Валера. Чё вы мелите, дураки?
Гайшә. Мин мыйламыйм. Әнә теге пешмәгән.
Ногман (кычкыра). Гайшә, дим!
Гайшә. Болганма әле! (Елый.) Хатыныңны кешегә дә санамыйлар хәзер.
Рәшидә. Туктагыз, дим, талашмагыз, шундый көндә?!
Сәкинә. Җәмәгать, тәртип кирәк, культурно гына. Консолидация!
Гайшә. Талагыз, тала. Без талауга өйрәнгән инде. Безгә килеп тыгынып кына китә беләсез шул сез, рәхмәтегез шулдыр.
Ногман. Нишлисең инде?
Валера. Ну и баба!
Хафиз. Син, марҗа, мине кияү генә дип кимсетмәкче булдың. Әйе, мин кияү. Әмма нинди! Беләсезме, әти мине ничек ярата иде. Ул мине, ул мине улыннан да якынрак күрә иде.
Ирек. Мент, шапырын, но не загибай.
Хафиз. Ышанмыйсызмы? (Елардай булып.) Шулай берчак балыкка баргач
Гөлсем. Туктап тор әле, кияү, җитәр. Ярар, балалар, минем киңәшне тыңламадыгыз. Мин бөтен җаным-тәнемне биреп сезне үстердем. Яшьлегемне, көчемне кызганмадым. Шуңа күрә безгә дача, «Волга» машинасы, илле мең кала, калганын теләсә нишләтәсез.
Валера (сызгырып җибәрә). Смотрите, как свистеть научился.
Гайшә. Шул-шул. Күбрәк сызгырып утырсаң сызгырып калырсың әле. (Ногманга.) Син дә утыр сызгырып.
Ногман. Нишлим, суелып аңлата алмыйм бит инде мин
Гайшә. Бушны учлап калсаң, суелмый кая барырсың. Балаларыңны кочаклап ачка үлим что ли? (Ногманны чеметеп ала.)
Ногман. Әйе шул Сез, сез җансызлар. Мин сезне баетырга уйлыйм, ә сез кире тәреләр. (Елап.) Бирегез акчаны, бирегез, дим! Бирәсезме, юкмы? (Киемен умыра башлый.)
Гайшә. Асылына күрмә инде, картым. Оятсызлар, кешене нинди хәлгә китереп җиткердегез?! Бирегез!
Хафиз. Асылынсын, безгә күбрәк тияр.
Сәкинә. Җүләр сатма әле, Ногман. Хатын колы булып яшәмә.
Ногман (әтәчләнә). Минем хатынга тел тидермә! Ул алтын хатын!
Гайшә. Дөрес, картым, дөрес! Тынычлан, җаным. (Су бирә.)
Рәшидә. Уф, Аллам, нишлисез инде?
Валера. Жена, успокойся, тебе нельзя волноваться. Теперь я начну. До сих пор молчал. Бабуля, в соседях русские живут?
Гөлсем. Яшиләр.
Валера. Очень хорошо! Во-первых, дверь открою, пусть братья по крови услышат. Да, вижу. Здесь мне не выжить! Полнейший национализм. Меня, русского зажали.
Хафиз. Акырмасана, сезне инде Чыңгыз хан заманында ук зажали. Юкны бутама.
Валера. Зажали да?! (Изүләрен ача.)
Рәшидә. Валера, нишлисең, акылыңа кил.
Валера. Уйди! Вы нацисты! Нет, вы фашисты! Хотят меня убить?! Люди!
Гөлсем. Ай Аллам, кияү, нишлисең?
Валера. Посреди России русского человека убивают. Меня, честного человека обделили, грабят! С голоду помру! Голый буду ходить! (Күлмәген салып ыргыта.) А-а-а!..
Рәшидә. Валера, дим, зинhар өчен
Гайшә. Вәт тамаша, чистый шашкан татар булды бу, хи-хи-хи Шаш, шаш, котылырбыз!
Хафиз. Урыс котырса, чучкадан ким түгел икән.
Ирек. Җитте сезгә!
Хафиз. Син, тюремщик, кысылма. Бу урыс, безне басып алганнары җитмәгән, безне ата малыннан мәхрүм итмәкче була.
Ногман. Талашмагыз, 50 меңне бирегез дә, мин кулымны куеп китәм, соңыннан талашырсыз.
Гайшә. Әйе, без мескен кешеләрне бутамагыз. Татулык белән бирегез.
Валера. Вот вам, пососите!
Гайшә. Ах, хайван, бәбәгеңне цокып цыгарып, форточкадан икесен ике якка томырырмын.
Валера. Не подходи! А ты, мент, 35 тысяч захотел, зарежу!
Рәшидә. Валера, дим, тукта, зинhар!
Хафиз. Ах, әле син шулаймыни?! Эчәгеләреңне актарып, койма башына элгәнне көтәсеңме? Мә алайса! (Валерага суга.)
Валера. Ах так. Убью!
Рәшидә. Нәрсә карап торасыз, үтерешәләр бит?!
Гомумбуталыш, кычкырыш.
Ирек. Yтерешмәс, куркак алар, кычкыра гына беләләр. Һе, ата малын бүлешү шулай була микәнни инде?
Сәкинә. Тәртип, җәмәгать, тәртип, культура кирәк.
Хафиз белән Валера рәхәтләнеп якалашканда, зал ягыннан Хәким килеп керә. Кулында чемодан, өстендә ак плащ, ак костюм, туфли, ак эшләпә. Аптырап кала.
Хәким. Саумысыз, туганнар, нишлисез?
Бөтенесенең күзләре шакмак була, тораташ булып басып калалар.
Озак кына селкенми торалар.
Ни булды? (Хатынын кочмакчы була.) Нихәл, карчык?
Гөлсем ачыргаланып кычкырып егыла. Ирек кенә әтисе белән күрешә.
Ирек. Син исән Исәнме, әти!
Барысы да (пышылдашып). Исән, исән
Хәким Гөлсем янына иелә.
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Сәхнә ачылганда шау-шу, гармун тавышы, биюләр. Кыскасы, пәри туен хәтерләтә. Картина, көзгеләрне каплаган тастымаллар шул килеш калган. Шул ук бүлмәдә, уртада ата утыра, көлә, кул чаба. Кемнәрдер сикерә. Валера сызгыра, Чәчкә атасы янында утыра. Гөлсем өстәл белән кухня тирәсендә бөтерелә. Хафиз гына күренми.
Хәким. Җәмәгать, туктагыз, җәмәгать! (Кабер тавышы чыгарып.) Мәет сүз сорый. Ха-ха-ха!.. Теге дөньядан килгән кунак сүз сорый!!!
Барысы да тәгәри-тәгәри көлешәләр.
Гөлсем. Әтисе, алай ук шаярма инде. (Көлә.)
Чәчкә. Пап, пап, шулай, шулай, так держать!
Гайшә. Әткәй сүз сорый бит, туктагыз инде, хәшәпләр!
Валера. Тс-с-с-с, братцы, Христос воскрес! (Чукына.) Амин.
Хәким. О, рәхмәт, фани дөнья мәхлуклары. Ирек улым, тутыр бокалларны!
Ирек. Монда бетеп килә.
Хәким (үз тавышы белән). Ничава, булганын тамыз. Хафиз кияү, Хафиз кияү! Кайда ул?!
Ногман. Кайтып җитмәгән, әткәй.
Хәким. Хәзер, ул кайткач, бар да булыр. Тәк, булдымы, тотыгыз бокалларны, (чит тавыш белән) теге дөньядан бер тост тәкъдим итәм. Кызык бит әй, ике дә уйламый күмеп куйганнар. Шәп бит, ә?! (Шаркылдап көлә.) Ну, мин уйладым, уйладым да чыгып карарга булдым. Мәйтәм, миннән башка болар нишләр? (Көлә.)
Гөлсем. Синсез без ничек яшик инде, әтисе
Хәким. Җ-ә-ә, анасы, бүлдермә. Тыңлап бетер. Мине тыңламыйча, хәзер сез берни дә эшли алмыйсыз. Yлми калдым.
Гөлсем. Хәким, дим!..
Ирек. Дөрес, әти, hәм бу бик әйбәт!
Хәким. Во! Әйтәм бит. (Җир астына күрсәтеп.) Миңа анда калырга ярамый инде. Кәнишне, җаным очып йөрде инде.
Рәшидә. Әти, шулай да ничек алай килеп чыкты соң ул?
Валера. Да, батя?
Хәким. Ничек дип, бик гади.
Күтәрүләр күңелле икән,
Бокалларны «чек» итеп
Самолёт очкан да киткән
Тормаган мине көтеп.
Мин исән-сау яшим, бәйрәм итәм. Ура!
Барысы да. Ура!
Хәким. Бары тик теге самолёттагы кешеләр кызганыч. Анда нинди генә яхшы кешеләр булмагандыр.
Гайшә. Әй, яхшы кеше бармы инде ул хәзер?
Хәким. Юк, килен, миңа бу дөньяның иң яхшы кешеләре шундый юк-бар җирдә кырылып бетә төсле тоела. Без аларны сакларга тиеш, ә саклый алмыйбыз. Җыен пешмәгәннәре бу якта кала. Ә бит ул рейста мин hәм берничә кешедән кала барысы да акыл ияләре, язучылар. Ниндидер симпозиумнан кайталар иде. Менә шул.
Сәкинә. Ничек, әти, син үзеңне пешмәгән димәкче буласыңмы?
Гайшә. Шулай булып чыга инде, алайса
Хәким. Алайса гына түгел, килен, нәкъ шулай.
Ногман. Что син, әти, син бит изге кеше.
Валера. Да, батя!
Хәким. Менә, балалар, мин шул изге җаннар өчен күтәрәсем килә бу бокалны. (Тын гына барысы да эчеп куя.) Ходай Тәгалә мине саклап калган икән, бу фани дөньяның кадерен белергә тиешле мин: hәр сәгатен, hәр минутын. Хәер, мин генә түгел, без барыбыз да. Бу вакыйгадан соң шундый уй керде минем башка.
Валера. Правильно, тесть, не теряй ни минуты, пей да пой. (Эчә.)
Хафиз кайтып керә.
Хафиз. Бу нинди бардак биредә? Барысын да кулга алырга, бокалларны, дим!..
Валера. Сдаёмся. Ура, помощь пришла. Как говорится, моя милиция меня бережёт и поит!
Хәким. Маладис, кияү, күпме алдың?
Хафиз. Артыгы белән җитә. Әй, алганда кызык булды. Чулак Хөсәен белән килеп кердек бер шинкарга. Монда ул белә инде бөтен точкаларны. Хөсәен тегеңә, аракы кирәк, ди. Теге мескен хатын ни ык, ни мык Мине күргәч куркып калды. Әйтеп карыйм, мин әйтәм, мин просто гына, тикшереп йөрмим, дим. Юк. Кычкырмыйча, тавыш күтәрмичә рәткә килә алмады. Обыск ясыйбыз, дигәч, шиңде (Барысы да көлешә.)
Сәкинә. Синең иләк авызың кычкыруга гына көйләнгән дә инде.
Хафиз. Ә кәк же
Гайшә. Ә минем карт миңа бер дә кычкырмый, әйеме?
Ногман. Шулай булмыйча. Хатынга кычкырырга кирәкми, хатын-кызны хөрмәт итәргә кирәк!
Сәкинә. Сезнең гаиләне инде күргәзмәгә куярлык.
Валера. Хурмат итарга. Если ты её не хурма, то она тебя бора. (Көлә.)
Гайшә. Чукынмагыз әле, әнә әти исән-сау кайткан, аны тыңлыйк.
Сәкинә. Әйе, син, әти, хәзер яңадан туган кебек булдың, ә?