Каюмов Гафур Шакурович - Он… / Ул… стр 4.

Шрифт
Фон

Гөлсем. Исәнме, кияү, ярый, балалар, утырышыгыз. Чәчкә кайда соң әле?

Ирек. Ул хәзер чыга. Духовкадан ашамлыклар алып калды.

Гөлсем. Барыгызга да мәгълүм, балалар, өч көн элек, hич көтмәгәндә безнең иң кадерле кешебез, безне ач-ялангач итмәгән, яраткан, киләчәктә дә матур итеп безнең белән яшәргә теләгән изге күңелле кеше әтиегез вафат булды. (Өстәлгә капланып елый.)

Сәкинә. Кирәкми, әни.

Гөлсем. Нишлисең бит, язмыштыр инде. Авыр миңа, балалар.

Хафиз. Аңлыйбыз, әни. Син бик борчылма инде

Ногман. Әйе, әни, син үзеңне бетермә. Әти безгә бик кадерле кеше иде.

Гөлсем. Әй балалар, яраткан кешеңне югалту бик читен ул, аңларсыз әле.

Гайшә. Әй әни, уф, йөрәгем. Әти минем өчен үлеп тора иде, акыллым, киленем, дип сөя иде. (Елый.)

Ногман. Тынычлан, карчык, тынычлан.

Гайшә. Шту, нинди карчык булыйм, ди, мин сиңа?!

Ногман. Ярар инде, девочка, алайса.

Гөлсем. Беләм, балалар, барыбыз өчен дә бу югалту бик авыр. Җитмәсә, шулкадәр көтелмәгән (Шыңшып ала.) Белгәнегезчә, әтиегез кайтырга тиешле самолёт шартлаган. Берни дә таба алмаганнар. Туганнар каберлегендә ята, мескенем. (Шыңшый.) Күмүчеләр, соңгы юлга озатучылар булмагач, өчесен туганнар гына җыелып үткәрергә туры килә.

Ногман (кисәк кенә елап). А-а-а-у-а Әтием бәгырем, ник ташлап киттең безне? Ничек ярата идем мин сине? Син бит мине булдыклы улым дип сөя идең, нигезнең тоткасы син дип! Ао-а-а-а.

Сәкинә. Тынычлан, Ногман. Елама. Нишлисең бит инде, елап кайтарып булса икән

Гөлсем. Әйе, кызым, елап кайтарып булса икән, көне-төне баш күтәрмәс идем.

Хафиз. Эх, әткәй! Бигрәк яхшы кеше иде инде, мәрхүм. Балыкка гел минем белән йөрер иде. Син милиция, синең белән ышанычлы, дия торган иде. Зур балык тотып биреп, үзем тоттым дип әйтерсең дисәң, шаярып кына сүгә торган иде. Кияү, син минем иң якыным, иң тотнаклы, акыллы булышчым, киләчәктә бердәнбер таянычым, дия иде. (Шыңшый башлый. Шундый гәүдәле милициянең шыңшуы сәер булырга тиеш.)

Гайшә. Хе, бердәнбер таяныч!..

Гөлсем. Сабыр, кияү, тынычлан. Менә, балалар, шушы чәй өстәле янында әтиегезнең якты рухын искә алып үтәрбез бергәләп. Аннан (Барысы да сагаеп калалар.) Атагызның калдырган бер әманәте бар, ул турыда да сөйләшеп аласы булыр.

Валера (сикереп тора). Мам, ой мам Как тяжко мне! Знаете же, он мне как родной отец был! Я всегда ему помогал, всегда вместе машину ремонтировали! (Елап.) Вот ведь как получается? 34 дня назад я для его машины карбюратор приготовил, вот принёс А его уже нет Ой, горе мне! Он же любил, когда я ему помогал, и сам всегда говорил: Валера, если надо будет, я тебе всегда помогу, хочь финансом, хочь так!


Чәчкә чыга.

Гөлсем. Кызым, әнә шул тартмадан конвертны гына алып бир әле! Ирек, син нигә читтә утырасың?

Ирек. Миңа монда да әйбәт. Нигәдер эсселәдем.

Чәчкә. Мә, әни. (Китә башлый.)

Гөлсем. Син кая?

Чәчкә. Мин кухняда булырмын.

Гөлсем. Юк, юк, балам, бу барыгызга да кагыла.

Сәкинә. Әни, бәлки, чәйләр суынганчы, бераз тынычланып чәй эчеп алырбыз.

Валера. А почему чай, мәй надо?

Хафиз. Заткнись

Валера. Не понимаю?..


Пауза.


Гөлсем. Шулай дисеңме? Әйе шул, чәй эчеп алыйк.

Чәчкә (чәй агыза башлый). Ирек абый, әйдә.

Гөлсем. Ә, әйдә, Ирек.

Ирек. Юк, эчәсем килми.


Пауза.


Гөлсем. Менә, кызым, бу чынаякка да сал, әтиегез утыра дип уйлагыз, балалар.

Ирек. Булды инде, әни.

Чәчкә. Ә әти чәй яратмый иде

Гөлсем. Ә нәрсә?

Пауза.


Шулай бугай шул Мин барыбер аны үземнең янымда итеп сизәм.

Хафиз. Сеңлем! Эш ярату-яратмауда түгел, ә искә алуда, якын итүдә.

Чәчкә. Ә син монда причём?..

Хафиз. Ничек причём? Мин әтине бик якын итә идем. Мин аның яраткан кияве Аннан

Гөлсем. Чәчкә!

Пауза.


Валера. А я тоже чай не люблю. Я

Рәшидә. Валера, җитте!

Валера. Жена, молчи! Будешь говорить, когда спирту напасёшься.

Пауза.

Гөлсем. Тукта әле, кияү. (Пауза.) Ярый, балалар. Менә бу кәгазьне әтиегез, нәрсәдер сизенепме, бүтәннәнме, васыять итеп язып калдырган. Мин сезне шуның белән таныштырып китәм. Yзегез беләсез: атагыз сезнең барыгызны да тигез күреп, сезне тәрбияләү өчен, өстегез бөтен, ни теләсәгез, шуны ашасыннар өчен гомер буе тырышып эшләде. Алган грамоталары, хәтта медале дә бар! Кадерле, сөйгән хатыны сезне тәрбияләүдә мохтаҗлык күрмәсен дип, төнне көнгә ялгап эшләде. Завхоз гына булса да, шактый мал туплап калдырды.

Валера. Батя был мировым мужиком!

Хафиз. Утыр, синсез дә беләбез без әтине.

Валера. А ты мне глотку не затыкай. Сказал мировой, и баста.

Рәшидә. Валера, дим, тукта инде.

Гөлсем. Һәм менә әманәткә язылганнарны бергәләп киңәшеп бүләргә кушкан.

Сәкинә. Ирек, кил, монда урын бар бит.

Ирек. Юк!

Гөлсем. Чәчкә, кая киттең?

Чәчкә. Бәлешем яна.

Гөлсем. Ай, балалар, хет бүген карышмагыз инде. (Пауза.) Утыр әле.

Гайшә. Тыңлыйбыз, әни җаным, әти минем өчен изге кеше иде.

Ногман. Әйе, әни, укы. Әти безнең иң кадерле кешебез.

Гөлсем. Монда язылганча, әтиегез «Волга» машинасы, Идел буендагы дача, менә бу йортны hәм өч книжкада 67 мең акча калдыруы турында яза. Мин, әлбәттә, сезгә күрсәтмичә, үземчә генә дә хәл итә ала идем. Ләкин сез минем балаларым. Минем өчен сез hәрберегез кадерле. Дөрес, берәрегез мине әни дип тә танымыйдыр.

Гайшә (Рәшидәгә янап). Бар андый агач авызлар.

Сәкинә. Гайшә, бүлдермә.

Гөлсем. Юк, минем алай дип әйтәсем килмәде. Чынбарлыкны күздә тотканда, дөрестән дә, син менә, Рәшидә, син Ногман, син Сәкинә hәм Ирек барыгыз да әтиегез җилкәсендә хатыны үлгәннән соң калган балалар. Чәчкә генә минем кызым булып чыга. Шуңа карамастан сез барыгыз да миңа бик якын, бик кадерле. Мине дә шулай якын итәсездер дип уйлыйм.

Сәкинә. Син безгә бик кадерле, әни.

Гайшә. Әйтәсең бармы?..

Ногман. Без сине, әни, беркайчан да ташламабыз.

Валера. Да я, да мы!..

Рәшидә. Син ачуланма инде, Гөлсем апа, мин үз әниемне артык яхшы беләм, оныта алмыйм.

Гөлсем. Юк, юк, кызым, нинди ачулану, ди. Мин сине бик аңлыйм. Менә шулай, балалар, сез дә, димәк, мине якын итәсез. Мин дә шулайдыр дип уйлаган идем. Yзегез беләсез: хәзерге көндә мин беркайда да эшләмим. (Елый.) Әтиегез мәрхүм исән чакта, бер кайгым да юк иде. Менә төпчек сеңлегез Чәчкәне, баланы да үстереп кеше итәсе бар.

Гайшә. Һе, бала айгыр!

Ногман (аяк тибеп). Гайшә, тик утыр.

Гайшә. Май каптым.

Сәкинә. Укып кара, әни.

Гөлсем. Мәле, кызым, үзең укы.

Сәкинә. Приамбуласын укып тормыйм, ярыймы?

Ногман. Нәрсәсен, нәрсәсен?

Сәкинә. Ну, преамбуласын. Башын укып тормыйм, васыять шартларыннан гына башлыйм, ризамы?

Хафиз. Укы инде тизрәк.

Валера. Чё тянешь, а?

Сәкинә. Янмагыз. «Әгәр көтелмәгән хәл булып, аңымда булмаган килеш гомерем өзелгән очракта,  эх, әти, әти,  миннән калган «Волга» машинасын, йортны, дачаны, кассадагы алтмыш җиде мең акчаны барлык балалар hәм әниләре Булгарова Гөлсем Халиковна белән бергәләп бүлешеп, риза булып кул куйганнан соң гына, нотариус карамагына тапшырырга. Балалар, әнисе, сезнең саф акылыгызга, татулыгыгызга таянам. Бу язуның төп нөсхәсе адвокат Нуруллин А. Г.да. Аның белән киңәшегез. Бу эшләрне үзем эшләп калдырырмын дип уйлыйм. Шулай да дөнья хәлен белеп булмый. Тату булыгыз».

Гөлсем. Менә, балалар, шундый хәлләр. Мондый көнне кузгатып тору кирәкми дә иде. Ләкин безнең сузарга вакытыбыз юк, аннан барыгызны да тиз генә җыеп та булмый.

Рәшидә. Акча дигәндә җыелалар

Хафиз. Җыелабыз, диген

Сәкинә. Шауламагыз әле, культурно гына булыйк, тәртип кирәк. Сөйлә, әни!

Гөлсем. Балалар, сез мине hәрвакыт тыңлап килдегез. Мин гел яхшылыкка гына өндәдем. Хәзер дә тыңлагыз әле. Ни әйтмәкче булам Әтиегез бу эшне миңа ышанып тапшырган икән, юкка гына түгел инде ул.

Гайшә. Адвокатка әйтергә дә онытмаган шул.

Валера. Доверяй, но проверяй

Рәшидә. Шауламагыз әле

Гөлсем. Минемчә, иң уңайлысы, иң акыллысы: бөтен булган акчаларны минем исемгә калдырып торырга.

Валера. Охо, губа ни дура!

Рәшидә. Валера!

Гөлсем. Аңлагыз әле башта, кияү, менә хәзер бүлешә башласак, бөтен әйбер таралып бетәчәк. Беркемдә дә капитал тупланып калмаячак, аз-азлап сез аларны таратып бетерерсез. Ә болай бары да миндә булганда, мин сезгә hәрвакыт булышырмын. Мин бит сезнең hәрберегезне якын, тигез күрәм. Мин бит ана!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3