I
Мәгълүм ки, сүз сәнгате, нигездә, төп өч төргә аерыла: лирика, драма, эпос-эпик әсәрләр. Болар аеруча зур төркем ядкярләргә хас гомуми сыйфатларга карап бүленә. Лириканың үзәгендә уй-кичереш, хис-тойгы, эчке рухи дөнья, халәт. Бу төр әсәрләрдә лирик герой лирик мин мөһим роль уйный. Ул еш кына автор образы белән керешеп, кушылып та китә. Әмма шулай да аларны, галимнәр киңәшенчә, тәмам тәңгәл куярга ярамый. Сюжет-вакыйгалылык лирик төр өчен хас түгел. Ә менә бу сыйфат эпик әсәрләрнең төп асылын тәшкил итә. Биредә чагыштырмача объективлык, тышкы дөнья белән бәйләнеш көчле. Автор еш кына турыдан-туры түгел, ә образ-күренешләр, вакыйга-хәлләр ярдәмендә чыгыш ясый. Драма төрендә автор «юкка» чыга, үзе сурәтләгән вакыйга-хәлләрдә, образ-персонажларда тәмам «эреп бетә». Драма әсәрләре, гадәттә, сәхнәгә куяр өчен языла; аларда сюжет, аеруча конфликт зур роль уйный, вакыйга-хәлләр, хәрәкәт диалог ярдәмендә үстерелә, гамәлгә ашырыла.
Сүз сәнгатенең һәр өч төре дә, океан-диңгезләрдәге утраулар кебек, аерым яшәми, аларның бүленешендә билгеле бер шартлылык та бар. Лирик, эпик, драма әсәрләре еш кына теге яки бу дәрәҗәдә үзара керешеп тә китә. Мәсәлән, уй-кичерешләр, эмоциональ халәт драма, эпик әсәрләр өчен дә чит түгел. Әмма лириканың бу асыл сыйфатлары бу төрләрдә өстенлек итми. Диалог, герой-персонажларның үзара сөйләме эпик ядкярләрдә дә еш очрый. Әмма алар шулай да биредә, драмадагы кебек, хәлиткеч урынны биләми. Шулай да әдәби мирастагы шактый гына әсәрләрне ике төр система белән билгеләү дә киң таралган. Мәсәлән, поэма, дастан, кыйсса, баллада кебек әдәби-композицион берәмлекләрне еш кына лиро-эпик әсәрләр исемлегенә кертеп карыйлар. Әмма мондый очракларда да, кайвакыт әдәби ядкярләрдә нинди сыйфатның өстенлек итүенә нисбәтән, аларны йә лирик, йә эпик әсәр дип атау бар (лирик поэма, эпик дастан).
Сүз сәнгатендәге һәр өч төрнең дә үз эчендә аерым сыйфат-билгеләрнең гомумилегенә, үзара якынлыгына нигезләнгән бүленеш бар. Ул, кагыйдә буларак, әсәрнең төзелешенә, эчке һәм тышкы формасына, эчтәлек-тематикасына карап билгеләнә. Жанр дип аталган мондый бүленеш фәндә, гамәли тормышта, сөйләмдә аеруча иркен кулланыла. Әдәби жанрлар тарихи вакыт агышында туа, үсә, үзгәрә торган, кайберләре гамәлдән чыккан, яңалары барлыкка килгән. Әмма шулай да аларда сәнгати тәҗрибә, тарихи хәтер туплана, оеша барган, бу исә үз чиратында әдәбиятта дәвамчанлыкны, чорлар, буыннар арасындагы бәйләнешне һәм, гомумән, рухи тәрәккыятне тәэмин итүдә мөһим роль уйнаган.
Жанрларның саны шактый. Аларның аеруча билгелеләрен генә атап китәм. Лирикада: газәл, касыйдә, мәдхия (ода), мәрсия, кыйтга, робагый, мөнәҗәт, хикмәт, элегия, җыр, сонет Эпик жанрлар: хикәят, кыйсса, хикәя, әкият, мәзәк, сәяхәтнамә, повесть-бәян, очерк, бәет, мәсәл, роман, эпос кысалы кыйсса, эпопея Драма төрендә комедия, трагедия, драма, скетч, водевиль һ. б. атамалы ядкярләр бар. Газәл, касыйдә, сонет һәм кайбер башка жанрларда композицион-структур, тышкы форма таләпләрен катгый саклау күзәтелә.
Эчтәлек-тематикаларына яисә корылышына карап, жанрларны үз эчендә янә аерым төркемнәргә дә бүлеп йөртәләр. Аларны жанр формалары дип атау киң таралган. Укучыларга, мәсәлән, романның тарихи, автобиографик, документаль, психологик, мәхәббәт, детектив, фантастик, сәяси, фәлсәфи, сатирик, шигъри һәм кайбер башка атамалы шәкел-формалары билгеле. Әкиятләр дә, образ-тематикаларына карап, өч төркемгә бүлеп йөртелә (тылсымлы, көнкүреш, хайваннар турында). Лирик, драматик жанрдагы әсәрләрнең үз эчләрендә төрле бүленешләр яшәп килә (мәхәббәт җырлары, пейзаж лирикасы, патриотик шигырьләр; героик драма). Кайвакыт төрле төрдәге һәм жанрдагы әсәрләрне дә, идея-тематикаларына, эчке рухларына карап, бергә кушу очраклары бар (сатирик әдәбият; мәгърифәтчелек сүз сәнгате; афористик жанрлар).
Масса-гавам еш кына лириканы тезмә, эпосны чәчмә формадагы әсәр рәвешендә күзаллый. Мондый караш, гомумән, чынбарлыкка якын. Әмма шигъри шәкелдә язылган роман-хикәятләрнең, драмаларның да (аеруча трагедияләрнең дә) булуын онытырга ярамый. Фольклордагы бәет жанры эпик төргә кертеп карала. Әмма ул һәрчак шигъри формада иҗат ителә. Сүз сәнгатендә, бигрәк тә Урта гасыр әдәбиятында, чәчмә һәм тезмә юллар катнашмасыннан торган әсәрләр дә бар (мәсәлән, Сәгъди һәм Сәйф Сараиның «Гөлестан»ы). Нәсер жанры, гәрчә ул чәчмә стильдә булса да, үзенең эчтәлек-табигате белән лирик төргә карый. Әдәбият тарихында рифмалы, ритмлы проза белән язылган әсәрләр дә очрый.
Гамәлдә әдәби әсәрләрне күләмнәренә карап төркемләү дә бар. Гадәттә, лирик парчаларны кече, ә романнарны күләмле жанрлар исемлегенә кертәләр.
Һәр халыкның, чорның тормыш-көнитеше, яшәү шартлары, иҗтимагый-географик мохите бердәй түгел. Шуңа нисбәтән, сүз сәнгатендә, шул исәптән төр-жанрлар системасында да билгеле бер үзгәлек-аерымлыклар булуы табигый. Мәсәлән, сонет Италиядә оешкан лирик жанр. Ә газәл-касыйдәнең асыл Ватаны борынгы гарәп дөньясы. Әмма шулай да җиһан сүз сәнгатендәге төр һәм жанрларда аерымлыкка караганда уртаклык күп мәртәбәләр көчле. Чөнки кеше, ул кайчан гына, кайда гына яшәмәсен, нинди милләт һәм мәмләкәт вәкиле булмасын, үзенең гомумтабигате, яшәеш баскычлары, үз-үзен тотышы, үзара мөнәсәбәтләре белән охшаш, якын. Адәм баласы туа, үсә, сөйләшә, гаилә кора, балалар үстерә, шатлана-кайгыра һәм ахыр чиктә үлеп тә китә. Үзеннән соң нәселен, туплаган матди һәм рухи байлыкларын, тормыш тәҗрибәсен калдыра Болар бар да исә типологик ситуация охшашлыклар, якынлыклар тудыра. Шуңа күрә алар, гәрчә төрле исем-атамалар белән йөртелсә дә, беренче карашка «чит-ят» тоелган кыйммәтләрне, рухи хәзинәләрне дә кабул итүне, үзләштерүне җиңеләйтә.
II
Тукайгача чор (дөресрәге, XIX йөзнең соңгы чирегенәчә) татар (төгәлрәге төрки-татар, ислам) сүз сәнгатендә төрле үзгәрешләр, яңалыклар булып торган әдәбият үз үсешендә төрле баскычларны үткән. Шулай да бу меңьеллык тормыш-яшәештәге традиционлыкка нисбәтән, тулаем алганда, чагыштырмача тотрыклылыгы, гомумрух охшашлыгы белән сыйфатлана. Аның методологик нигезен мөселман дине идеологиясе, Коръән тәшкил итә, шуңа мөнәсәбәттә Шәрык рухи кыйммәтләре, аеруча гарәп, фарсы, төрки кавемнәрнең сүз сәнгате белән бәйләнешләр гаять көчле һәм дәвамлы. Күп кенә зыялыларыбыз Шәрык телләрен яхшы белә, гарәп, фарсы язма истәлекләре белән оригиналда да, төрле тәрҗемә-шәрехләр аркылы да танышып бара. Янә шунысын хәтергә төшерик: антик Грециянең, Римның, борынгы Һиндстанның да аерым казанышлары безгә гарәп, фарсы телләре аша ирешә. Шулай ук рухи тормышта мифологик мирас, фольклор мөһим роль уйный. Мәгълүм булганча, бу төр мәдәни кыйммәтләрнең шактые Шәрык, шул исәптән төрки-татар дөньясында төрле вариацияләрдә киң таралыш таба, язма истәлекләрдә гәүдәләндерелә. Гомумән, Урта гасыр Шәрык сүз сәнгатендә бердәй яисә охшаш темаларны эшкәртү, образларны куллану көчле. Мәсәлән, күп кенә әсәрләрдә хөкемдар, дәүләтчелек проблемасы киң яктыртыла [бу хакта тулырак мәгълүматлар: 6], белем-мәгърифәт мактала, суфичылык карашлары гәүдәләндерелә, әхлакый мәсьәләләргә зур урын бирелә.
Соңгы дәвер сүз сәнгате, нигездә, реалистик характерда. Аңа кадәрге әдәбиятта әкияти-мифологик-романтик, идеаль башлангыч өстенлек итә. Символлар, традицион, шартлы образлар мул кулланыла. Реалистик сурәтләр, вакыйга-күренешләр, кагыйдә буларак, элемент рәвешендә, хосусый характерда гына. Татар сүз сәнгате бары XIX гасырның соңгы чиреге ХХ йөзнең башында гына ныклы реалистик нигездә үсеп китә.