Миңнегулов Хатыйп - Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы стр 9.

Шрифт
Фон

Мәгълүм ки, фарсы теле, әдәбияты, гарәп теле һәм сүз сәнгате белән берлектә, Урта гасыр төрки дөньясында, шул исәптән татарлар арасында да, киң тарала. Аерым төрки әдипләренең ике-өч телдә язулары да билгеле. Бу Алтын Урда җирлегендә дә күзәтелә. Харәзми шундый иҗат әһелләренең берсе. Мөхәммәд Хуҗабәк исеменнән аның «париси дәфтәрләре»нең күп булуы искәртелә. Әйткәнебезчә, «Мәхәббәтнамә»нең дә аерым бүлек-кыйсемнәре фарсыча язылган. Шагыйрьнең әсәрләре аркылы авторның фарсы һәм, гомумән, Шәрык классик поэзиясен яхшы белүе, андагы рухи казанышларга таянып, аларны иҗади файдаланып эш итүе ачык күренә. Әмма Харәзми иҗаты, барыннан да элек, төрки сүз сәнгатенә нигезләнеп туган, үскән. Бу аның шигъри дөньясында, аеруча тел-стилендә ачык күренә. Галимнәр язуынча, җирле сөйләмә телләргә, аеруча кыпчак теленә һәм элеккеге төрки язма телгә нигезләнеп, Алтын Урдада аерым үзенчәлекләргә ия булган язма әдәби тел шәкелләшә. Ә. Нәҗип фикеренчә, ул Урта Азиядәге «чагатай» (чыгытай, иске үзбәк) теленнән билгеле бер дәрәҗәдә аерылып та тора [2:8]. Шуңа күрә аерым авторларның «Мәхәббәтнамә» поэмасының телен бернинди искәрмәсез «иске үзбәк теле» дип атавы шактый бәхәсле. Шунысын да хәтергә төшерик: Котб, Харәзми, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Сәйф Сараи кебек әдипләр иҗат иткән, кулланган Алтын Урда төркисе иске татар язма әдәби теленең дә нигезен тәшкил итә [2:20].

* * *

Харәзми поэманың кереш өлешендә «Мәхәббәтнамә» Миср-у Шамә йиткәй» [2:11], ягъни Мисыр Сүрияләргә җитәчәген, киң таралачагын искәртә. Чыннан да, аның бу әсәре үзеннән соңгы төрки әдәбиятта киң резонанс яңгыраш таба. «Мәхәббәтнамә»гә нәзыйрә рәвешендә берничә әсәр иҗат ителү үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Болар арасында аеруча Хөҗәндинең XIV гасыр ахырларында язган «Ләтафәтнамә» поэмасы игътибарга лаек. Бу автор «Мәхәббәтнамә» поэмасын нәзыйрә объекты итүен, аның белән иҗади ярышып язуын үзе дә искәртә: Хөҗәнди сүзләрен Харәзми мискин /Ишетсә: «Бәлли!» дип [оялыб (?) [7а: 124] кылганди тәхсин» [14:240], ягъни афәрин дип хуплар иде. Шулай ук XV йөздә Сәйд Әхмәд дигән шагыйрьнең дә «Мәхәббәтнамә»гә нәзыйрә рәвешендә «Тәгашшыкнамә» (1435/1436) исемле әсәр язуы мәгълүм. Сәйф Сараиның да Харәзми касыйдәсенә шигъри җавап иҗат итүен инде без алдарак телгә алган идек.

Гомумән, Харәзми әсәрләре, гәрчә алар фәнгә ХХ йөз башларында гына мәгълүм булсалар да, үз чорында һәм аннан соңгы гасырларда төрки дөньяда билгеле була, авторның иҗади тәҗрибә-казанышлары турыдан-туры да, әдәби процесс һ. б. ядкярләр аркылы да төрки шигърияте үсешенә йогынты ясап килә. Без моны татар әдәбияты мисалында да ачык күрәбез. Йөзне ай, кояш, зифа буйны сәрв-кипарис, кашны җәя, керфекне ук белән чагыштыру; ике гашыйк мөнәсәбәтләрен «пәрванә (күбәләк) вә шәмгъ» белән тиңләү, дөньяви мәхәббәтне, сөйгән ярны максималь югарылыкка куеп тасвирлау, хәтта илаһилаштыру дәрәҗәсенә күтәрү; үзеңнән соң «игү ат» калдырырга чакыру, шигъри мәктүпләр, мөрәҗәгатьнамәләр, газәл-багышлаулар язу Харәзми кулланган бу төр образ-детальләр, сурәтләү һәм тасвир чаралары соңгы 56 гасырдагы татар сүз сәнгатендә тулып ята. «Мәхәббәтнамә» һәм, гомумән, Алтын Урда әдәби традицияләре гаять кызыклы һәм зур тема-мәүзуг. Ул дистәләгән язмаларда, шул исәптән безнең дә хезмәтләрдә, аеруча «Ни белгәйләр сине сүзләтмәсәң тел (Алтын Урда әдәби традицияләре)» дип исемләнгән күләмле мәкаләдә («Мирас» журналы. 1996. 56. 252270 б.) шактый гына яктыртылган. Шакир Абиловның «Татар әдәбияты тарихы» китабында (1984) урнаштырылган язмасында да [7:196208] Харәзминең татар сүз сәнгатендәге традицияләре турында кызыклы фикер-күзәтүләр бар. Бу мәкаләдә дә инде бу мәсьәлә хакында аерым факт-мәгълүматлар китерелде. Шуңа күрә биредә без авторның татар шигъриятендәге традицияләргә тукталып тормыйбыз. Бары шунысын гына искәртәбез: Харәзми кулланган тел, сүзләр, грамматик формалар, образ-сурәтләү чаралары, шигъри үлчәм артык үзгәреш алмыйча, Мөхәммәдьяр (14971549), Габдессәлам (XVIII), Г. Утыз Имәни (17541834), Г. Кандалый (17971860), Дәрдемәнд (18591921), Г. Тукай (18861913) һ. б. бик күп шагыйрьләр тарафыннан иркен файдаланылды, үстерелде, баетылды.

Харәзминең «тәне» инде күптән «туфрак булган». Әмма, шагыйрьнең үзе әйтмешли, ул язган юллар, «сүзләр» аның «атын»-исемен һаман да «тере тота», яшәтә. Бу һәр иҗат әһеле өчен иң зур бәхет.

ӘДӘБИЯТ

1. История татар. Т. III : Улус Джучи (Золотая Орда). ХIII середина XV в. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2009. 1055 с.

2. Хорезми. Мухаббат-наме / изд. текста, транск., пер. и иссл. Э. Н. Наджипа. М. : Изд.-во восточной литературы, 1961. 224 с. + факсимиле рукописи 917/1511 г. (Төп чыганак итеп шушы басмадагы гарәп хәрефле текстның күчермәсе һәм өлешчә аның транскрипциясе алынды.)

3. Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан / әсәрләрне басмага әзерл., кереш һәм ахыргы мәкалә авторы Х. Миңнегулов. Казан : Татар. кит. нәшр., 1999. 296 б.

4. Татар әдәбияты тарихы : 8 томда. Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. 1 т. 415 б.

5. Хорезми. Книга о любви / пер., предисл. и примеч. А. Старостина. Ташкент : Гослитиздат, 1962. 71 с.

6. Узбек адабиёти тарихи Тошкент : Фон, 1978. 1 т. 325 б.

7. Татар әдәбияты тарихы : 6 томда. / редкол.: Ш. Абилов (җаваплы редактор), Н. Хисамов, Х. Миңнегулов. Казан : Татар. кит. нәшр., 1984. 1 т. : Урта гасырлар дәвере. 567 б.

7а. Щербак А. М. Огуз-наме. Мухаббат-наме. М. : Изд-во восточной литературы, 1959. 171 с.

8. Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәверендә татар әдәбияты. Казан, 1925. 288 б.

9. Борынгы татар әдәбияты. Казан : Татар. кит. нәшр., 1963. 576 б.

10. Золотые ступени: Татарская поэтическая классика / пер. с татар. Р. Бухараева; науч. конс. и послесл. Х. Ю. Миннегулова. Казань : Магариф, 2007. 231 с.

11. Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. Казан : КДУ нәшр., 1976. 190 б.

12. Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты) : 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. 3 нче басма. Казан : Мәгариф, 2005. 407 б.

13. Миннегулов Х. Идея государственности в тюрко-татарской литературе VIIXVI вв. Казань : Яз, 2016. 112 с.

14. Маллаев Н. М. Узбек адабиёти тарихи. Биринчи китаб. Тошкент : Уkуmyвчи, 1976. 664 б.

2017

I. 3. Тукайгача чор татар әдәбиятында жанрлар2

Сүз сәнгате, ул нинди генә, кайчангы һәм кайсы гына халыкныкы булмасын, үзенә хас чагыштырмача тотрыклы сыйфатлар белән аерымлана. Шундыйларның иң күренеклеләре төрләр һәм жанрлар. Аларда чынбарлыкны эстетик гәүдәләндерү тәҗрибәсе туплана, автор һәм укучы (тыңлаучы) арасындагы мөнәсәбәтләр формасы оеша, гамәлгә ашырыла. Төр һәм жанрлар тарихи категория. Алар, чор, җәмгыять таләпләренә, ихтыяҗларына нисбәтән теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреп тә торалар. Сирәгрәк кенә булса да, яңа жанрдагы әсәрләрнең тууы да мәгълүм. Тагын шунысын да искә төшерик: иҗат әһеле кануни дип исәпләнгән формаларга да билгеле бер күләмдә үзенең яңалыгын да өсти, өлешен дә кертә. Әмма гомумән алганда, мондый үзгәреш-новацияләр сүз сәнгатенең алтын баганалары булган, аның асылын тәшкил иткән кыйммәтләрне тәмам җимерми, юкка чыгармый, аларны бары тулыландыра, баета, камилләштерә генә. Билгеле булганча, төр һәм жанрларның асыл хасиятләрен, үзенчәлекләрен белү әдәбиятны уку, кабул итү, үзләштерү эшен җиңеләйтә, педагогик процессны тиешле ачкыч-чаралар ярдәмендә нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирә.

Куаныч ки, төрләр һәм жанрлар дөнья, урыс, Шәрык, шулай ук татар фәнендә гыйльми-теоретик һәм методик яктан шактый өйрәнелгән. Белешмә характерындагы басмалар (энциклопедия, әдәбият сүзлекләре) да бар. Без дә бу проблеманы яктырту юнәлешендә инде озак еллар эшләп киләбез. Безнең кандидатлык (1972) һәм докторлык (1991) диссертацияләренең, шулар нигезендә эшләнгән монографияләрнең дә зур өлеше [1; 2]. Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар, Шәрык әдәбиятларындагы жанрларны гыйльми өйрәнүгә багышланган. 1988 елда дөнья күргән китапта Шәрык һәм татар әдәбиятларында кысалы кыйсса жанры махсус тикшерелә [3]. Шулай уку бу юллар авторының газәл, робагый, касыйдә, мәдхия, мәрсия, хикәят, кыйсса һ. б. бик күп жанрлар хакындагы язмалары бар. Алар төрле басмаларда, шул исәптән дәреслекләрдә, Татар, Тукай энциклопедияләрендә нәшер ителгән. Профессор А. Г. Әхмәдуллин редакциясендә дөнья күргән «Әдәбият белеме сүзлеге»ндәге (1990) [4] 80 гә якын мәкалә безнең тарафтан язылган. Аларның күпчелеге жанр һәм аның төрләре хакында. Бу тематика буенча инде озак еллар дәвамында студентларга һәм мөгаллимнәргә лекцияләр дә укып киләм. Ә. М. Шәриповның «Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIIIXII вв.)» язылган докторлык диссертациясенә һәм монографиясенә дә [5] безгә фәнни консультант һәм гыйльми мөхәррир буларак катнашырга туры килде. Шуңа күрә биредә без куелган проблема турындагы кайбер фикер-күзәтүләребезне артык таралмыйча, кыскача гына, белешмә рәвешендә генә бәян итәргә булдык. Төп игътибар Урта гасыр татар сүз сәнгатендәге әдәби формаларга биреләчәк.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3