Хәким. Кәнишне, кызым, нәкъ үзе. Лев Николаевич Толстой, «Яңадан туу», прәме өр-яңадан килеп чыккандай булдым.
Гөлсем. Әтисе, син бигрәк инде, балалар алдында.
Хәким. Стоп, хатын, бүген көн минеке. Мин командалык итәм. Нинди бала инде алар хәзер, гәүдәләренә генә кара. Чәчләре агарып килә.
Валера. Правильно, батя, вали всё подряд.
Рәшидә. Җитеп тормасмы сиңа?
Валера. Ты что, жена, батя воскрес! (Эчә.) Амин. (Көлә.)
Гөлсем. Әйдәгез, ашагыз-эчегез әле. Чыннан да, күңелле бәйрәмгә әйләнде бит әле бу.
Гайшә. Һай, әткәй җаным, бигрәк ямь керттең өйгә, син булмасаң, ямь югала икән.
Ногман. Шулай булмыйча, карчык, әти бит ул нур иясе!
Хафиз. Әти ул алтын балык кебек ялтырый. Эх, әти! Балыкка барабызмы?
Хәким. Барырбыз, кияү, hичшиксез
Чәчкә. Пап, ялагайларга не поддавайся.
Гайшә. Син нәрсә бутап утырасың. Кычыткан чыпчыгы! Белмәгәнеңә?! Ниткән ялагай?
Хәким. Шулай да кызык: минем калдык-постыкны ничегрәк бүлгәләдегез инде, ә?
Гөлсем. Бүлмәдек.
Хәким. Ничек инде? Ничек түзеп тора алдыгыз? Мин үзем менә акча дигән нәрсәне бик яратам.
Валера. Хафиз, поделись богатством, одолжи тысяч пять, а?! (Көлә.)
Гайшә. Жәлләмә, жәлләмә, синдә 35 бит әле. Хи-хи-хи
Хафиз. Нишлисез, ычкындыгыз мәллә? (Ни эшләргә белмичә, көлгән булып карый.) Әйе, теге, юаш дигәч тә Тыңлама син аларны, каенатай, шаяра алар. Әни барыбер беркемгә дә, бернәрсә дә бирми иде.
Чәчкә. Син нәрсә лыгырдыйсың?
Хәким. Маладис, кияү, вакланып маташмаган, сразу 35 мең, ә?! (Көлә.)
Хафиз. Алмадым, Хәким абзый.
Хәким. Да, син каушама, кыю бул. Ә нәрсә? Һәркемгә дә матур яшәү кирәк.
Хафиз. Син нәрсә, әткәй, мин юри генә әйтеп карадым, шту син! Әнә Ногман илле меңне сразу эләктермәкче иде.
Хәким. Охо! Минем улым үземә охшаган.
Гайшә. Оятсыз! Күзен дә йоммый бит, ни ди?! Нәрсә, прокурор булдың мәллә безне тикшерергә? Маташма, милиция калдыгы гына әле син.
Хафиз. Дөрес түгел мәллә?
Рәшидә. Гайшә, шашма инде.
Ногман. Син, Хафиз, милициядә эшләп, кешегә юк гаепне тагарга өйрәнеп беткәнсең. Монда азрак онытып тор инде ул гадәтеңне.
Хәким. Оялма, улым, маладис. Синең кебек кешегә чүп кенә бит ул 50 мең. Yзең эшләп тапмасаң, бигрәк тә.
Ногман. Юк, әткәй, мин безнең семья өчен файдалы эш оештырмакчы идем.
Гайшә. Әй әти җаным, нишлик соң? Бөлгенлеккә төштек бит без, хәерче хәлендә. Менә бу шайтан кооперативка кергән булып
Ногман. Хатын, шашма!..
Гайшә (Ногманны чеметә). Шул, аптыраганнан инде. Ул балаларны ничек үстерер идек синең ярдәмең булмаса? Син үлгәч, әй, тфү лә, ни, син юк, дигәч, ай кайгырдык та инде, әти җаным.
Хәким. Рәхмәт инде, килен, бигрәкләр дә яратасың икән.
Гайшә. Яратмаган кая ул.
Валера. Я, я, батя, «Волжанку» никому не отдал бы на истерзание, в ней же никто не разбирается.
Рәшидә. Нишлисең син, ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы?
Валера. А что? Чем мы хуже других? (Җырлый.)
Течёт река Волга,
Издалека долго,
А Бате 17 лет
Хәким. Дөрес, кияү, сез кемнән ким?
Рәшидә. Юк, әти, безгә берни дә кирәкми!
Валера. Жена!
Хәким. Ышанам, кызым. Шулай да юкка, уйламыйча, беркайчан да баш тартма.
Гайшә. Һе, кирәк түгел дигән була хәзер. Yзе тигез итеп бүлик диде дә. Әүлия.
Валера. Әй верблюд, не обзывайся.
Гөлсем. Матур гына булыгыз инде, балалар. Әтиегез кайтты, нинди шатлык.
Гайшә. Әни, мескенләнмә инде син дә, пожалуйста. Yзең дә әле кайчан гына барын да потламакчы идең. Матур гына булыгыз, үләрсең
Гөлсем. Ни сөйлисең, килен?!
Гайшә. Ни ишетәсең шуны.
Хәким. Вәт минем хатын! Уңдым хатыннан! Аптырап калмаган.
Гөлсем (бик гади генә). Әйе, мин беркемгә дә таратырга җыенмадым атагыз җыйган малны. Күңелем аның кайтасын сизде, бер дә тынычлана алмады. Ә хәзер мин нинди бәхетле. (Хәкимне кочаклый.)
Хәким. Ә син, Ирек улым, берни дә алмадыңмы?
Ирек. Миңа, әти, бу акчалар азрак тоелды. Минем масштаб башка бит.
Хафиз. Масштаб, дигән була, бер яртыга акча таба алсаң, бик шат инде син.
Ирек. Мин синең шикелле вытрезвительдәге исерекләрнең соңгы тиеннәрен җыймыйм, хәләл акчам. Шуңа шатлыклы да.
Хафиз. Син мине башта тот, аннан
Сәкинә. Җитте инде сезгә, әнә аракыңны сал.
Валера. Да, а то остынет.
Ногман. Әйдәгез әле, әти хөрмәтенә күтәрик әле.
Чәчкә. Әти, гомумән, у всех хочу спросить, можно?
Хәким. Сора, кызым, сора.
Чәчкә. Менә Отчизнаның татарчасы ничек будет?
Гайшә. Әй, берәр җүнле сүз әйтәме дисәң
Хәким. Туктале, килен, тукта. Бик кызыклы әле бу. Каян башыңа керде әле ул?
Чәчкә. Шулай трамвайда ике абзый сөйләшеп кайттылар.
Хәким. Ничек диим, мин инде карт кеше, белеп тә бетермәм, йә яшьләр, ничек була?
Ногман. Һе, аның татарчасы буламыни Отчизна Отчизна инде.
Хафиз. Кызык әле: ничек инде ул, татарчасы бардыр аның, туктале, Отчизна, Отчизна, карале, искә төшми!
Гайшә. Нәрсә килсен синең калай башыңа. Отчизна Родина була ул!
Валера. Ха-ха-ха Отчизна, Родина!
Гайшә. Нәрсә ыржаясың?
Валера. У вас, у татар нету Отчизны, поэтому и такого слова нет.
Хафиз. Но, но, Татарстанда яшисең!
Валера. Ну и что, Татария называется, командуем мы.
Рәшидә. Ашыкмагыз әле: бар бит аның татарчасы, ничек соң әле?
Сәкинә. Ул турыда уйлап караган да юк иде, һе, ничек соң?
Гөлсем. Әй, юкка баш ватмагыз, минем башны да катырды инде ул. (Чәчкәгә.) Син дә вакытын таптың. Ашап-эчеп утырыгыз әле.
Хәким. Ашыктырма, хатын, сез ул сүзне табарга тиеш. Бар иде андый мәгънәле сүз.
Ирек. Ялгышмасам, Ватан була бугай ул.
Хафиз. Ничек? Ватан? Туктале, Ватан Родина була түгелме соң?
Сәкинә. Родина «род» сүзеннән алынган. Шулай булгач, Туган ил була инде.
Хәким. Ватан, дөрес, бар иде шул шундый матур сүз. Ватан! Карале, ә онытып бетергәнбез. Маладис, Ирек!
Гайшә. Кара син аны, Себердә акыл гына җыеп яткансың икән.
Чәчкә. И в правду Ватан буламы инде, абый?
Хәким. Әйе, кызым, ул изге сүз Ватан була. Ә без онытып бетергәнбез.
Гайшә. Әй, нәрсәгә соң ул җыен килде-китте сүз. Аннан башка да баш каткан.
Хафиз. Әйе, каян казып чыгардың тузга язмаганны. Әйдә, салганны суытмагыз, градусы бетә.
Валера. Да, придумали чушь какую, давай пить, за твоё здоровье, батя.
Чәчкә (Иреккә). Рәхмәт сиңа, абый.
Ирек кулын селки.
Рәшидә. Әти, син, чыннан да, бәхетле кеше икән.
Хәким. Ник, кызым?
Рәшидә. Беренчедән, самолётка эләкмәвең белән, икенчедән
Хәким. Әйе, минем иң олы бәхетем сез, кызым. Шуны белегез: акчада да, дәрәҗәдә дә бәхет була алмый. Бердәнбер юанычым сез каласыз, сез мине искә алырсыз, сез мине хөрмәтләрсез. Сез минем иң зур куанычым, иң зур бәхетем! Бу бокалны сезнең өчен күтәрәсем килә. Кызларым, улларым, сезнең өчен!
Хафиз. Ә без?
Гайшә. Әйе
Валера. А я?
Хәким. Сезнең өчен дә.
Гөлсем. Ә минем өчен?
Хәким. Ә синең өчен особо!
Рәшидә. Рәхмәт, әткәй.
Ногман. Вот әйтте әти.
Гайшә. Безнең әти кебек кеше дөньяда юк.
Хафиз. Юк кынамы! Иң олы балык та аңа гына эләгә.
Сәкинә. Мәңге яшә, әти!
Валера. Да здравствует 1 Мая! Тьфу, батя!
Хәким. Ә сез, Чәчкә, Ирек, кушылмыйсызмыни?
Ирек. Без гел синең белән, әти, беләсең бит.
Гайшә. Кешедән аерылмаса, Ирек Ирек буламы соң инде?..
Хәким. Ярый, сезнең өчен, балалар.
Хафиз. Төбенә кадәр. Туганнар, кардәшләр хакы. Мәңге тату яшик!
Эчәләр.
Ногман. Әти булганда, без гел тату булырбыз.
Валера. Одна единая семья, как хорошо, когда все добры и дружны.
Гайшә. Яшәсен безнең тату семья!
Хәким (бик моңсу). Бергә җыелып утыру ничек күңелле, эчкә дә җылы кереп китте. Каяле минем гармун?
Хафиз. Туй итәбез. Әтинең яңадан туу туе!
Барысы да. Туй! Туй! Әйдәгез ишегалдына!
Хәким. Кияү, бер урындык гармонистка.
Хафиз. Есть, бер урындык алырга! (Җырлашып чыгып китәләр.)
Ирек утырып кала, аның янына Сәкинә килә.
Сәкинә. Ни булды сиңа, Ирек?
Ирек. Нигә алай дисең?
Сәкинә. Бер дә сөйләшмисең дә
Ирек. Исердем. (Кылана.)
Сәкинә. Кыланма инде, ни булды?
Ирек. Берни дә
Сәкинә. Мин сине аңлыйм да кебек.
Ирек. Нәрсә аңлыйсың?
Сәкинә. Синең Хафизны ошатмавыңны да, хәтта күрә алмыйсың, нигә?
Ирек. Бар әле, апа, ирең янына чык әле, бие, уйна. (Пауза.)
Сәкинә. Шулай да?.. Без бит туганнар, болай дошманлашып яшәп булмый бит инде.
Ирек. Кем әле дошманлаша?
Сәкинә. Кирегә борма инде, Ирек.
Ирек. Синең барысын да тигезлисең килә инде. Тормышта алай була алмый бит, апа. Син мине дә утырып чыккан, шуңа синең мужигыңны яратмый дип уйлыйсың. Юк, була бит шундый кешеләр, ничек диим, үзләре тирәсендә түзеп булмаслык авыр атмосфера тудыралар, чыдап булмый. Карале, апа, син аңа нигә кияүгә чыктың?