Ирек. Әгәр менә мондый ирләр җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт хакы ала алсалар, шул ата акчасы өчен сугышып ятарлар идеме? Ногман абый гына үрсәләнсә инде. Аны аңларга була, ул анда чир инде. Алар бит берсе дә начарлык теләми. Бары тик hәркемнең кешечә яшисе килә.
Сәкинә. Синеңчә күпме тора инде ул кешечә яшәү?
Ирек. Тагын көләсең? Һәркемнең үзенең үлчәве бар. Ә инде бик зур күпчелек хәерче хәлендә яши башлагач Билгеле инде, нинди рух турында уйлыйсың? Җан саклау турында, тамак турында уйларга вакыт җитсә Әйе, миңа да акча бик кирәк. Ләкин мин шундый авырлыклар белән тапкан ирек тойгысын югалтасым килми. Ул миңа кадерлерәк. Шулай, апа җаным, финанс ягыннан мескенлек үзебезне дә мескен, булдыксыз итеп калдыра. Халыкның акча эшләргә тырышуы шуннан килеп чыгадыр да
Пауза.
Сәкинә. Һе, синеңчә, без анда, суелырга тиешле сарыклар шикелле, баш иеп утырабыз, шулаймы?
Ирек. Алай ук димим, шулай да артка шикле караш ташламыйча, алга да атламыйсыз.
Сәкинә. Атлаучылар да бар бит.
Ирек. Билгеле, бардыр, булачак. Ләкин сез аларның башына басып тигезли барачаксыз. Төрмәдәге кешенең өстенлеге нәрсәдә?
Сәкинә. Кем белә инде аны?..
Ирек. Ә-ә-ә, бездә мәктәп белемен бутамаска, Чарльз Дарвин әйтмешли, «Естественный отбор». Әйе, әйе Кем көчле, акыллы, шул ала. Һәркем үз урынын таба. Сатлык үз урынын, педерастлар үз урынын Дәүләттә дә ниндидер табигать законнары өскә калкырга тиештер, мөгаен.
Сәкинә. Ничек итеп, ни рәвешле?
Ирек. Ничек итеп? Мин үз фикеремне генә әйтәм. Ни өчен сезнең политикада фахишәлек, пычраклык?! Чөнки кабахәтне сугып очыру түгел, кабахәт дип тә булмый, аны үзе үк чыгарган закон яклый. Шул параша төбендә утырасы сатлык белән петух, өскә үк менеп, закон чыгарып, синең өстеңнән җитәкчелек итә, параша чистарттыра. Противно.
Сәкинә. Естественный отбор булса сугып очырырлар идеме аларны?
Ирек. Әйтеп бетер, әйе, нәкъ син уйлаганча, сезнеңчә бюрократлар, ә безнеңчә әлбәттә, алай булганда, алар иләк аша үтәр иделәр. Югары үрмәләргә дә куркырлар иде. Менгән очракта да, чамалап сикерерләр иде. Минем уйлавымча, властька менгән начар кешегә властьның бөтен начар ягы да ябыша, алар үрелеп үсеп, тагын да көчәя. Дәүләт тә, милләт тә изге түгел дөньяда ә кеше! Шушы формулировка алга куелганда гына дөрескә якын дәүләт килеп чыга аладыр.
Сәкинә. Син бик гади генә, җайлы гына хәл итәсең. Ә бит анда алай җиңел түгел, бик болганчык.
Ирек. Юк инде, апа, нинди хәл итү, гади, кытыршы үз уйларым гына.
Сәкинә. Ничек итеп кертергә соң ул табигать законнарын?
Ирек. Анысын сез уйлагыз инде. Һич югында, hәр халыкка ирек бирүдән башлап карагыз.
Сәкинә. Ничек?
Ирек. Ну, hәр халык үз язмышын үзе хәл итәрлек булсын.
Сәкинә. Бутама. Бездә бар халыклар да ирекле, тату.
Ирек. Ирекле Алай булгач, без нигә, халык теләге була торып, аерым республика ясый алмыйбыз? Ирекле халык булгач, нигә без аны Мәскәүдән ялына-ялына сорарга тиеш? Нигә без үзебез теләгәнчә яши алмыйбыз? Ә бит теләгебез бар, бик бар.
Сәкинә. Йә, йә, ярсыма. Менә син ничек китереп чыгардың. Сорамый гына булмый. Без Россия белән ничә гасырлар буе кулга-кул тотышып
Ирек. Әй, ташлале, шул Аңлаттым, аңлаттым. Ничә гасырлар изелеп яшәдек, диген.
Сәкинә. Ирек, син ни сөйлисең, минем алда, җитмәсә?
Ирек. Юк, син төзәлерлек түгел икән.
Сәкинә. Карале, кара
Ирек. Карале, апа, сине ялгыш депутат итеп сайламадылар микән? Син анда, hич югы, безгә статус кирәк, дип әйтә алдыңмы, пышылдап булса да?..
Сәкинә. Әйтә алдыңмы, дип, ни Анда чират җитми.
Ирек. Чират җитми? Күз алдына китер, нинди бай без яшәгән җир. Идел, Кама hәм башкалар Күпме урманнар, нефть, газ. Әле болары ярылып ятканы гына. Шушы байлыкларның күпмесе безнең халыкка хезмәт күрсәтә алмыйча бушка китте, ә бит болар барысы да безнең халыкның борынгыдан килгән байлыгы. Россиянең бер катнашы да юк анда. Ә иң куркынычы: тел югалу, милләтнең бетүгә баруы түгелме? Статусны без сорап торырга тиеш тә түгел, үзебез урнаштырырга тиеш. Нишлисең бит, халык әле аны аңлап бетермәгән чорда сорап йөрергә туры килә. 1552 елда бабалар үз ирке белән бирелмәгән кебек, безгә дә ирекле рәвештә ирек бирмәсләр.
Сәкинә. Бирмәсәләр, моңарчы яшәгән, миңа аның бернигә дә кирәге юк.
Ирек. Менә ничек! Шул сорау өчен дә көрәшмәгәч, нәрсәгә соң син халыкка? Болай да, депутатлар ярдәменнән башка да юкка чыгарбыз. Аның өчен тырышучылар синнән башка да җитәрлек.
Сәкинә. Менә нәрсә, энем. Син мине сайламадың, сиңа тикшерергә дә түгел. Yз сүземдә калам: руслар яхшы халык.
Ирек. Ярый, ярый, кызма. Мин дә аларны хурламыйм, киресенчә. Тегендә минем дустым рус иде.
Сәкинә. Шулай булгач
Ирек. Без үзебез горур, ирекле халык булып яши алсак, аларны тагын да ныграк хөрмәт итәр идек. Изелүче халык булып түгел, ә тату күршеләр булып. Йөрәк әрни, гомер уза, ә берни дә эшләп булмый.
Сәкинә. Да, брат, мин сине бөтенләй белмәгәнмен икән.
Ирек. Менә шундый әшәке кеше инде мин
Сәкинә. Ирек, син нигә университетыңда укуыңны дәвам итәргә уйламадың?
Ирек. Утырып кайткачмы? Беренчедән, алмаслар иде, икенчедән, мин үземә кирәкне алдым бугай инде. Аннан «Научный коммунизм» ны яттан беләм! (Бармаклары белән рәшәткә ясап күрсәтә.)
Сәкинә. Көлмә, юк, син уйла әле ул турыда.
Хәким керә.
Хәким. Ә-ә-ә, менә кая качканнар, сезгә штраф.
Ирек. Качмадык, әти, сөйләшеп утырдык.
Хәким. Ни турында?
Ирек. Шул синең байлыкны бүлешә алмыйбыз.
Сәкинә. Шаяра ул, әти.
Хәким. Шаярма, син андый малай түгел.
Ирек. Урлап кына китәргә оста дисеңме?
Хәким. Юк, улым, алай уйламыйм. Сәкинә, бар, әниеңне чакыр әле. Бире керсен.
Сәкинә. Хәзер, әти. (Чыга.)
Ирек. Син нигә күңелсез, әткәй? Шатлан, бәйрәм бит бүген, икенче тапкыр тудың?
Хәким. Анысы дөрес, улым. Бәхетле булырга, шатланырга тиеш идем мин. Әмма шатланасы килми.
Ирек. Син нәрсә инде, әти, булды инде, булды
Хәким. Менә монда, эчтә, нидер әйләнгән кебек булды
Ирек. Борчылма, әти. Син бераз исереп киткәнсең
Хәким. Юк, улым, мин исерек түгел. Күзләр кысылса да, акыл саф Тыңла әле син мине, бүтән сөйләшер кеше дә юк бит.
Ирек. Сөйлә, әти, сөйлә.
Хәким. Менә шулай, бөтен күңелем, акылым алмашкандай булды. Уйлап куйдым: ни өчен гомерем буе акча җыйдым мин, нигә бөтен гомеремне шуңа багышладым?
Ирек. Ник, дип
Хәким. Тукта, улым, бүлдермә, фикеремне чуалтасың. Карт кешенең фикере тиз чуала.
Ирек. Нинди картаю ди әле ул
Хәким. Юк, улым, соңгы ике көндә мин бик нык картайдым. Күңелем ниндидер афәт сизгән шикелле. Шуңа сөйләшеп каласым килә.
Ирек. Юк-барны уйлама, тыңлыйм, әти.
Хәким. Шулай менә. Гомерем буе акчага чукындым. Урлый алганда, урладым, алдардаен алдадым җыйдым да җыйдым. Элек ул миңа ниндидер ләззәт, рәхәтлек бирә иде. Ә бу самолёт белән булган вакыйгадан соң косасым килә
Ирек. Син тынычлан әле, әти
Хәким. Юк, улым, син тынычландырма мине. Сиңа мин шуңа күрә дә сөйлим, син ирләрчә мине тыңлый аласың, hәм шундый булып кал да
Ирек. Ярый, әти.
Хәким. Борылып карасам, гомер бушка үткән, артта берни дә калмый. Ә бит мин заманында булдыклы бала идем. Гармуным бар иде минем, теләсә нинди көйне бер ишетүдә уйный идем, сәхнәдән төшмәдем. Белгечләр ничек ди әле, теге, ә әйе, слухың әйбәт, киләчәгең өметле, диләр иде. Ә чынында менә ничек килеп чыкты. Хәер, балачакта ук акча җыярга ярата идем. Шулай шул, чирне вакытында дәваламасаң аза икән. Кем инде мин хәзер, нәрсәгә ирештем?
Ирек. Чынын әйткәндә, әти, әйе, акча да бик кирәк. Ләкин син акча артыннан куып, безне күп вакыт күрми дә идең. Шулай да борчылма, әти, синең горурланырлыгың бар. Без бар ич, әти.
Хәким. Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә. Сиңа ышанам, ә тагын? Мин үлмәс борын, минем тиеннәремне бүлешүче балаларым? Дөрес, анысы, ни чәчсәң, шуны урырсың, ди.
Ирек. Юк, әти, барыбыз да бүлешмибез ич. Син ачуланма, әти. Без, чыннан да, сине искә алырга җыенган идек.
Хәким. Ник ачуланыйм, сез гаепле түгел ич.