасырлар агып, иҗтимагый-сәяси вазгыятьләр үзгәрсә дә, кешенең, бу очракта каракның, эчке дөньясы, үз-үзен яклау, курку хисе үзгәреш кичерми.

Интернатта һәр төнне бер укытучы кунарга тиеш иде. Нәсим, үзенең кизү көне булмаса да, бер сылтау табып, чиратын алыштыра. Мәктәпкә килгән уңайда ук, җәннәт агачыннан ясалган Муса таякларын алыштыра алмасалар да, үз бурычларын үтәрләр дип, кырдан арыш камыллары кисеп ала һәм интернатта кунарга калган укучыларга тарата.

 Барыгызга да тигез итеп киселгән камыллар өләшәм. Тик берсе генә бераз озынрак. Шул салам эләккән укучы Рәсимә апагыз төшереп калдырган («сумкасыннан урлаган» дип әйтә алмады) һәм хуҗасына акчаны кире кайтарырга оялган кеше булыр. Хәерле сәгатьтә! Камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез, соңыннан янәдән үлчәп, җыеп алырмын.

Укучыларны бу сынау шатландырды дип раслау дөрес булмас иде. Берәүнең дә, бөтен көтүне пычраткан сыер өчен җавап бирәсе килмичә, без шул хурлыкка лаекмы дип уйласалар да, ахыр чиктә, бу югалтуны миңа сылтап калдырмасыннар дип, мырлый-мырлый булса да ризалаштылар. Дөресен генә әйткәндә, Нәсим Кадыйрович алардан сорап та тормады. Укучыларына янәдән бер ачыкламыш та кертте:

 Акчаны тапмаган, алмаган булсагыз, нәрсәсеннән шөлләп торасыз? Чистарынып, борынгы греклар әйтмешли, катарсис узарсыз.

Уенның хикмәтен аңлап җитмәгән бер укучының:

 Әгәр ул озын камыл гаепсез кешегә туры килеп, кемдер нахакка рәнҗетелсә?  дигән соравына, укытучының Аллаһ ялгышмый дип әйтәсе килсә дә, комсомол оешмасы сәркатибе, башкарак аңлатма биреп:

 Гаебе булмаса, гафу үтенербез,  диде. Һәм беркадәр тантаналы төстә өстәп куйды:  Биредә сезнең намусыгыз, ахыр чиктә мәктәпнең абруе сынала.

Укучыларның йокы бүлмәләрен төн ката диярлек күз уңаенда тоткан Нәсим Рәфикъның йокыга китә алмыйча кыбырсынып, боргаланып ятуына игътибар итми кала алмады. Балаларны махсус иртәрәк уятып (бер гөнаһлы өчен барысының да интегүен аңласын теге), берәм-берәм чакырып, юри һәр камылны үлчәгән булып, дәфтәргә яза барды. Барысының да камыллары шул килеш сакланган, тик Рәфикъныкы гына кыскарак, бер очы киселгән булып чыкты. Әй Рәфикъ Рәфикъмин сине акыллырак дип уйлаган идем, борынгылар кулланган иң гади капкынга килеп эләктең. Кыскарту, озынайту уенының психикасы зәгыйфь кешеләр өчен уйлап табылганын аңламадыңмыни? Камыл белән «йоклаган» барча укучыларны бергә җыйгач, тарихчы башкачарак нотык тотты:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Популярные книги автора