Миңнегулов Хатыйп - Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы стр 8.

Шрифт
Фон

Харәзми дә, Шәрык рухи традицияләренә тугры калып, үз әсәренә «намә» сүзе кергән исем биргән (һәм гарәп, һәм уйгур язулы нөсхәләрдә ул, нигездә, аерым язылган). Әмма күпләрдән аермалы буларак, «Мәхәббәтнамә» авторы унбер бүлекчәсен дә эзлекле рәвештә шул исем белән атаган. Харәзми әсәрендә намә әсәр, язу, язма, мөрәҗәгать, хат кебек мәгънә төсмерләрендә кулланыла. Әмир Нәҗип бу сүзгә, нигездә, хат (письмо), мөрәҗәгать төшенчәләрен сала. А. Старостин бу поэманы «Книга о любви» исеме астында русчага тәрҗемә итә. Әсәр эчтәлегендә «намә» сүзе күбрәк мөрәҗәгать (послание) мәгънәсен белдерә. Поэмадагы унбер намә композицион планда бер-берсеннән шартлы рәвештә генә аерылган. Кагыйдә буларак, аларда бер үк лирик геройның гыйшкый рухлы халәте, хис тойгылары, сөйгәненә мөнәсәбәте, уйланулары, мәгъшуканың максималь югарылыкта тасвирланган образы гәүдәләнеш таба. Арада тарихи, иҗтимагый-социаль, фәлсәфи, биографик эчтәлекле юллар да бар. «Намә»ләрдәге чагыштырмача охшаш типтагы хисси-фикри эчтәлек, сәнгати, текстологик якны күздә тотып, «мәснәви» дип исемләнгән парчалар белән аерылып тора Лексик яктан «икеләтелгән», «икелекле» төшенчәләрен аңлатучы «мәснәви» сүзе әдәбиятта аа -бб рәвешендә рифмалашучы строфага карата да, шундый икеюллыклардан төзелгән әсәрләрне белдерү өчен дә кулланыла [бу хакта тулырак: 11:171174]. Харәзми поэмасындагы «мәснәви» дип исемләнгән парчалар, нигездә, һәр намәдән соң килә. Күләмнәре өчәр бәйтле. Аларның һәммәсе дә «Кил, әй сакый (табынчы; шәраб китерүче. Х. М.)» дигән мөрәҗәгать сүзләре белән башлана. Аерым юлларда дөньяның фанилыгы, үлемнең котылгысызлыгы искәртелә:

Һәр 11 мәснәви дә бердәй строфалар белән төгәлләнә:

Мәснәвиләр һәм алардагы фәлсәфи эчтәлек намәләрдә бирелгән уй-кичерешләрне кабул итүдә, үзләштерүдә билгеле бер ритм тудыра, эстетик, психологик вазифа үти. Сурәтләү предметының ракурс-аспектларын, «пәрдә»ләрен алыштырып, тамашаны төрләндереп ала.

«Мәхәббәтнамә»дә бирелгән газәлләр дә гомумәсәр кысаларында мәснәвиләргә якын сәнгати вазифа үти. Аларда мәгъшуканың матурлыгы, идеаль портреты аеруча калку рәвештә тасвирлана. Арага Мөхәммәд Хуҗабәкне мәдехләгән юллар да килеп керә.

Әгәр дә мәснәвиләр һәр намәдән соң бирелсә, газәлләрнең тәкъдим ителешендә мондый эзлеклелек күзгә ташланмый. Аларның дүртесе поэманың «кереш» өлешендә үк урнаштырылган, калган икесе өченче һәм унберенче намәләрдән соң.

Харәзми газәл жанры таләпләрен саклый. Аның бу төр парчалары уртача унар бәйтле, күпчелеге рәдифле. Дүрт газәленең ахырында авторның тәхәллүс-кушаматы күрсәтелгән.

Янә шунысы мәгълүм булсын: газәл жанры әүвәл борынгы гарәп шигъриятендә туа, үсә. Аннан фарсы сүз сәнгатендә аеруча чәчәк ата. Рудәки, Сәгъди, Хафиз кебек шагыйрьләр бу жанрның классик үрнәкләрен иҗат итәләр. Төрки-татар әдәбиятында газәлнең үсеп китүендә Харәзминең роле шактый зур. Алга таба бу жанрда Сәйф Сараи, Габделмәҗид, Габдессәлам, Шәмседдин Зәки, Тукай, Р. Гаташ һ. б. бик күп шагыйрьләр иҗат итә [Газәл жанры хакында тулырак мәгълүматлар: 11:143156].

Поэмадагы ахыргы намәдән, газәлдән соң ук янә ике композицион берәмлек бирелә. Аларның берсе «мөнәҗәт», икенчесе «кыйтга» дип исемләнгән. Һәр ике парча да, нигездә, бу төр жанр таләпләрен саклый. Мөнәҗәттә автор Аллага мөрәҗәгать итеп, аннан «җанымызны яктыртуны», «иманымызны саклауны», гозер-теләкләрне канәгатьләндерүне, үз гөнаһларын кичерүне сорый, аның кодрәт иясе икәнлегенә янә басым ясый. Шушында ук Мөхәммәд Хуҗабәкне икенче Җәмшид, «җиһанның теләге», «халыкның ханы» дип мактап та ала [2:47]. Мөнәҗәткә турыдан-туры ялгап кыйтга китерелә. Афористик яңгырашлы бу шигъри өзектә парчада автор үзе хакында («Кылыч тик тел белә» җиһанны тотуы, мал өчен «мәдех»ләр язмавы һ. б.) мәгълүмат бирелә [2:47].

Күрәсез: Харәзми иҗатында да, гәрчә бер үк әсәр кысаларында, аңа бәйләнештә булса да, Урта гасыр сүз сәнгатенә хас берничә лирик жанр кулланылган: намә, газәл, мәснәви, кыйтга, мөнәҗәт һ. б. Шулай ук бу автор касыйдә жанрының да классик үрнәген тудыра [3:255256].

Харәзминең бу парчасы аңа мөнәсәбәттә язылган Сәйф Сараи нәзыйрәсе белән берлектә безнең хезмәтләрдә шактый тулы яктыртылган [мәсәлән: 11:146165]. Шуңа күрә биредә без бу әсәр хакында берничә фикер әйтү белән генә чикләнәбез.

Харәзми иҗат иткән касыйдә тугыз бәйттән гыйбарәт. Ул бу төр жанрларга хас булган «нәсиб» (кереш, фон) белән башланып китә. «Мәхәббәтнамә» поэмасында ук табигатьнең матур гәүдәләнешен биргән автор әлеге касыйдәсендә дә бу традицияне дәвам итә. Аз сүзләр, җанлы деталь-сурәтләр ярдәмендә үк җәйге таң ату күренешен, андагы җанлылыкны, гүзәллекне укучы күз алдына китереп бастыра. Шул фонда алга таба касыйдәнең төп мәдех өлешенә керешелә. Биредә дә, нәкъ «Мәхәббәтнамә»дәге кебек, үлемнең котылгысызлыгы, җиһанның «бивафа»лыгы, ягъни тугрылыксызлыгы искә төшерелә, тулы канлы яшәеш мәҗлес, табын образлары аша рәсемләнә. Урта гасырның күп кенә каләм әһелләре кебек, касыйдә авторы да шигъри сүзнең үлемсезлегенә дан җырлый:


Харәзминең бу әсәре үзенең рифмалашуы, строфа төзелеше, мактау-панегирик табигате белән касыйдә жанры таләпләрен саклый. Авторның бу өлкәдәге тәҗрибә-казанышлары алга таба Сәйф Сараи тарафыннан дәвам иттерелде, үстерелде. Әмма шулай да классик касыйдәләргә туры килешле әсәрләр татар сүз сәнгатендә киң таралыш таба алмады. Панегирик ихтыяҗлар бездә, нигездә, мәдхия-мәрсия жанрындагы әсәрләр белән канәгатьләндерелеп килде.

Харәзми әсәрләренең иң беренче чиратта, әлбәттә, поэмасының сәнгати ягы, поэтик үзенчәлекләре хакында моңа кадәр инде шактый гына күзәтүләр ясалды. Шуларга өстәп кенә берничә фикер әйтеп китәбез.

Харәзминең поэтик стиле бай һәм камил. Ул сүз-сурәт белән виртуозларча эш итә, шигъри картиналарның гаҗәеп матур үрнәкләрен тудыра. Бигрәк тә аның сүзләрдәге күпмәгънәлелек омонимия-тәҗнис күренешеннән оста файдалануы күзгә ташлана.

Тәүге бәйттәге «кыл» рифмасы беренче юлда исем (кыл кебек), икенчесендә ярдәмче фигыль мәгънәсен белдерә. Ә икенче строфадагы «атың» кафиясе терлек (хайван) һәм исем төшенчәләрендә кулланыла.

Омонимия-тәҗнис күренешләрен тышкы рифмада гына түгел, ә гомумән, шигырь юлында, строфада файдалану очраклары да бар.

Бу бәйттәге «әсрар» («сер»нең күплек саны) сүзе серләр һәм «әсрар» (туендыру, тәрбияләр) мәгънәләрендә кулланылган.

Харәзми көтелмәгән шигъри чаралар, образ-сурәтләр куллану остасы. Антик Грециянең мәшһүр философы Платон (Әфләтүн) Шәрык аңында гыйлем-акылның өлгесе рәвешендә урын алган. Сөюнең көч-куәтен белдерү өчен, «Мәхәббәтнамә» авторы исә бу затны да традицион пьедесталыннан төшереп ташлый.

Харәзми, гомумән, Шәрык рухы дөньясында, әдәбиятында мәгълүм булган шактый гына исем-атамаларны иҗади максатларына яраклаштырып куллана, интертекстуаль табигатьле материалларга үзенчәлекле идея-эстетик төсмерләр бирә. Бигрәк тә ул укучыларга билгеле булган Йосыф, Сөләйман, Фәрһад, Ширин, Хөсрәү кебек мәшһүр әдәби каһарман образларга мөрәҗәгать итәргә ярата. Мәсәлән:

Харәзми поэмасында шигырь юлларын бер үк сүз белән башлау алымы да еш очрый. Мәсәлән, икенче намәдәге биш строфа-бәйттә «айыткыл» (әйткел) сүзе юлбаш анафора булып килә [2:18]. Гомумән, автор бу төр эндәш, мөрәҗәгать алымнарын бик теләп куллана. Урыны белән ул поэма текстына канатлы сүзләр, мәкаль-әйтемнәр дә кертеп җибәрә; үзе тудырган юллар да афористик берәмлек кебек яңгырый: «Гәүһәр кадреңе әгъма (сукыр. Х. М.) белмәс» [2:29]; «Пәри күрсә сине, миндик тилергәй» [2:16]; «Сарайдин барды Чин-Мачинга җавың» («Сарай шәһәреннән Кытайга кадәр җитте синең (матурлыгың) гаскәре» мәгънәсендә. Х. М.) [2:16].

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3