Сәкинә. Ничек инде, менә кызык, яратканга
Ирек. Син ярата да беләсеңмени? Бер-берегезне шулкадәр яраткач, нигә сезгә акча?
Сәкинә. Көлмә, мин бит ул ярата димәдем, мин яратам, дидем. Аннан, үзең беләсең, хәзерге заманда кем акчасыз яши алсын.
Ирек. Менә мин.
Сәкинә. Һе, син ич ул.
Ирек. Мин кеше түгелмени?
Сәкинә. Кеше, әлбәттә, ләкин син ялгыз, бер кайгың да юк.
Ирек. Анысы дөрес бер кайгым да юк?! Апа, синең ишеткәнең юкмы, Рәмзия кайда микән хәзер?
Сәкинә. Тәки оныта алмадыңмы?
Ирек. Юк, эш анда түгел, бары иң матур чаклар, иң гүзәл мизгелләр искә төшә кайчак. Ахыры ни белән беткәнен дә беләсе килә.
Сәкинә. Син аны озата барган егетне кыйнап утыргач, син кайтканчы, өч тапкыр кияүгә чыккан бугай инде, тагын үзе генә диме. Ул да үзенә урын таба алмый. Яшь чагында кеше ни өчен шулкадәр юләр була икән, әйеме?
Ирек. Бәхетле була чөнки.
Сәкинә. Бәлки. Син хәзер бәхетсезмени?
Ирек. Нәрсә соң ул бәхет?
Сәкинә (җилкәсен сикертеп). Кем белә инде аны Кем балалары белән, кемдер ярату белән, кем эше беләндер инде, кем белә
Ирек. Әгәр боларның барысы да бергә килсә?
Сәкинә. О, ул чагында ул иң бәхетле кешедер инде. Тик кайда гына яши икән ул андый кеше?
Ирек. Алайса, синнән дә бәхетле кеше юк инде.
Сәкинә. Зарланмыйм, нигә алай дисең?
Ирек. Иреңне яратасың, яраткан эшең бар. Кстати, син бит хәзер эшләмисең дә бугай.
Сәкинә. Ни сөйлисең, нишләп эшләмәсен. Ул депутат эше белән баш каткан. Заводта рәхәт иде. Yз эшеңне беләсең, сигез сәгатеңне эшлисең дә, вәссәлам, ә монда
Ирек. Ник, ошамыймыни?
Сәкинә. Бик ошый. Зур җаваплылык, зур эшләр башкарабыз!
Ирек. Зур эшләр Зур трибунадан торып, буш сүзләр болгатабыз диген.
Сәкинә. Юк, ялгышасың, зур эшләр эшлибез. Ул безнең эшебез.
Ирек. Шулай укмыни?.. Берсен булса да атап күрсәтегез, пожалуйста, апакай, алай булгач
Сәкинә. Иронияң юкка Мәсәлән, теге ни законнар кабул иттек.
Ирек. Аннан кемгә файда? Менә миңамы? Кайда ул файда, мин күрмим аны, тота алмыйм. Ау?! Кайда син файда?!
Сәкинә. Нигә үзеңә аласың әле?
Ирек. Мин үз исемемнән сөйләргә яратам. Бу дөньяда hәрбер кеше үзе сөйләгән сүзләргә генә җавап бирә алса иде әле
Сәкинә. Миңа төрттерүеңме?
Ирек. Юк инде. Менә кибетләрдә ашарга ризык юк, аны күрәм, кияргә кием юк, аны да күрәм, сабын, паста, радио-телеаппаратураны санап тормыйм, алар күптән юк анысын да күрәм. Ә закон чыкканга карап үзгәреш булмагач, какой толк?
Сәкинә. Кызык син, тиз генә була торган булса.
Ирек. Ничек инде?! Илнең «иң акыллы» меңләгән кешеләре, бергә җыелып, ярты елдан артык акыл саттыгыз, берни дә үзгәрмәде. Ә юк, ялгышам, үзгәргән икән, тагын да артка киткәнбез.
Сәкинә. Моның белән ни әйтмәкче буласың? Без анда көне-төне тырышабыз, тормыш матур булсын дип, ә алар
Ирек. Ой, ой, ой! Шуны гына әйтмәкче булам. Димәк, анда акыллы кешеләр җыелмаган. Кулыгызга көрәк тоттырып, барыгызны да бәрәңге казырга җибәргән булсалар, әйбәтрәк булыр иде, файдасы күбрәк Елмайма, мин үземнең примитив аңлатканымны да аңлыйм. Ләкин сезнең эш практикада шулай чагылгач, нишлим
Сәкинә. Хәзер демократия, шулай да син сүзләреңне чамалабрак сөйлә инде
Ирек. Оhо, куркыта да башладылар.
Сәкинә. Хәер, ул демократияне дә без бирдек.
Ирек. Нәрсә соң ул демократия? Минем белән бер язучы кисәге утырган иде. Аның сөйләвенә караганда, Байрон исемле инглиз шагыйре булган. Менә ул демократияне «анархия головорезов» дип атаган. Һәм мин аның белән килешәм.
Сәкинә. Ни өчен?
Ирек. Күз алдында ич Бөтен нәрсә дә бар кебек Ирек тә, сөйләргә дә була, бүтәне дә. Шул ук вакытта юк та кебек. Бары да ниндидер рамка эчендә. Ә урамнарда кем ни тели, шуны эшли. Төп-төгәл анархия. Башкисәрләр башка утырып та алсалар, сезнең ярдәм белән.
Сәкинә. Димәк, депутатлар барысы да начар кешеләр.
Ирек. Начар кешеләр димим. Анда кешелекле генә түгел, ә шаккаткыч итеп эш эшли ала торган кешеләр кирәк. Бардыр андыйлар да. Ләкин алар да гомумкөтү эчендә калалар.
Сәкинә. Кызык, кызык. Ә син ни эшләр идең?
Ирек. Мин нишлим, мин гади кеше, җитмәсә, тюремщик
Сәкинә. Ирек, үзеңне алай кимсетмә.
Ирек. Ярар, бетте Сез бит анда сарык көтүе кебек, беркем дә аерылып чыга алмый. Берәрсе аерыла башласа, «көтүчеләр» хәзер тәртипкә кертәләр. Нәкъ көтүдәге кебек, бар да кычкыра, беркемне дә аңлап булмый. Кемнең дә булса берәүнең сүзен тыңларга кирәктер инде, шулаймы?
Сәкинә. Шулай да булсын ди. Тыңлыйм, тыңлыйм
Ирек. Бөтен бер көтү берәр җаваплылыкны үз өстенә алса, димәк, аны шәхсән беркем дә алмаган була, беркем дә җавап бирми. Менә ни өчен сезнең законнарның да, сүзләрегезнең дә результаты юк.
Сәкинә. Кара, син ничек фикер йөртәсең. Хәтта минем баш та көчкә эшкәртеп өлгерә.
Ирек. Бик сәерме? Уголовник нинди буй җитмәслек кешеләр хакында фикер йөртә, ә?
Сәкинә. Ирек, дим, үзеңне кимсетмә, дип әйттем бит инде. Син кечкенәдән башлы малай идең, ә төрмә Нишлисең, анысы язмыш эше инде
Ирек. Сез беләсезме, минемчә, нәрсәне тоя, аңлый алмыйсыз?
Сәкинә. Нәрсәне?
Ирек. Без башта нәрсә икән ул бәхет дип сөйләшә башлаган идек. Хәтерлисеңме?
Сәкинә. Әйе
Ирек. Син барын да санап чыктың, тик бернәрсәне генә оныттың.
Сәкинә. Нәрсәне?
Ирек. Иң кирәклесен. Ирекне. Юк, мине түгел, чын ирекне. Минемчә, кеше, ирекле булганда гына, үзен бәхетле итеп тоя ала. Юк, бәхетле үк тә түгел, бәхет әллә нинди сүз ул шунда, ничек диим, үзен кеше итеп, табигать баласы итеп тоя ала.
Сәкинә. Синеңчә, без ирекле түгелмени? Минемчә, без ирекле илдә яшибез.
Ирек. Әйе, без, ияләшкән аңлатмалар буенча исәпләгәндә, үзебезне ирекле итеп саныйбыз, ахыр чиктә санарга тиешбез, или
Сәкинә. Нәрсә или?
Ирек. Ну, неважно. Yзең теләгәнчә яши дә алмагач, нинди ирек була инде ул Димәк, бу чын ирек түгел, безне алдыйлар булып чыга.
Сәкинә. Ә менә синеңчә нәрсә инде ул бәхет?
Ирек. Минемчәме? Минемчә, ялгышмасам, ул көннәреңне, сәгатьләреңне санап үткәрмәгән hәм бәхет дигән уй бер дә башыңда булмаган чактыр.
Сәкинә. Бик кызык
Ирек. Ирек дигәннән, чын ирекле кешенең җаны кош кебек рәхәтләнеп очып йөри торгандыр ул
Сәкинә. Син хыялый
Ирек. Менә шул-шул Чын ирек турында уйлаган кеше сезгә хыялый, җүләр булып күренә.
Сәкинә. Мин алай димәдем.
Ирек. Күпме шундый хыялыйларны җүләр дип психбольницаларга яптылар, күпмесен төрмәгә утырттылар. Күпмесе Себердә череде. Күпмесе чит илдә? Бары арканланган «иреккә» шатланган мәхлуклар гына исән калды.
Сәкинә. Минем кебекләрме инде ул?
Ирек. Син дә.
Сәкинә. Шунысы кызык: син миңа шундый сүзләр әйтәсең, ә мин сиңа бер грамм да үпкәләмим, нигә?
Ирек. Чөнки мин чын дөресен генә әйтәм. Менә шул, апа, чын ирек даулаган кешеләрне сез аңлый алмыйсыз. Мин үзем дә аңламый идем, утырып чыккач кына аңлый башладым.
Сәкинә. Менә бит син дә, безнең янга чыккач кына, үзеңне ирекле итеп сизгәнсең.
Ирек. Юк, аннан гына түгел, ирекле итеп үзеңне анда да тоярга була. Ничек аңлатырга инде аны Күңелем ирекле хәзер минем. Ни өчен мин сез акча бүлгәндә кысылмыйм?
Сәкинә. Ни өчен?
Ирек. Чөнки ул өлеш мине ирексезләр иде. Уйлап кара: ни өчен без газиз әтиебезнең акчасы өчен талашырга, ызгышырга тиеш идек?
Сәкинә. Син бит талашмадың.
Ирек. Неважно. Без ул бергә инде барыбер. Чөнки кеше, саф намус белән генә эшләп, үзенең яшәеше өчен кирәк булган нормальный условияләрне тудыра алмый. Һәркемнең дә бит әйбәт яшисе килә. Гомер hәркемгә бер генә бирелә. Кеше өчен иң кирәкле әйбер байлык димим. Мин бик укымышлы түгел, төп дөресен белмим, шулай да элеккеге талант ияләренең күпчелегенә финанс турында уйларга да туры килмәгән. Ә хәзерге кеше беренче чиратта бигрәк тә бездә, үзен ничек туйдыру турында, яшәтү өчен кайгыртырга тиеш. Аннан соң гына иҗат мәсьәләсен хәл итү планга куела
Сәкинә. Кызык, бик кызык.
Ирек. Кызык түгел бу, апа, аяныч.
Сәкинә. Юк, синең хакта уйлап әйтүем, әрәм булып йөрисең икән.
Ирек. Көлмә.
Сәкинә. Көлмим, чын күңелдән.