Каюмов Гафур Шакурович - Он… / Ул… стр 5.

Шрифт
Фон

Валера. А ты, тёща, и русского зятя так же уважаешь, а?

Гөлсем. Урыс кешесе яхшырак та әле ул.

Валера. Вот какой я дурак, оказывается, даже не догадывался, что тёща меня так любит!

Рәшидә. Валера, кыланма инде.

Гөлсем. Йә, балалар, ни дисез? Шулай әйбәтрәк була бит, әйеме?

Хафиз. Ярый, Гөлсем апа. Шулай да булсын ди, ә кем гарантия бирә, син, например, мине алдамассың дип. Мин хәзер кул куярмын, ә соңыннан сез минем белән сөйләшеп тә тормассыз.

Гөлсем. Син нәрсә инде, кияү, минем хакта, ә?!

Сәкинә. Аптыраганнан әйтә торгандыр инде, әни, аптыраганнан

Хафиз. Юк, нигә аптырыйм, менә, мәсәлән, миңа бары-югы утыз биш мең җитә, ди. Бүген расписка биреп җибәрәсеңме?

Валера сызгырып куя.


Валера. Абиең сизгира биламы?

Гөлсем (көлеп). Кияү, ашыкма әле син, берсен хәл итик, сөйләшербез, килешербез, уйлашырбыз. Безгә әлегә бу кәгазьне хәл итәргә кирәк.

Хафиз. Менә шул-шул, конкретно алгач килеп терәлә.

Гайшә. Тукта әле, син нәрсә, милиция булгач та Сразу 35 мең даулый башладың. Артык комсызланып, эчең күпереп шартламасын.

Ногман (чинап). Хатын, утыр. Әйттеләр бит сиңа. (Торып баса.) Җәмәгать! Минемчә, әнинең сүзләрендә дөреслек күп, бик күп. Әни безнең hәрберебез өчен дә борчыла, hәрберебезгә ярдәм итәргә тырыша, татулык булсын дип тә уйлый.

Сәкинә. Ярый, сузма, төп сүзеңне әйт.

Гөлсем. Бүлдермә, кызым, абыең сөйли бит, әдәпле бул.

Гайшә. Әйе, абыеңны узып, әй кешеләр!


Ногман аның башына чиртә.


Ногман. Шуңа мин тулысынча әнинең сүзләре белән килешәм, ике куллап. Бу дөньяда әни сүзен тыңлап, балаларның хурлыкка калганы юк әле. Дөрес, ул безнең үги әниебез, ләкин миңа ул туган әниемнән дә кадерлерәк.

Гайшә. Кадерле генәме соң, изге кеше ул.

Ногман. Тик монда тагын бер ягы бар әле, әни. (Бар да сагая.) Юк, алай куркыныч түгел, сагаймагыз. Мин үзем өчен уйламыйм. Гомумән, үзем турында уйлаганым да юк.

Хафиз. Гел безнең турыда гына уйлыйсың шул. Машина алгач, аны да безгә бирерсең әле син.

Гайшә. Әй оятсыз, ни ди бит ни ди бит

Ногман. Көлмә, көлмә Нәкъ сезнең турыда Минем акчага кызыкканчы, үзең эшләргә өйрән.

Гайшә. Әйе, болай да юк акчабызны, тиеннәребезне санап, без мескеннәрне талап үтерәсез инде

Хафиз. Син миңа акыл өйрәтмә, әйтәсеңне әйт тә

Валера. Ну и не подерётесь

Гөлсем. Сабыр инде, балалар.

Сәкинә. Җитте сиңа, Ногман.

Гайшә. Син нигә аңа бәйләнәсең, милицияңне тый?!

Хафиз. Лыгырдама, җуан марҗа!

Валера. Всё братцы, хватит, пусть Нугман доскажет.

Гайшә. Сөйлә, картым, сөйлә.

Ногман. Нидә калдым соң әле?

Гайшә. Yзең эшлә, дидең тегеңә. (Хафизга күрсәтә.)

Ногман. Ә, әйе, эшләү мәсьәләсендә. Шулай, җәмәгать, минем алда хәзерге көндә бик зур бер эш тора. Yзегез беләсез: әти, миндә сату-алу эшенә осталыгың бар дип, кечкенәдән әйтә килде. Андый талантны югалту безнең гаиләгә бернинди файда да китермәячәк.

Хафиз. Талант, хе!

Гайшә. Бүлдермә, кеше сөйләгәндә.

Ногман. Менә шул. Мин әти калдырган акчаның илле меңен алып, шул эшкә кертмәкче булам. Эшләгәч, акрынлап кайтарырмын.


Ирләр сызгырып куялар.


Гайшә. Ногман эшли ул, эшли. Көне-төне эшли.

Валера. Ну, у тебя и дети, тёщя, один хлеще другого, с ними не пропадёшь.

Чәчкә. Әнинеке түгел алар.

Гөлсем. Чәчкә!

Хафиз. Син хәйләкәр, анысын беләбез. Ә нинди гарантия, что син аларны кире кайтарасың?.. Яз расписка.

Ногман. Ну яз дип килешербез, сөйләшербез соңыннан. Башта менә бу кәгазьгә кертергә кирәк, шул сумма миңа бирелә дип. Ана кеше улына ничек ышанмасын инде?

Чәчкә. Тоже мне, ул

Гайшә. Сез минем картлачыма ташланмагыз, болай да куркытылган, йомшак ул. Кара син аларны, кагарга гына торалар.

Гөлсем. Мин чын күңелемнән синең яклы, улым. Әмма миңа алай эшләргә ярамый. Син бит минем бердәнберем генә түгел, сез бит күп.

Сәкинә. Әйе

Гөлсем. Мин барыгыз өчен дә җавап бирәм. Җитмәсә, бөтен акчаны сорыйсың.

Ногман. Калган акча, «Волга» белән дача, өй бар бит әле.

Валера. Иш ты, чего захотел?!

Гайшә (елап). Без хәерчеләргә күп кирәкми бит

Рәшидә. Ай, мескеннәр.

Сәкинә. Ачка үлә күрмәгез тагын.

Гайшә. Һай, әни җаным, нигә гел безнең белән булышалар инде. Хәерче без, ярлы.

Чәчкә. Ладно, не ной, Гайшә апа. Какие вы все җансызлар. Барыгызга да кирәк, барыгыз да ачлар. Юк, сез комсызлар, и ещё оятсызлар! Здесь бичара карт әни белән мин

Гайшә. Ха-ха, карт әни диме?

Чәчкә. Заткнись, сука!

Гөлсем. Чү, кызым?

Чәчкә. Ә алар что, карт мама hәм девчонка бернәрсәсез кала, ә алар тарткалаша. Бир, әни, барысына да, а мы по миру пойдём. Отдай всё, если у них совести нету.

Гөлсем. Чәчкә, кызым, ярамый. Шаулама, алар да алабыз дими бит әле.

Чәчкә. Если возьмут, я на себя руки наложу!

Гайшә. Әй, галәмәт була икән, тагын мал бүлешәсе була!

Чәчкә (итәген күтәреп селки). Вот тебе, жаба! (Кухняга кереп китә.)

Хафиз (аның артыннан кычкырып). Әрәм булма яшь килеш, чибәр килеш. Йөрәкләрне яндырып калдырасың.

Сәкинә. Оятсызланмагыз әле.

Гөлсем. Бар, кызым, бар, яңадан чәй куеп җибәр әле. Ягез, тагын кем нәрсә ди?

Рәшидә. Менә нәрсә: туйдым мин, бу тарткалашуны тыңлап. Икенең берсе булсын: йә Гөлсем апа әйткәнчә, йә тигезләп бүлсеннәр. Мине кыстырмасагыз да ярый, аның өчен килмәдем.

Валера. Чего?! Ты что, дура! Спятила что ли? Я не собираюсь всю жизнь тащить тебя и твоих детей на своём горбу. (Бугазына сызып.) На-до-ело. Грабёж средь белого дня.

Рәшидә. Кычкырма! Беренчедән, синең тиенеңне дә күргәнем юк, эчеп бетереп барасың. Икенчедән, әнә ал да акчаңны, күземә күренмәсәң дә була.


Ярсып чыгып китмәкче була, Валера белән Сәкинә туктата.

Валера. Извини, жена, погорячился, я же без тебя не могу. Умру потом. Без тебя мне и медного гроша не будет.

Сәкинә. Син нәрсә инде, апа, алай итмә. Дөрес әйттең. Барыбызга да тигез булырга тиеш. Сиңа да

Рәшидә. Уф, Алла, ярар, бары тик тизрәк хәл итегез.

Гөлсем. Ничек инде тигез, балалар?

Сәкинә. Ничек дип, семья башы буенча инде. Иреккә дә.

Гөлсем. Алай Сезгә дә, миңа да, Чәчкәгә дә бертигез. Без өчәү.

Хафиз. Каян килеп?

Гөлсем. Җансызлар, мәрхүм әтиегезне онытып та бетердегез, ә ул минем күңелемдә мәңге яшәр. Ә сез Алай, улым, Ирек, син нигә дәшмисең?

Ирек. Әй! (Кул селки.)

Гөлсем. Ник дәшмисең, дим? (Елый.) Минем яраткан улымны өлешсез калдырырга уйлыйлар.

Ирек. Ярар инде, әни, арттырма.

Гөлсем (боерып). Әйт үз сүзеңне!

Ирек. Миңа берни дә кирәкми, барыбер эчеп бетерәм.

Сәкинә. Алай булмый, тигез булырга тиеш, син дә бит әти малае.

Ирек (көлеп). Алай бик бирәсегез килгәч, барысын да бирегез, минем бергә утырган егетләр күп, ул безгә җитми дә калачак.

Хафиз. Сиңа артыкка китмәсен, нәфесләнмә, тыгылмасын.

Ирек. Мент, барын да ал, алайса.

Хафиз. Миңа бары да кирәкми, бары 35 мең.

Гайшә. Тотып тор иснәп, яме.

Хафиз. Ногман, тый хатыныңны, юкса

Гайшә. Әй, куркытмасана, хөрәсән, начальство ләббәйкәсе

Ногман. Гайшә, әнисе

Гайшә. Әнисе-е, әйттем бит мин сиңа, алырсың алардан дип. Карагыз аны, мин Ногман ише генә түгел: мишәр диләр безне, әбижәйт итеп кенә карагыз!

Сәкинә. Нишлисез инде, туктагыз. Рәшидә әйткәнчә, аның альтернативасы бик дөрес була.

Гөлсем. Балалар, ашыкмагыз әле, уйлап эш итегез.

Гайшә. Әни, кысылып торма, карт башың белән. Йә харап булырсың, весым белән генә дә сытам бит мин сине, бүлдермә.

Сәкинә. Гайшә, нишлисең, акылыңа кил.

Гайшә. Лыгырдап кына торма әле, депутат калдыгы! Әнә үзең дә бер дә отказ бирмисең, авызың чәпелдәп кенә тора. Оят та юк кешедә. Депутат башы белән акча сорап маташа!

Валера. Да!!!

Хафиз. Нигә оялырга тиеш әле ул, ә? Аның, депутат дигәч тә, тамагы юк мәллә? Балалары юк дигәч тә Менә мин иртәгә үк детдомнан ун бала ияртеп алып кайтам. Великий почин булачак.

Сәкинә. Хафиз

Хафиз. Сабыр, хатын. Безне, гүзәл совет семьясын кысмакчы булалар. Не позволю! Син, Гайшә, артыгын узына башладың. Беләсең килсә, сиңа не положено да әле.

Гайшә. Ничек инде ул не положено?! Карак милиция булмагач, не положено укмыни, ач күз!

Хафиз. Син бит каенатаның кызы түгел, килене генә, анысы да пешмәгән.

Гайшә. Булса соң? Мин әтинең иң яраткан килене идем, мәрхүмнең. Yзең кем соң? Хәерче кияү кисәге генә. Җитмәсә, милиция кисәге!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3